Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Конкурс "Заповедные степи" 18.02.2019

Республика күләмендә оештырыла торган "Заповедные степи" конкурсында мәктәбебездән 2 укучы катнашып рәхмәт хаты һәм призлы урынга лаек булдылар. 2 сыйнфтан - Хәмеева Р. 2 урынга лаек булды һәм Республика Калмыкиядан "Черные земли" заповеднигыннан грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Шулай ук 7 сыйныф укучыбыз Вәлеева С. рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Әфган - 30 еллык 16.02.2019

16 февраль көнне мәктәбебездә (традиция буенча) әфганчылар белән очрашу кичәсе узды. Безнең мәктәпә авылдашларыбыз кунакка килде. Бәйрәм чарсында укучыларыбыз кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ә сугыш ветераннарыбыз Әфган сугышында күргән вакыйгаларны сөйләп, укучыларызга батыр булырга өндәделәр. Укучылар һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Бәйрәм би күңелле үтте. Килгән кунакларыбызга бүләкләр тапшырылды.
-
Муса - мәңге күңелләрдә! 15.02.2019

15 февраль - бөек шагыйребез, Советлар союзы герое Муса Җәлилнең тууына 113 ел булды. Бу көнне мәктәп укучылары белән берлектә әдәби кичә үткәрелде. Укучыларыбыз сәнгатьле итеп Мусаның шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлили укулары" дигән рәсем конкурсында катнашкан һәм призлы урыннар яулаган укучыларыбыз рәхмәт хатлары һүм грамоталар белән бүләкләнделәр. Болар: 3 сыйныфтан Валеев Ислам 2 урын, 2сыйныфтан - Хамеева Рания 3 урын, 1 сыйныфтан - Гатиятллин Рамазанга, Әхтямов Кәдимгә, Мөхәммәтрахимов Рәсүлгә, 3 сыйныфтан Нуриев Нәзилгә, 6 сыйныфтан Имамиева Зәлиягә, 7 сыйныфтан Вәлеева Сәидәләргә рәхмәт хатларга тапшырылды. Укучыларыбызга алдагы конкурсларда да актив катнашырга һәм призлы урыннар алуларын теләп калабыз!ьь
-
Созвездие - 2019 14.02.2019

14 февраль көнне районыбызда "Созвездие - 2019" сайлап алу туры узды. Мәктәбебездән: 1 сыйныф укучылары - Каримова Гүзәл (вокал-соло), Губаев Сәмир (вокал-соло), Галимова Диләрә (конферанс), 4 сыйныфтан -Гайнуллина Алия белән Гөлия (вокал-соло), Миннахметова Диләрә (конферанс) чыгыш ясадылар. Сайлап алу турыннан Галимова Диләрә белән Каримова Гүзәл үттеләр. Алар районда 19 февраль көнне яңадан чыгыш ясаячаклар. Укучыларыбызга уңышлар!
Катнашкан һәр укучыга да рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Итоговое собеседование - 2019
13.02.2019
Устное итоговое собеседование по русскому языку с 2019 года стало обязательным для учащихся 9 классов. Успешное прохождение итогового собеседования является допуском к государственной итоговой аттестации. В итоговом собеседовании проверяют умение понимать и пересказывать текст, общаться, отвечать на вопросы и доносить до собеседника свою точку зрения. Сегодня всем УДАЧИ!!!
-
Конкурс "Воспитать человека" 12.02.2019

12 февраль көнне Күгәрчен мәктәбендә Республика күләм оештырыла торган "Воспитать человека 2019" конкурсы үткәрелде. Мәктәбебездән муниципаль этапта Педагог-оештыручы Нәбиуллина Гөлия уңышлы гына чыгыш ясап, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Отряд профилактики правонарушений "Беркут" 08.02.2019

Прошла очередная учеба отряда профилактики правонарушений с руководителем отряда Имамиевой М.М. На учебе ученики ознакомились с внутренними порядками поведения в школе, планом на праздники и были поручены задания.
-
"Воспитать человека 2019" Классный руководитель 08.02.2019

8 февраль көннеРеспублика күләм оештырыла торган "Воспитать человека 2019" сыйныф җитәкчеләренең профессиональ эшчәнлеген күрсәткән конкурс булып узды. Бу конкурста район этабында мәктәбебездән Әхтәмова Фирая чыгыш ясап, рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2019

25 гыйнвар - студентлар көне. Шул уңайдан мәктәбебездә студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Килгән кунакларыбыз үзләренең укулары, студент, тулай торак тормышларын бик кызыклы итеп сөйләделәр. Укудагы төрле кызыклы хәлләрне, практикаларын искә алдылар. Мәктәп укучыларына тырышып укырга, экзаменнарында уңышлар теләделәр. Укучыларга киләчәк һәнәрне алдан ук уйлап, кирәкле экзаменнарга гына ныклап әзерләнергә дип киңәшләр бирделәр. Төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Укучыларбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларын алдылар. Киләчәктә дә студентларны мәктәбебездә көтеп калабыз!
-
Әлифба бәйрәме 01.02.2019

Әлифба, син алып кердең,
Безне Белем иленә.
Тырышлык та, ялкаулык та
Шушы илдә беленә.
1 февраль көнне мәктәбебездә Әлифба бәйрәме узды. Кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәме Әлифба бәйрәменә 1 сыйныф укучылары ныклап әзерләнгәннәр. Шигъри тәлгәшләр җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең матур мизгелләре күңелләрдә мәңге онытылмас мөгаен.










