Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
С ДНЕМ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА! 22.02.2014

-
Юл хәрәкәте иминлеге өчен-бергә 21.02.2014

20 февраль көнне район күләмендә "Юл хәрәкәте иминлеге өчен- бергә"-, дигән иҗади конкурс булып узды.
Безнең мәктәп укучылары җитәкчеләре Мубаракшин Рашит Харисович һәм Дилә Магъсумовна белән берлектә өченче урынны алып кайттылар.
-
Зарница -2014 20.02.2014

-
Мәктәп беренчелегенә теннис ярышы бара 19.02.2014

-
Гер спорты 18.02.2014

Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында гер спорты үткәрелде. Бу ярышта 9-11 сыйныф егетләре көч сынашты. Иң көчле егетебез булып 10нчы сыйныф егете Мавлин А. танылды Ул 16 кг.лы герне 105 тапкыр һавага чөйде.
-
Мәктәптә ярыш 17.02.2014

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкка багышланган пневматик винтовкадан ату ярышлары уздырылды. Бу чараны физкультура укытучысы Мингазов Рафис, ОБЖ укытучысы Мубаракшин Рәшит оештырдылар. Ярышта 9-11 сыйныф егетләре һәм кызлары катнашты. Егетләр арасыннан Галиев И. җиңү яуласа, кызлар арасыннан Габдуллина Д. беренче булды.
-
Әфганистан безнең йөрәкләрдә 14.02.2014

Мәктәптә Әфганистаннан Совет гаскәрләре чыгарылуның 25 еллыгына багышланган кичә булды. Бу сугышта Югары һәм Түбән Тегермәнлектән 16 егет катнашкан, шуларның 6сы бүгенге очрашуга килделәр, үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Менә ул геройларыбыз:
1. Мавлин Габделхай
2. Зиннуров Исламнур
3. Алмиев Айдар
4. Зиганшин Радиф
5. Ахмадуллин Нурулла
6. Гимадиев Рафаель
Укучылар әдәби-музыкаль чыгыш ясадылар, Әфганистан геройларына сораулар бирделәр һәм кичәнең истәлеге итеп фотога төштеләр.
Бәйрәм һәр укучының өйрәгендә уйланырлык хатирәләр калдырды.
-
Сугыш чоры баласы янында 10.02.2014

Без, 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары, җитәкчеләре Маннанова Н.М. һәм Закирова Г.Г. белән берлектә 10 нчы февраль көнне сугыш чоры баласы Низамов Галәметдин абый янына очрашуга бардык. Ул сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты. Аяусыз сугыш еллары, авыр хезмәт, ач-ялангач тормыш аны да сынаган. Бердәмлек, тырышлык, фидакарь хезмәт аларны чыныктырган, ил җилкәсенә төшкән авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән...
Аңа йорт эшләрендә ярдәм иткәннән соң, ул безне изге теләкләре белән озатып калды. Тормыш юлында күпне күргән әлеге картның күзләрендә яшь тамчылары иде
-
Лыжня России - 2014 08.02.2014

-
Кошлар безнең дусларыбыз 07.02.2014

Бүген 1 нче сыйныф укучылары кошлар ашханәсенә экскурсиягә бардык. Кошлар безнең җимлекләребезне үз иткәннәр. Без килгәндә анда чыпчыклар, кызылтүшләр һәм песнәкләр сыйлана иделәр. Без моңа бик шатландык, җимнәр өстәдек. Рәхим итегез, канатлы дусларыбыз!
Кошларга хәзер азык табу бик авыр. Әйдәгез, укучылар, аларга ярдәм итик!








