Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Вручение подарков первоклассникам.. 01.09.2017

-
Помоги собраться в школу. 07.08.2017

В Татарстане стартовала республиканская акция «Помоги своей школе!», которая впервые состоялась в 2013 году по инициативе Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова. Республиканская акция «Помоги своей школе-2017!» проводится Министерством образования и науки Республики Татарстан совместно с Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан и Республиканским агентством по печати и массовым коммуникациям «Татмедиа».
В последние годы Правительством РТ многое сделано для улучшения материально-технической базы учебных заведений, осуществлена масштабная программа информатизации, проводится капитальный ремонт зданий, в учреждения общего и среднего профессионального образования поставляется оборудование и предметные кабинеты. Выделяются немалые средства на различные программы и из федерального бюджета. Но для того, чтобы вести учебно-воспитательный процесс в рамках предъявляемых высоких современных требований, создавать соответствующие условия для учащихся, этих средств недостаточно. В период летних каникул, не без помощи родителей, в классах проводится косметический ремонт, однако остается еще масса проблем, которые невозможно решить без помощи меценатов. У каждой школы, колледжа и техникума есть успешные и состоятельные выпускники. Наверняка у каждого из вас был любимый учитель. Найдите время навестить родные пенаты. Поинтересуйтесь ее проблемами, помните - кто помнит прошлое, у того есть будущее!
За время проведения акции, а проводится она уже третий год, социально значимое мероприятие нашло живой отклик не только у жителей нашей республики, но и всей России. Многие выпускники, при всей своей занятости, находят время и помогают своей родной школе, своему колледжу, техникуму. Так, в 2014 году в республиканской акции «Помоги своей школе!» приняли участие более 2 тысяч благотворителей, которые поддержали 458 общеобразовательных учреждений в 38 муниципалитетах Татарстана. Спонсорская помощь была оказана на сумму 31 481348 рублей. Общий объем привлеченных средств составил более 135 млн. рублей. Наиболее активные меценаты были отмечены благодарственными письмами Правительства РТ.
-
Акция Чистый берег- чистая вода. 13.07.2017

-
Сау бул, лагерь! 19.06.2017

Сыйныф бүлмәләрендә сәламәтлек минутлары уздырганнан соң һәр баланың буен һәм авырлыгын үлчәдек. Аннары “Безнең ял” дип аталган әңгәмә һәм фикер алышу уздырдык. Лагерь эшчәнлеге һәм оештырылуы турында һәр бала үз фикерен әйтеп бирде. Аеруча ошаган көннәр “Сабантуй” һәм “Аҗаган” көннәре булган. Тәрбиячеләрнең дә әйтер сүз-теләкләре бар икән. Иң актив балаларны мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Бүләкләүләрдән соң “Без-талантлы балалар” исемле концерт оештырылды. Һәр бала үзенең номерын әзерләгән. Кемдер матур җыр башкарса, икенчеләре искиткеч бию белән шаккаттырды. Шигырь сөйләүчеләр дә, күңелле скетчлар да булды. Хәрәкәтле уеннар да уйнарга өлгердек. Хуш сау бул, лагерь! Киләсе елга кадәр без сине сагынырбыз бит!
-
Кул эшләре көне 17.06.2017

Сыйныф бүлмәләрендә “Минем иң якын дустым” дигән темага әңгәмә оештырдык. Балалар үзләренең дуслары турында бик яратып сөйләделәр. Күп баланың якын дусты бер генә икән. Ә кайберләренең дуслары берничә икән. Соңыннан кул эшләре белән шөгыльләндек: кем өстәл уеннарын уйнады, кем башваткыч төзеде. Ә кызлар арасында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр булды. Сибгатуллина К. бик матур чигә икән. Шамсивалеева А., Мусина З. иң оста бәйләүче икән. Һәр төркем үз отряды турында рәсем ясады.”Дулкын” отрядында Гатиятуллина Я. бик үзенчәлекле рәсем ясаган. Ә “Балачак” отрядының рәссамы Галимов Д. ясаган рәсемдә лагерь эшчәнлеге ачык күренде.
-
Китапханә көне 16.06.2017

Бүгенге көн иртәнге якта яңгырлы булса да матурланып китте. Ямьле кояш балаларны вакытында лагерьга чакырып китерде. Иртәнге аштан соң сәламәтлек сәхифәсе башланды. Вожатыйлар “Алкоголь һәм наркомания ” турында әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан балалар үзләренең фикерләрен уртаклаштылар, бу начар гадәтләргә үз карашларын белдереп плакатлар әзерләделәр. Көн темасы буенча татар балалар шагыйрьләре һәм язучылары турында презентация карадык. Таныш шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләүчеләр дә табылды. Теләгән балаларга татар мультфильмнарын күрсәттек. Өлкәнрәкләр саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнады.
-
Аҗаган уены. 15.06.2017

Сәламәтлек минутында үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу, тормыш иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сөйләштек. Аннары командаларга бүленеп “Аҗаган” уены башланды. Командирлар сайланды, аларга уен барышы аңлатылды. Иң беренче командалар үзләрен белдерә торган погоннар текте. Аннары стройда йөрергә өйрәнделәр. “Серле хат”ларны укырга тырыштылар. Снайперлар мина кырын чистартты. Турникта да күтәрелделәр. Гранаталар ыргытып командаларга очко тупладылар. Хәрби дәрәҗәләр белү осталыкларын да күрсәттеләр. Иң ахырдан маршрут буенча флаг эзләделәр. Флагны беренче “Яшелләр” командасы тапты. Ахыргы нәтиҗәләр буенча “Яшелләр” һәм “Зәңгәрләр” тигез очколар җыйнаганнар. Уен тигез исәп белән тәмамланды. Ур-ра! Дуслык җиңде.
-
Сабантуй бәйрәме 14.06.2017

Иртәнге аштан соң сабантуй мәйданына җыелдык. Балаларны план белән таныштырганнан соң бәйрәм ярышлары башланды. Иң беренче капчык киеп йөгерү булды. Иң оста йөгерүче Хасаншина К. икән. Кашыкка йомырка салып узышуда кызлар беренчелекне бирмәделәр.Афәрин, булдырасыз, кызлар! Бер почмакта әйбер кисү башланды, кемгә әтәч конфет, кемгә карандаш, кемгә бәхет елмаймады. Ярышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Таяк, аркан тартышулардан соң көрәш башланды. Кызлар көч биреп, җан атып, алкышлап утырды. Ә малай-егетләр мәйдан уртасында. Баш батыр булып Губаев С. калды. Тиздән авыл, район сабантуйлары, әзерләнегез, сез бит булачак данлыклы көрәшчеләр!
-
Яшь рәссамнар көне 13.06.2017

Иртәнге аш, иртәнге аштан соң сәламәтлек минуты үткәрелде. Сәламәтлек минутында аякларның арыганлыгын ничек бетереп булганлыгы турында сөйләшт ек. Соңыннан “Якташ рәссамнар” дигән презентация карадык, фикер алыштык. Балалар арасында “Каникулда” дигән исем астында рәсем ясау конкурсы оештырдык. Беренчелекне Гатиятуллина Я. алды. Төшке аштан соң көнебез саф һавада дәвам итте. “Байрак алыш”, “Бакалар, әтәчләр сугышы” уеннарын яратып уйнадык. Көнебез күңелле узды.
-
Россия көне. 12.06.2017

Россия көне уңаеннан әңгәмә үткәрдек. Россия дәүләте символлары турындагы белемнәрне барладык. Кроссворд, тест биремнәре дә эшләргә өлгердек. Мәктәп музеенда илебез тормышын чагылдырган стендлар белән таныштык. Соңыннан бәйрәм концерты оештырылды.










