Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422670, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Верхний Тимерлек, ул.Школьная, дом 1./422670, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Югары Тегермәнлек авылы, Мәктәп урамы, 1нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-80-20 |
| E-Mail: | Svt.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхне-Тимерлековская СОШ" Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мингазов Рафис Фасхутдинович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | учащиеся 38, воспитанники 4/укучылар 40, тәрбияләнүчеләр 4 |
| У нас учат: | учителя 20/укытучылар 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхне-Тимерлековская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Югары Тегермәнлек урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Агач утырту көне 26.04.2014

Бүген, мәктәптә югары сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә агач утыртырга чыктылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Бүген мәктәптә космонавтика көне билгеләп үтелде. Бу кичәне физика һәм математика укытучысы Галиева Рәмзия оештырды. Кичә барышында укучылар космонавтика тарихына, Юрий Гагаринга багышланган видеороликлар карадылар. Викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын! 04.04.2014

Бүген 4 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары "Нәүрүз" бәйрәме үткәрде. Аны 4нче сыйныф укучылары оештырды. Шушы бәйрәмдә 30 укучы бергәләшеп күңел ачтылар, язны каршылап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Барлык укучы бик актив катнашты. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!
-
"Татарларда ислам тарихы һәм ислам мәдәнияте нигезләре" бәйгесе 01.04.2014

Россия Ислам университеты тарафыннан оештырылган “Илаһи моң” исемле фестиваль кысаларында үткәрелгән “Татарларда ислам культурасы нигезләре һәм тарих буенча фәнни-эзләнү эшләре” регионара конкурсында катнашып, Югары Тегермәнлек мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Назим Закиров 1 урынга лаек булды.
-
Булачак чемпионнар! 13.03.2014

Югары Тегермәнлек мәктәбенең яшь хоккейчылары (җитәкчеләре Рафис Минһаҗев) абыйларыннан һәм әтиләреннән килгән матур традицияне дәвам итәләр - район күләмендә үткән ярышларда актив катнашалар. Быел да алар Балык Бистәсендә иң көчлеләрнең берсе икәнлеген тагы бер раслап, район бәйгесендә 2 урын, “Әти-әниләр” кубогы өчен ярышта 3 урын, Марат Кәлимулин истәлегенә үткәрелгән турнирда катнашып 2 урын алуга ирештеләр.
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН!!! 08.03.2014

-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2014

Бүген мәктәбебездә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, "ягез әле, кызлар" конкурсы булып узды. Бу бәйгедә 5-8нче сыйныф укучылары катнашты. Алар "Тылсым" һәм "Елмай" командаларына бүленеп үзләренең көчләрен сынаштылар. Бу бәйгедә аз гына өстенлек белән "Тылсым" командасы җиңүгә иреште. Ике команданы да бәйрәм белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
4 - март Барый Шавалиев туган көн 04.03.2014

4 март - Барый Шавалиев туган көн.
10 сыйныф укучысы Габдриев Марат Илфар Габделхаевич белән берлектә батыр якташыбызның туган авылы,якыннары, мәктәбе, укытучылары турында презентация төзеде һәм күрсәтте.
Укытучылар һәм үзидәрә белән берлектә Барий Шавалиев премиясенә 4 укучы тәкъдим ителде һәм 4 март көнне тапшырылды. Болар: Халиуллина Гөлфинә Рамазан кызы, Габдуллина Диләрә Идрис кызы, Загидуллин Данияр Гәбделхәй улы, Каримова Ильвина Ильсур кызы. Бу укучылар- мәктәп данын яклап төрле ярыш,конкурс һәм олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алучылар.
Соңрак Барый Шавалиев бюстына венок куелды.
-
Мәктәбебез горурлыгы 03.03.2014

27 февральдән 1 мартка кадәр татар мәктәпләре өчен рус теленнән үткәрелә торган олимпиаданың Республика туры булып узды. Бу олимпиадада район турында катнашып 1нче урын алган 10нчы сыйныф укучысы Халиуллина Гөлфинә дә катнашты. Укучыбыз Республика турында да сынатмады, призлы 2нче урынга лаек булды.Гөлфинәне бу җиңүе белән кайнар котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез. Ә инде аның укытучысы Муртазина Гөлфия Әфләтун кызына шундый укучы әзерләгәне өчен рәхмәт җиткерәбез.
-
Замечательный вожатый 26.02.2014

26 февраль көнне балалар иҗат үзәгендә " Замечательный вожатый " конкурсы булып узды. Безнең мәктәптән Каримова Ильвина катнашты. Һәм конкурсның иң зур бүләге Гран-при га лаек булды.








