МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Таяк тартышу 02.06.2013

Малайлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Үзләре дә сынатмыйлар,
Читтә торсын атлары.
-
Күңелле ярышта 02.06.2013

Кояшлы матур тормышның
Кадерен белеп кенә.
Әйдәгез бер яшик әле
Елмаеп көлеп кенә.
-
Бүләкләнү 01.06.2013

1 нче июнь-"Балаларны яклау көне". Бу көнне Сабаның балалар иҗат үзәгендә зур тантана булды.,,Олимпийский наш привет" конкурсында җиңүчеләрне һәм ,,Детству-безопасные дороги!" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
-
Котлыйбыз! 01.06.2013

Дәүләтова Энҗе Рушан кызы "Детству-безопасные дороги!" конкурсында "Лучшая иллюстрация" номинациясендә 1 нче урынга лаек булды. Аны бу уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз.Аңа яңа иҗат уңышлары телибез.
-
Бүләкләнү. 01.06.2013

Гаянов Илүс Илназ улы да ,,Детству-безопасные дороги!" конкурсында катнашып Сертификат һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
-
Сәламәтлек театры 24.05.2013

23-24 нче май көннәрендә Сабада мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында ,,Олимпийский наш привет!" дип аталган конкурс булып узды.Универсиада-2013 кә багышланган бу конкурста без дә катнашып кайттык.
-
Сәлам Универсиада ! 24.05.2013

Тиздән Казаныбызда
Универсиада була бит.,
Олы Арташ "Карлыгач"балалар бакчасыннан
Олимпийский наш привет !
-
Тынычлыкның туган көне! 09.05.2013

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый,зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
9 Май-Бөек Җиңү көне. Бү көнне һәр кешенең күңелендә шатлык ,сөенеч белән беррәттән моңсулык һәм сагыну. Чөнки һәркем үзенең сугышта ятып калган әтисен,туганнарын,дусларын сагынып искә ала.Без дә балалар белән һәр елны митингта катнашабыз. Сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашабыз. Безгә шушындый матур,мул,тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез. Исән-сау гына була күрегез безнең сөекле әби-бабаларыбыз.кадерле ветераннарыбыз!
-
Бөек Җиңү көне белән! 08.05.2013

Олы Арташ ,,Карлыгач" балалар бакчасы коллективы исеменнән, 9 Май бәйрәме белән тәбриклибез.
Җиңүчеләр буынының күпме еллар үтсә дә һич тоныкланмый торган батырлыгын искә алабыз, яу кырында башын салган һәм, сугыш гарасатын кичеп, бүген арабызда яшәүче каһарманнарыбызны олылыйбыз, күпмилләтле халкыбызның кыюлыгына сокланабыз. Үз гомерләре бәрабәренә кешелекне фашизм афәтеннән йолып калган сугыш шәһитләре турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.
Станоклар артында җиңү коралы койган, иген кырларында маңгай тирен тамызып Кызыл Армиягә һәм иксез-чиксез илебезгә икмәк үстергән, конструкторлык бюроларында, госпитальләрдә алсыз-ялсыз эшләгән тыл хезмәтчәннәрен һәрчак олы рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән искә алабыз.
Балачактан йөрәкләребезгә сеңгән «Беркем дә, берни дә онытылмый» дигән гыйбарә безнең өчен әхлакый канунга, иҗтимагый тормыш-көнкүрештәге гамәлләребезне бәяләү калыбына әйләнде.
Барчагызга тыныч күк астында бәхетле һәм мул тормыш, иҗади хезмәт шатлыгы телибез.
Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
-
Бәйрәм белән!
30.04.2013
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм йөрәктән чыккан котлауларыбызны кабул итегез!
1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме.Әлеге матур көндә барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм күтәренке кәеф телибез! Үз көчегезгә һәм уңышларга ышанып яшәгез!







