Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
15 май - Гаилә көне 15.05.2017

Бүген мәктәбебездә Гаилә көне уңаеннан бердәм дәрес үткәрелде.
-
Акция по борьбе с ВИЧ - инфекцией продолжается 15.05.2017

Сегодня в школе в рамках акции по борьбе с ВИЧ инфекцией, приуроченной
к Всемирному дню памяти жертв СПИДа учащиеся распространили памятки
и буклеты по профилактике ВИЧ- инфекции.
-
"Минем гаиләм - минем горурлыгым" рәсем конкурсы 15.05.2017

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында
"Минем гаиләм - минем горурлыгым" темасына
рәсем конкурсы үткәрелде.
-
"Гаилә- гомер бишеге" 13.05.2017

13нче май көнне китапханәче Ләйлә вагыйз кызы "Гаиләм - гомер бишегем" темасына китап күргәзмәсе оештырды.
-
Мәктәбебез горурлыклары 12.05.2017

Укучыларыбыз ел саен олимпиадаларда катнашып киләләр. Бу уку елында 12 призлы урыныбыз булды һәм безнең мәктәп район күләмендә 2нче урынга лаек булды. Миннегулова Рәзинә татар әдәбиятыннан районда 1нче урынны алды,республикада призер булды. Вәлиева Алсу татар теленнән районда 2нче урынны алды. Җитәкчеләре Шиһабиева Ф.Ә.
Мөхәммәтҗанов Рәис математика һәм тарих фәннәреннән районда 1нче урынны алды, республикада катнашты. Экологиядән районда 3нче урынны алды. Җитәкчеләре Гайбадуллин И.Б.,Хасанов М.М.,Сафиева Р.Х.
Вәлиева Алсу рус әдәбиятыннан районда 2нче урынны алды,республикада катнашты, Нургалиева Лилия районда 2нче урынны алды. Җитәкчеләре Филинова Л.С. Ахметов искәндәр районда 2нче урынны алды,республикада катнашты.Җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Л.Б.
Хәбибрахманов Әлфис сәнгатьтән районда 1нче урынны алды,республикада катнашты.Җитәкчесе Хәбибрахманова Г.Ш.
Салихов Рүзәл технологиядән районда 3нче урынны алды.Җитәкчесе Гәрәев Г.Ә.
Каюмов Нияз физик тәрбиядән районда 2нче урынны алды. Җитәкчесе Дәүләтгәрәев З.С.
Җиңүче барлык укучыларны һәм укытучыларны зур уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Җиңү язы күңелләрдә. 08.05.2017

9нчы май – Бөек Җиңү көне. Бүген без, Сезнең батырлыкларга сокланабыз, Сезгә дан һәм мәдхия җырлыйбыз, Сезнең түземлелегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез. Сугыш... 1418 көн һәм төн дәвам иткән.Меңләгән шәһәр һәм авыллар җимерелгән. Чыннан да, Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары булды. Бүген мәктәбебездә “Җиңү язы күңелләрдә”дигән кичә булды. Әлеге бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды. Алар хөрмәтенә укучыларыбыз бик матур чыгыш әзерләделәр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте..
-
"Безопасное колесо" 08.05.2017

5нче май көнне район күләмендә "Безопасное колесо" ярышы үткәрелде. Әлеге конкурста Гасимуллина Әдилә 2нче урынны алды. Аны һәм җитәкчесе Дәүләтгәрәев З.С.ны җиңүе белән тәбрик итәбез.
-
"Мы наследники Победы" 06.05.2017

Җиңү көне - иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Быел Бөек Җиңүгә 72 ел тула. Шул уңайдан район күләмендә “Мы наследники победы” рәсем, эшләнгән әйберләр конкурсы оештырылды. Укучыларыбыз конкурста бик актив катнаштылар. Район этабында 4 укучыбызның эше җиңүгә лаек булды. Гасимуллина Язгөл - 1урын (җит.ДәүләтоваИ.Г.) Ахунов Зөлфәт - 2урын (җит.ХабибрахмановаГ.Ш.) Гайсин Илнат - 2урын (җит.ГайсинаГ.Я.) Гасимуллина Әдилә - 3урын (җит.ВәлиеваЭ.М.)
-
Форум Юных граждан 05.05.2017 Киләсе елга районыбызда бик зур чара-Форум Юных граждан үткәреләчәк. Шул уңайдан мәктәбебезнең 6-9нчы сыйныф укучылары әлеге форумның презентациясе белән таныштылар һәм sdo-rt.ru сайтында регистрация ясадылар

-
Рәиснең яңа уңышы. 05.05.2017

7нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәиснең бадминтон буенча уңышлары бик күп. Соңгы вакытта ул Екатеринбургка ярышка барды һәм 1нче урынны алды. Рәис, сиңа тагын зур уңышлар телибез.











