Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2017

Мәктәп укучылары «Бәхетле балачак» дип исемләнгән асфальт рәсемнәре конкурсында көчләрен сынап карадылар. Балаларның фантазиясе шаккатмалы! Нинди генә рәсемнәр, әкият геройлары ясамадылар алар. Конкурста урыннар түбәндәге номинацияләрдә билгеләнде: Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елы, Габдулла Тукайның тууына 131 ел, Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм үтә номинацияләре.Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның 10нчы көне 12.06.2017

Бүген без Россия көненә багышланган “Мин Россиядә яшим» темасына сәяхәт-викторина үткәрдек. станцияне уздылар.Викторинада илебез тарихы буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Белемнәрен тикшерү белән бергә, балалар Россия тарихы, аның күренекле шәхесләре турында күп мәгълүматлар да алдылар.Илебез күге һәрчак тыныч,аяз булсын иде.Бәйрәм белән.
-
Россия көне белән! 12.06.2017

12 июнь - Россия көне уңаеннан "Ялкын" ял һәм хезмәт лагерында тәрбия сәгатьләре,викторина,рәсемнәр конкурслары үткәрелде.
-
Лагерьның 9нчы көне 10.06.2017

Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәлә-казаларга сәбәпче булуын,янгынның зур фаҗига икәнен, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә кирәклеге турында янгын сүндерүче Гайнуллин Ринат абыйлары сөйләде.Мустафин Надир янгын сүндерүче киемен киеп карады.Бу экскурсия дә балаларга бик тә ошады.
-
"Ялкын" лагерында "Без табигать балалары" дигән темага рәсем конкурсы булды. 10.06.2017

-
Лагерьның 8нче көне 09.06.2017

Балаларны мәчеткә экскурсиягә алып бардык. Анда балалар догалар, бәетләр, мөнәҗәтләр,вәгазьләр тыңладылар.
-
"Ялкын" ял һәм хезмәт лагерында "Наркотикларга ЮК!" дигән темага чара үткәрдек. 09.06.2017

-
Лагерьның 7 нче көне 08.06.2017

Бүген без «Күңелле стартлар» спорт чарасы үткәрдек.
Эстафета формасында уйналган бу ярыш зур җанлылык белән үтте, чөнки мондый ярышларда аерым катнашучының уңышы команданы җиңүгә алып чыкканын һәркем белә. Командалар ярышы дуслык җиңүе белән төгәлләнде. -
Ял һәм хезмәт лагерында күңелле чаралар. 07.06.2017

Экология елына карата үткәрелгән викторинада балалар актив катнаштылар.
-
Лагерьның 6нчы көне 07.06.2017

Көннең беренче яртысында шашка турниры үткәрдек.Җиңүгә - Мингазова Сөмбел лаек булды.








