Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Чыгарылыш кичәсе булды 27.06.2013

27 июнь көнне безнең Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш кичәсе булды. Кичәдә чыгарылыш сыйныф укучылары,аларның әти -әниләре,укытучылар катнашты.Кичәнең тантаналы өлешендә мәктәп директоры укучыларны бәйрәм белән котлады,6 укучыга аттестат тапшырды.Укучылар ,әти-әниләр укытучыларга рәхмәт әйттеләр.
Хәерле юл сезгә ,кадерле укучыларыбыз!!
-
"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең ябылу тантанасы булды. 16.06.2013

Бүген "Дуслык " ял һәм сәламәтләндерү лагерының ябылу тантанасы булды. Лагерьда 45 укучы 21 көн ял итте.Лагерь эшчәнлегендә актив катнашкан укучылар бүләкләнде. "Дуслык "ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итү чорында оештырган интелектуаль уеннар,экскурсияәр,конкурслар, спорт ярышлары укучыларга бик ошады.
-
"Дельфин" СОК та булдык 15.06.2013

Бүген без,"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр , "Дельфин" спорт сәламәтләндерү комплексында булдык. "Дельфин" -искиткеч матур,чиста һәм бүгенге көн таләбенә туры килүче спорт комплексы.Безне бик яхшы каршыладылар.Рәхәтләнеп бассейнда йөздек .Безгә шундый ял итүне оештырган "Дельфин" хезмәткәрләренә , "Дуслык"лагере тәрбиячеләренә һәм җитәкчеләренә зур рәхмәт!
-
"Озын толым "бәйгесе уздырдык. 13.06.2013

Бүген "Дуслык"ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Озын толым "бәйгесе уздырдык.Кызлар 7 номинациядә көч сынаштылар. 15 кыз бәйгедә катнаштылар.Кызларның җитезлеге,уңганлыгы,белеме белән бергә аралашу осталыгы да бәяләнде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
-
Россия дәүләт символлары 12.06.2013

Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда чаралар Россия дәүләте символларына багышланды. "Дәүләт символлары" дигән презентаия белән таныштык."Россия дәүләте символлары" дигән темага викторина үткәрдек.Җиңүчеләр:Шигапов Г.,Каримова И..Патриотик җырлар конкурсы оештырдык.Иң активлар:Гараева Г,Габдрахманова А.,Хасанова Л.Бәйрәм күңелле узды.
-
Булачак чемпионнар. 11.06.2013

Бүген ял һәм сәламәтләндерү лагере кысаларында шашка ярышы булып узды. Бу бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар, ә кайберләре булачак чемпионнарыбызга көч биреп тордылар. Соңыннан бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләүләр үткәрелде.
-
Ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Кошлар көне". 10.06.2013

Ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Кошлар көне" үткәрдек."Кошлар-безнең дусларыбыз" темасына викторинада укучылар кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр."Туган ягым кошлары " темасына рәсем конкурсы оештырдык.Иң актив укучылар: Шигапов Г.(6 кл),Габдуллин И.(6 кл),Галиева И.(5 кл),Каримова И.(2 кл)
-
Мәктәп яны участогында эш кайный 08.06.2013

Мәктәп яны участогында график нигезендә 8нче сыйныф укучылары эшли. "Дуслык" ял һәм хезмәт лагеры укучылары да аларга булыша.
-
Бүген лагерьда асфальтта рәсем ясау конкурсы булып узды. 07.06.2013

-
Лагерьда-"Ягез әле,кызлар" конкурсы. 06.06.2013

Бүген "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерында "Ягез әле,кызлар!" конкурсы булды .Конкурста 5 кыз катнашты.Җиңүчеләр-2 нче сыйныф укучысы Каримова И. һәм 3 нче сыйныф укучысы Гайнуллина К. Ярыш бик күңелле узды.








