Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
цирк артистлары белән очрашу 02.04.2013

-
1 апреля - День смеха 01.04.2013

-
Нәүрүз бәйрәме үткәрдек 22.03.2013

1-4 классларда "Нәүрүз мөбәрәк булсын" бәйрәме үткәрдек.Бәйрәмне 4 сыйныф укучылары белән класс җитәкчесе Закирова Г Г үткәрде.Укучылар актив катнашты.Бәйрәм күңелле узды.
-
2нче сыйныфта бәйрәм 06.03.2013

Бүген 2нче сыйныфта 8март бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме булып узды. Бу бәйрәмдә бигрәк тә әтиләр бик зур өлгерлек күрсәттеләр.
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН! 06.03.2013

-
Файдалы очрашу 26.02.2013

Бүген мәктәптә Яр Чаллы шәһәрендә иҗат ителеп килүче "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Хәбибрахман Шәфыйгуллин белән очрашу булып узды. Бу очрашуга район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да җыйналган иде. Укытучылар өчен башта ачык дәрес күрсәтелсә, соңыннан Хәбибрахман Шәфыйгуллинның "Йозак" китабын тәкъдир итү булды.
-
Замечательный вожатый 26.02.2013

26 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә "Замечательный вожатый " конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән Каримова Ильвина катнашты. Һәм конкурсның иң зур бүләге Гран- при га лаек булды.
-
Участок инспекторы укучылар янәшәсендә. 25.02.2013

Бүген укучыларыбыз белән участок инспекторы Фәрзекәев И.И. очрашу үткәрде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының 20 февралдә басылган 2065нче номерлы хаты буенча чыгыш ясады. Аның чыгышы бик эчтәлекле һәм аңлаешлы иде. Инспектор чыгышыннан укучылар үзләренә кирәкле һәм әһәмиятле бик күп хәбәр алдылар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" 22.02.2013

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә "Аҗаган - 2013" спорт уены үткәрелде. Бу бәйгедә ир-егетләребез үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карадылар. Нәтиҗәләр дә куанычлы булды. Соңыннан җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз
-
Әфганистан яши күңелләрдә 16.02.2013

Бүген мәктәбебездә Әфганистан җирләрендә хезмәт иткән батырларыбыз белән очрашу кичәсе узды. Анда үзләренең интернациональ бурычларын чын сугыш эчендә үтәп кайткан Зиннуров Исламнур белән Гыймадиев Рафаэл катнашты. Кызганычка каршы калган кунакларыбыз төрле сәбәпләр арасында килә алмады. Безнең авылдан бу сугышта барлыгы 6 кеше катнашкан һәм алар барысы да бүгенгесе көндә исән-саулар.
Кичәне мәктәбебезнең тарих укытучысы Габдрахманов И. башлап җибәрде. Ул үзенең чыгышын бик тирән эчтәлекле прзентация белән бәйләп алып барды. Аннан соң кунакларыбыз кыскача гына үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларыбызга булган теләкләрен җиткерделәр.
Истәлекле кичә укучыларыбыз көче белән әзерләнгән концерт программасы һәм истәлек бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.








