Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 03.11.2016

Кадерле мәктәп коллективы! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Һәммәгезгә дә бәхет һәм иминлек, сәламәтлек, оптимизм, ныклык,тынычлык һәм теләктәшлек телибез!
-
Рәхәт тә соң шуулары! 02.11.2016

2нче ноябрь көнне 5-8 нче сыйныф укучылары Лесхоз бистәсенең “Нарат” боз сараена бардылар. Алар рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Гомумән, бүгенге көн бик күңелле, шул ук вакытта файдалы да үтте.
-
"Мин - Мастер" 01.11.2016

Кызлар арасында үткәрелгән "Мин - Мастер" конкурсының "Иң оригиналь эш" номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Нургалиева Лилия (җитәкчесе ХәбибрахмановаГ.Ш.)җиңү яулады. Җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Уңышлар телибез! 31.10.2016

31нче октябрь һәм 1нче ноябрь көннәрендә 9нчы сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән пробный ОГЭ бирәләр. Аларга уңышлар телибез!
-
У-р-р- а! Каникул! 31.10.2016

31нче октябрьдән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Укучыларыбыз аны файдалы һәм күңелле итеп үткәрерләр дип ышанып калабыз.
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес. 29.10.2016

29 нчы октябрь көнне мәктәбебездә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте. Информатика укытучысы Гайбадуллин И.Б. балалар белән дәресләр оештырды. Интернет челтәре аша мәгълүмат эзләргә туры килгәндә, социаль челтәрләрдә теркәлү үткәннән соң да, балалар куркынычсызлык турында онытмасыннар иде, үзләрен глобаль челтәрдә әдәпле тотсыннар иде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 29.10.2016

Бүген 1нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта ГайсинаГ.Я. "Укучының сәламәтлеге" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Альберт кызы әти-әниләрне чирек нәтиҗәләре, алда торган мәсьәләләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Отряд сборы"Минем хокукларым,минем бурычларым". 25.10.2016

Ай саен отрядларда сборлар үткәрелә. "Тамчы"отрядында "Минем хокукларым, минем бурычларым"темасына җыен үткәрелде. Укучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Ачык тәрбия сәгате 24.10.2016

Бүген 3 сыйныфта "Мәрхәмәт елмаюдан башлана" исемле
ачык тәрбия сәгате булып узды.
-
"Янәшәдә - ветеран"акциясе дәвам итә. 24.10.2016

Бүген 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары сугыш чоры балалары Әхтәм һәм Гамбәр апаларда булдылар. Алар өй эшләрендә булыштылар.Әхтәм абый,Гамбәр апа балаларның килүенә бик шат булдылар. Акция дәвам итә.











