МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ,ул.Центральная д33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | DsadCar.Sab@tatar.ru , Bartash.sad@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Большеарташский детский сад"Карлыгач" |
| Руководитель: | Сайфуллина Айназ Венировна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большеарташский детский сад «Карлыгач» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Эвакуация 30.04.2013

Бүген,,Балалар куркынычсызлыгы"айлыгын йомгаклау чарасы булды.Бу чарада Икшермәдәге ут сүндерү оешмасы җитәкчесе Сәләхиев Фәнис тә катнашты. Башта янгын булган очракта балаларны бинадан эвакуацияләү буенча практик эш үткәрелде.Соңыннан Сәләхиев Ф.нең эчтәлекле чыгышы тыңланылды ,балаларга видиофильм күрсәтелде.
-
Тукай туган көн. 26.04.2013

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.Һәр бала күңелендә ,,Туган тел" , ,,Гали белән Кәҗә"шигырьләре һәм ,, Су анасы",,,Шүрәле" ,,Кәҗә белән Сарык" әкиятләре белән таныш булган бөек шагыйрьләребезнең берсе ул. Балалар аның шигырьләрен яттан тиз өйрәнәләр.Бүген бакчабызда Тукай көнен билгеләп үттек. Бакчабызга аның әсәрләренең геройлары җыелды.Бергәләп ,,Туган телне" ,,Бәйрәм бүген" җырларын башкардык. Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйлү конкурсы үткәрдек.
-
Сабыйга 26.04.2013

Син әле үс һәм укы күп,шунда аңларсың барын,
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
Г.Тукай
-
Туган тел 26.04.2013

Туган тел.
И туган тел,и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Г.Тукай
-
Бу кайсы әсәрдән? 26.04.2013

Тукай шигырьләренә ясаган иллюстрацияләр буенча ,,Бу кайсы әсәрдән" конкурсы .
Борны кәп-кәкре-бөгелгәндер тәмам кармак кеби,
Төз түгел куллар аяклар да- ботак-тармак кеби.
-
Тукай 22.04.2013

Тукайны белмәгән кеше юктыр.Аның шигырьләрен укып һәр баланың теле ачыла.Бу көннәрдә халкыбыз Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Тукай -ул мәңгелек.
-
Драмтүгәрәк кунакта 19.04.2013

Экология айлыгы дәвам итә.
Олы Арташ мәктәбенең ,,Умырзая"исемле драмтүгәрәккә йөрүче балалар бүген безнең бакча балаларына ,,Урман аланында" дип аталган театр күрсәттеләр.Бу театр агачларны,чәчәкләрне,кошларны саклауга багышланган иде.Урманга килгән балалар бергәләп чишмәне дә чистарттылар. Бакча балалары да театрны игътибар белән карадылар.Соңыннан табигатьне саклау турында бергәләп фикерләр алыштык.Балаларга Алсу,Гөлия,Рүзәл һәм Ләйләләрнең чыгышлары бигрәк тә ошады.Түгәрәккә йөрүче барлык балаларга һәм түгәрәк җитәкчесе Рәшидә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Экология 18.04.2013

Экология айлыгы башланып китте.Тирә- як табигатьне саклау һәркемнең бурычы.Моны безнең бакчага йөрүче балалар да аңлый.Чөнки алар бүген үз куллары белән табигатьне саклау буенча эмблемалар ясадылар.Сыерчыклар килешкә өйләрендә сыерчык оялары ясап элделәр.Табигать - зур байлык.Табигатьне саклыйк!
-
Һөнәрләр 17.04.2013

Дөньяда һөнәрләр бик күп.Без дә бу атнада аларның кайберләре белән таныштык.Мәктәпкә ,библиотикага,ашханәгә экскурсияләр оештырдык.Башлангыч сыйныфлар укытучысы Энҗе Мәхмүтовнаның 3 енче сыйныфлар белән үткәрелгән сыйныфтан тыш чарасын карадык.Безгә тәмле ашлар пешерүче бакчабыз пешекчесе Гүзәл апа янында булып аның ничек эшләгәнен күрдек.Шулай ук китапханәче апа Ләйлә Вагызовнаның китапханәче хезмәте һәм китаплар турында сөйләгән эчтәлекле чыгышын тыңладык. Кайсы гына һөнәрне алсаң да ул үзенчә кызыклы, ләкин авыр.Шуның өчен һәр кешегә үз хезмәтен яратырга һәм тырышып эшләргә кирәклегенә безнең балалар тагын бер кат инандылар.
-
Конкурс 15.04.2013

,,Детству-безопасные дороги!" конкурсы тәмамланды.Безнең ,,Карлыгач" балалар бакчасында йөрүче балалар бу конкурста бик теләп катнаштылар. Рәсем буенча Дәүләтова Энҗе 1 нче урынга лаек булды.Кул эшләнмәләре буенча Гаянов Илүс кызыксындыру призына лаек булды.Конкурста катнашкан балаларга иҗат уңышлары һәм алдагы конкурсларда да актив катнашуларын теләп калабыз.
Барыбызның да юллары куркынычсыз һәм имин булсын!







