Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 52 учащихся, 13 воспитанников/ 52 укучы, 13 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 19 учителей, 2 воспитателя/19 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Табигатьтә кунакта. 30.05.2017

Сәламәтлек минутында иртәнге гигиена кагыйдәләрен үтәү буенча “Мойдодырның дуслары һәм безнең сәламәтлек” дигән презентация карадык. Соңыннан фикер алыштык. Безнең якның табигате турында сөйләштек. Урман, болын, кыр атамалары белән бәйле тарихи чыганакларны барладык. Авыл тарихы материаллары белән таныштык. Соңыннан “Минем туган ягым” темасына рәсемнәр ясадык. Көн лидерлары Гатиятуллина Я.(3кл.), Валеев И.(1кл.).
-
Спорт көне. 29.05.2017

Бүген мәктәп стадионында төрле спорт уеннары буенча ярышлар үткәрдек. Кыска арага йөгерү, сикерү, туп ыргыту уеннарын яратып уйнадык. Ике командага бүленеп “Байрак алыш!” уенын уйнадык. Бу уен бик кызык та мавыктыргыч та узды. Арабызда аеруча да җитезләр командаларга очко бүләк иттеләр. Алар: Туребаев И.(4кл.), Губаев С.(5кл.), Рахимов Д.(3кл.), Мухаматрахимов Р.(6кл.).
-
Мәзәкчеләр мәҗлесе. Бер көлүдән бар дөнья ямьләнә. 27.05.2017

Мәзәкчеләр мәзәк сөйли, мәзәк тыңлаучылар рәхәтләнеп көлә. Мәзәкләрне белүчеләр байтак булса да. Башкаларны җәлеп итеп. Көлдереп сөйләүчеләр берничә генә икән. Алар сөйләгәндә тыела алмыйча көләсең дә көләсең... Менә алар безнең мәзәкчеләр: Валеев И.(1кл.), Миннахметова Д.(2кл.), Садыйкова Д.(3кл.), Галимов Д.(5кл.), Мусина З.(6кл.). Аннары китапханәчеләр көне уңаеннан авыл китапханәсенә кунакка бардык. Китапханәче Мухаматрахимова Рәзилә яңа китаплар белән таныштырды.
-
“Таң” ял һәм сәламәтләндерү лагереның беренче көне. 26.05.2017

Ниһаять, күңелле вакытлар башлана. Көн матур, барыбыз да вакытында килеп җиттек. Иң беренче исемлек буенча балаларның килүен барладык. Аннары лагерь вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырып инструктаж үткәрелде, куллар куйдырылды.
-
"Будем вместе - сможем все!"
18.05.2017
17 мая в МБОУ "Кутулу-Букашская СОШ" прошел республиканский(зональный) семинар молодых педагогов "Будем вместе - сможем все!" В данном мероприятии участвовали учителя образовательных учреждений, в том числе и методисты района. Нашу школу представил учитель физики, математики и информатики, Набиуллин Р.Д.
-
Ветераныбызда кунакта!!! 18.05.2017

Авылыбызның сугыш ветераны Мусин Шихабетдин абыйга 18 май көнне 90 яшь тулды. Аны шушы юбилее белән котларга бик күп кунаклар килде. Шулай ук мәктәбебез дә читтә калмады.
-
ВПР - 11 класс 18.05.2017

Бүген 11 класс укучылары тарих фәненән бердәм тикшерү эшләре(ВПР) эшләделәр.
-
Юбилеегыз белән, Әминә апа! 14.05.2017

13 нче май көнне тыл ветераны Бадрутдинова Әминә апага 95 яшь тулды. Шушы олы юбилее белән котларга бардык. Исәнлек-саулык телибез.
-
Җиңү бәйрәме! 10.05.2017

8 май көнне җиңү бәйрәменә 72 ел тулу уңаеннан митинг булып үтте. Ветераннарыбызны котларга Казаннан, районыбыздан килделәр.
-
Үлемсез полк 10.05.2017

"Үлемсез полк" акциясе дәвам итә. Безнең мәктәбебездә дә укучылар үзләреннән бабалары фотосурәтләрен тотып парадка чыктылар










