Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Сау бул,лагерь! 24.07.2017

Буген «Дуслык» ял хәм сәламәтләндерү лагеры узенең эшен тогәлли. Иртәнге аштан сон отрядлар лагерьны ябу тантанасына жыелдылар. Гадәттәгечә рапорт тапшырдылар, исем, девиз, жырлырын башкардылар. Алга таба һәр отряд узләренең концерт номерларын башкардылар. Шулай итеп без «Дуслык» ял һәм сәламәтләндерү лагерын исән-имин тәмамладык. Илләребез тыныч, кугебез һәрвакыт аяз булсын!
-
Лагерның 20нче көне 23.06.2017

“Дуслык” җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар районыбыздагы “Дельфин” бассейнында кунакта булдылар. Су коендылар, тренажерда күнегүләр ясадылар - рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Лагерның 19нчы көне 22.06.2017

22 июнь – Хәтер һәм матәм көне. 1941 елның 22 нче июне – һәммәбезгә дә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец-илбасарлары һөҗүм иткән. Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Авылыбыздагы барлык ир-егетләрне сугышка озатканнар. Бөек Ватан сугышына авылыбыздан 599 кеше киткән. Шулардан 413е яу кырында ятып калган. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел.
-
Лагерьның 18нче көне 21.06.2017

"Җиденче хис" уены.
-
Лагерьның 17нче көне 20.06.2017

Без бүген тозлы камырдан әвәләп төрле әйберләр ясадык.Балаларга бу шөгыль бик тә ошый, чөнки камыр материал буларак, эластик, сузылучан. Аннан төрле фигуралар ясау бик җиңел. Мондый әйберләр озак сакланалар. Ә камыр белән эшләү балаларга, әйтеп бетергесез зур ләззәт бирә. Әвәләгәндә исә безнең бармакларыбыз, кулларыбыз хәрәкәтләнә. Бармаклар ни кадәр күбрәк хәрәкәт итсәләр, баланың сөйләме дә, шул кадәр күбрәк үсә. Баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
-
Лагерьның 16нчы көне 19.06.2017

"Балыкчылар көне" уңаеннан без дә Алгазак буасына балык тотарга бардык.Табигать кочагында үткән әлеге сәяхәтебез безгә бик тә ошады.
-
Лагерьның 15нче көне 17.06.2017

"Алло,без талантлар эзлибез" . Бүгенге чара нәкъ менә шулай аталды.Укучылар бу конкурска ныклап әзерләнделәр. Алар үзләренең сәләтләрен, җыр-биюгә,кул эшенә осталыкларын күрсәттеләр. Һәр бала да алдынгылыкны алу өчен үзеннән күп көч кертте.
-
Лагерьның 14нче көне 16.06.2017

Без бүген "Чишмәләр акциясе"н дәвам итеп "Ярулла" һәм "Каюм бабай" чишмәләренә бардык
-
Лагерьның 13нче көне 15.06.2017

"Кино көне" уңаеннан А.С.Пушкинның "Руслан и Людмила" кинофильмын карадык.Ике сериядән торган әлеге кино А.С.пушкинның туган көненә дә,илебез сәнгатенә дә туры килә.Соңыннан әсәр буенча тәэсирләр белән уртаклаштык.
-
Лагерьның 12 нче көне 14.06.2017

Балалар "Ут дус та,дошман да" дигән рәсем конкурсына әзерләнәләр.








