Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Ягез әле, кызлар" 06.03.2019

8 март -Халыкар хатын-кызлар бәйрәменә "Ягез әле, кызлар" дип исемләнгән бәйрәм викторинасы узды. 7-11 сыйныф кызлары 3 командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Бәйгенең беренче "Танышу" уенында кызлар үзләренең командалары белән таныштырдылыр. Исем, девиз, эмблема, җырлар җырладылар. Кызларга галстук бәйләү, прическа ясау, чәчәк исемнәрен әйтү, викторина, мәкальләр, табышмаклар, реклама ясау, бию кебек төрле кызыклы уеннар оештырылды. Ә укучы егетләребез бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар әйттеләр, җырладылар.
-
“Мәңге яшә, әни, бу җирдә!” 06.03.2019

6 мартта 2 нче сыйныф укучылары сыйныфан тыш бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәмгә безнең кадерле әниләребез дә килделәр. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Биеделәр, җырладылар, шигырләр сөйләделәр, “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укытучы апалары әниләргә дә уеннар оештырган иде. Алар 2 командага бүленеп үзара тапкырлыкка, җитезлеккә көч сынаштылар.
Бәйрәм әниләргә дә, укучыларга да бик ошады.
-
Созвездие - 2 тур 01.03.2019

Созвездие - 2019 ның муниципаль этабында 1 нче сыйныфтан Галимова Диләрә (конферанс) белән Каримова Гүзәл (соло) катнаштылар. Яхшы гына чыгыш ясап, Диләрә зональный этапка үтте. Зональный этап Мамадыш районында узачак. Кечкенә йолдызыбызга алда таба да уңышлар теләп калабыз!
-
Заседание отряда профилактики правонарушений "Беркут" 01.03.2019

Отчетное заседание отряда профилактики правонарушений "Беркут".
-
Шахмат ярышы 28.02.2019

22 февраль Шумбут мәктәбендә шахмат турниры үтте. Безнең мәктәп данын яклап 1 урынга 7 нче сыйныф укучысы Валеева Сәидә лаек булды. Шулай ук 5 нче сыйныфтан Гатиятуллина Язгөлем, 9 нчы сыйныфтан Валеев Рәҗәп, Миннахметов Фирдүсләр дә көч сынаштылар.
Шахмат буенчы ярыш шулай ук мәктәбебездә әле дәвам итә.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2019

22 февраль укучы егетләребезгә багышланган "Ягез әле, егетләр" дип аталган бәйге булып узды. Бәйрәмдә егетләр командаларга бүленеп үзара көч сынаштылар. Төрле конкурсларда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен, батырлыкларын күрсәттеләр. Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышлангаг викторина сорауларына җаваплар бирделәр, вакытка приседание, отжимание, автомат җыю кебек уеннарда катнаштылар. Ә кызларыбыз исә бәйрәм белән котлап егетләребезгә биюләр, җырлар бүләк иттеләр.
-
"Чын дус" 21.02.2019

5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Фирая Каюмовна берлегендә "Чын дус" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрделәр. Дәрес барышында сыйныф җитәкчеләре укучыларга чын дуслык нәрсә ул, чын ду ниди булырга тиеш, ярдәмлек төсле төшенчәләрне аңлатты. Балаларга чын дуслык хисен булдырырга тырышты.
Д услыкка карата төрле кызыклы күмәк уеннар уйнадылар, тест эшләделәр, җырладылар. Бу тәрбия сәгатеннән сон 5 нче чыйныф укучылары тагын да бердәм, дус, ярдәмчел булырлар дигән өметтә калабыз!
-
Халыкара туган тел бәйрәме 21.02.2019

2 нче сыйныф укучылары Халыкара туган тел бәйрәме үткәрделәр. Бу бәйрәм шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп брды. Дөньяда чынлап та иң матур телнең - туган тел булуына тагын бер кат инандылар балалар.
-
Кояш нурлары яктысында 21.02.2019

3 нче сыйныф укуылары зурлап Халыкара туган телләр көнен бәйрәм итте. Олы киндер капчыктан татар теленең зур байлыгы булган бик күп сүзләр эзләделәр. Һәм сүзлек китабына юлыктылар...Шигырьләр ,җырлар белән үрелеп баруы күңелләрдә кояш нуры булып балкыды!
-
Туган телем - иркә гөлем! 20.02.2019

4 сыйныф кучылары "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Тел - кешенең аерылгысыз юлдашы. Безнең туган телебез - татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы - моҗлы тел ул!










