Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Хуш киләсең Сөмбелә - Көз кызы. 17.10.2016

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында мәктәптә Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде.Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең Сөмбелә - Көз кызы" бәйрәме уздырылды. Мәктәпнең спорт залын бик матур итеп бизәделәр. Бар җиргә сары яфраклар, төрле төстәге шарлар эленде.Призерлар булып түбәндәге сыйныфлар билгеләнде: 9 сыйныф - 26 тавыш, 8 сыйныф - 22 тавыш, 7 сыйныф - 13 тавыш җыйды. Котлыйбыз!!!
-
О көз! О мәктәп!
17.10.2016
Югары сыйныф укучылары арасында "О көз! О мәктәп" темасына миниатюр театр конкурсы узды. Көз ул - байлык, муллык ае. Шуңа күрәдер, бәйрәм чарасы күңелле уеннар һәм җыр - бию белән үрелеп барды. Конкурсларның нәтиҗәләренә йомгак ясап, җиңүче командаларга Мактау грамоталары тапшырылды.
-
Барысы да хәтердә... 15.10.2016

15нче октябрь-Хәтер көне. Шул уңайдан, китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы "Барысы да хәтердә..."дигән тема астында китап күргәзмәсе оештырды.
-
Иҗат итү түгәрәге 13.10.2016

Бүген "Изобретательство" түгәрәгендә укучыларыбыз
үзләре җыйган беренче роботларын йөрттеләр.
-
Бакчада көзге эшләр. 12.10.2016

Октябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бу бик мөһим чор – бакчаны кышка әзерләргә кирәк. Дәресләрдән соң мәктәп коллективы бакчага эшкә чыкты. Алар кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар, бакчаны чүпләрдән чистарттылар.
-
Игелек эшләүне дәвам итик! 07.10.2016

Мәктәпнең "Дуслык" балалар оешмасында тимурчылык эше дәвам итә. 7нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре һәм педагог-оештыручы Дәүләтова И.Г. белән берлектә өлкәннәргә шефлык оештырды. Игелек эшләүне дәвам итик! Кешегә бер яхшылык эшләсәң, үзеңә мең булып кайтыр. Волонтерлык эше буенча һәр укучы да үз эшен җиренә җиткереп башкара. Өлкәннәр аларның ярдәменнән канәгать.
-
Укытучы... Нинди горур исем! 05.10.2016

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә булган ихтирам, горурлык хисе мәңге сүнмәс-сүрелмәс! Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә төрле күңелле чаралар үтте. Һәр сыйныфта бәйрәм тантанасы рухы күзәтелде. Шарлар, төсле акбурларлар белән язылган җылы сүзләр, чәчәкләр... Барысы да яраткан укытучылар хөрмәтенә. Мөгаллимнәребез хөрмәтенә бәйрәм оештырылды, укучылар үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мондый куңел күтәренкелеге ел буена дәвам итсен иде. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Күгегез һәрчак аяз, җаныгыз тыныч, күңелегез көр, сәламәтлегегез нык булсын! Балаларның якты киләчәге, язмышы сезнең кулларда, сезнең алтын йөрәгегездә, мөхтәрәм мөгаллимнәр! Игелекле эшегез өчен, белемегез өчен, тырышлыгыгыз өчен, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә!
-
Мы голосуем за жизнь! 05.10.2016

Мәктәбебездә "Мы голосуем за жизнь!"акциясе дәвам итә. Укучылар Тормыш агачына,үзләренең теләкләрен язып, яфраклар ябыштырдылар. Әлеге акция балаларга авыр хәлдә калганда ярдәм итү максатыннан оештырылды.
-
Бәйрәм белән,Укытучым! 04.10.2016 Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз! Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк! Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя! Сезгә эшегездә,тормышыгызда иҗади уңышлар,нык сәламәтлек, тыныч һәм шатлыклы көннәр телибез.

-
Өлкәннәрнең өйләрендә булдык. 03.10.2016

Мәктәбебездә һәр елны Өлкәннәр бәйрәмен зурлап билгеләп утәбез. 13 Ветеран укытучы-хезмәткәребез бар. Алар – безнен горурлыгыбыз. Өлкәннәребез хөрмәтенә концерт һәм чәй табыны әзерләнде, ә килә алмаган өлкәннәребезне мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы һәм профком рәисе Гафур Әюп улы өйләренә барып котладылар. Өлкәннәребезгә моннан да зур шатлык юк иде.











