Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Шаг в будущее"конференциясе нәтиҗәләре.
03.05.2017
Һәр бала талантлы булып туа.Балаларның киләчәге укытучыларга бәйле. “Без талантлы балаларны вакытында күреп алырга һәм аларга үсәргә мөмкинлек тудырырга тиеш. Республикада моның өчен барысы да эшләнелә”, - дип билгеләп үтте ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Район күләмендә үткәрелгән "Шаг в будущее" фәнни конференциясендә катнашып,3нче сыйныф укучысы Гасимуллина Әдилә (җит. ВәлиеваЭ.М.), 5нче сыйныф укучысы Миннегулова Динә (җит. Аглямова Л.И) победитель, 6нчы сыйныф укучысы Гаянов Ринас (җит.Хабибрахманова Г.Ш.),4нче сыйныф укучылары Мухаметзянов Әсхат,Ахметов Искәндәр (җит.Сафиева Р.Х.) призер булдылар.Аларны уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Агач утырту - изге гамәл. 29.04.2017 29нчы апрель көнне мәктәптә "Агач утырту көне" акциясе булды. Мәктәп әйләнәсенә һәр бала үзенең агачын утыртты.Без утырткан агачлар киләчәктә шаулап үсәр дип ышанып калабыз.

-
"Гала - концерт"та катнаштык
28.04.2017
27 нче апрель көнне Саба балалар иҗат үзәгендә "Без бергә" конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булып узды. Безнең мәктәптән Салихова Гүзәл 2нче (3класс)һәм Ахунова Гөлназ 3нче (5класс)урын алды.Аларның җитәкчеләре Хабибрахманова Гөлнур Шаһитовна. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!
-
Өмәдә катнаштык. 28.04.2017

Барлык мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашында өмә булды. Мәктәп территориясен чүп - чардан чистарттык,үләннәрне тырмаладык.
-
Всероссийский открытый урок по ОБЖ. 28.04.2017

28 апреля 2017 г. в МБОУ «Большеарташская ООШ» во Всероссийском открытом уроке по ОБЖ приняли участие учащиеся 1-9 классов. Урок проводил начальник отдельного поста по охране село Старая Икшурма ППС РТ Салахиев Ф.Ф. Фанис Фаезович рассказал детям о необходимости формирования у учащихся навыков распознания и оценки опасных и вредных факторов среды обитания человека, нахождения способов защиты от них, безопасного поведения в экстремальных и чрезвычайных ситуациях дома, на улице и на природе, выработке умений защищать свою жизнь и здоровье, оказывать само- и взаимопомощь. Салахиев Ф.Ф. рассказал, как нужно вести себя, если попадаешь в трудные ситуации – пожар в лесу, дома или на даче. Учащиеся вспомнили правила поведения при пожаре, действия в случае пожара в школе. Дети с интересом обсуждали разные ситуации, задавали много вопросов.
-
Арташ мәктәбе укучылары "Саба дулкыннары"радиосында. 27.04.2017 26нчы апрель көнне безнең мәктәп укучыларына "Саба дулкыннары" радиосында чыгыш ясау насыйп булды. Тукай шигырьләрен,җырларын укучыларыбыз артистлардан бер дә ким башкармадылар.

-
Безнең күңелләрдә син,Тукай. 26.04.2017

26нчы апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан "Безнең күңелләрдә син,Тукай" исемле кичә үткәрелде. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Әйе,Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә.
-
Тукай әкиятләре дөньясында. 25.04.2017 Тукай әсәрләре буенча татарча мультфильмнар эшләнде. Алар укучылар өчен әһәмиятле. Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен карадылар.

-
"Яраткан китабыңны гаиләң белән уку" акциясе 24.04.2017 "Яраткан китабыңны гаиләң белән уку" акциясе үткәрелде. Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. Аларда балалар өчен китаплар да урын алган. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар, кызыклы кешеләр белән очраштыралар. Ә гаиләң белән бергә укыганда алар тагын да мавыктыргычрак,тылсымлырак тоелалар.

-
"Без - Тукай оныклары" 24.04.2017

Апрель ае- безгә бөек Тукайны биргән ай. Һәр елны апрель аенда сөекле шагыйребез хөрмәтенә мәктәпләребездә төрле чаралар, искә алу кичәләре үткәрелә. Бүген "Без-Тукай оныклары"дигән темага җыен үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, Тукай турында белгәннәре буенча көч сынаштылар. Җыен күптәннән татарларның гимнына әверелгән "Туган тел ”җыры белән тәмамланды. Бу чарада катнашкан укучылар да, укытучылар да күңел күтәренкелеге белән, рухи һәм иҗади азык туплап таралыштылар.











