Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Акция "Праздник трезвости" 07.09.2016

Сегодня в школе стартавала акция "Праздник трезвости".
В рамках этой акции комитет информации школьной Думы
организовал раздачу буклетов и информационных материалов
учащимся, педагогам и родителям о работе телефона доверия по вопросам оказания
психологической помощи детям.
-
Бадминтон түгәрәге 05.09.2016

Бүген "Бадминтон" түгәрәге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде.
Укучыларыбыз техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж
үттеләр һәм ракетканы тоту, кул торышларын искә төшерделәр.
-
"Сак бул, грипп!" 05.09.2016

Бүген башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгатьләре
"Сак бул, грипп!" дигән темага үтте. Авылыбыз фельдшеры
Каримова Флүсә Рәлиф кызы укучыларга грипптан ничек сакланырга,
кайсы очракларда аның белән зарарланырга мөмкин икәнен
аңлатты. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
"Грипптан профилактика чараларын беләсезме?" 05.09.2016

Бүген фельдшер Каримова Ф.Р. сыйныф җитәкчеләре белән берлектә
5-8 сыйныф укучыларына "Грипптан профилактика чараларын беләсеңме?"
дигән темага әңгәмә үткәрде һәм тәрбия сәгате ахырында тест эшләтте.
Тест нәтиҗәләре укучыларның 92% ы профилактика чаралары турында хәбардар
һәм грипптан вакцинация ясату яклы икәнен күрсәтте.
-
Практик эвакуация 03.09.2016

Мәктәбебездә куркынычсызлык айлыгы дәвам итә. Иске Икешермә авылы
пожар оешмасы начальнигы Сәләхиев Ф.Ф. барык персонал һәм укучылар белән
практик эвакуация үткәрде. "Көзге, кышкы чорда пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен
үтәү" дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырды.
-
"Экстремизмга - юк!" 03.09.2016

Бүген мәктәбебездә "Экстремизмга - юк!"дип аталган бердәм дәрес үткәрелде. Сыйныф
җитәкчеләре бу дәресне соңгы 13 ел эчендә Рәсәйдә булган тетрәндергеч вакыйгаларга
бәйле материаллар, документаль хроникалар әзерләп үткәрделәр. Укучылар соңгы
вакытта Украинада барган вакыйгалар, "терроризм", "экстремизм" төшенчәләре белән
таныштылар. Һәр халыкны, аның традицияләрен, телен, динен, гореф-гадәтләрен
хөрмәт итеп, үзара аңлашып, дус һәм тату яшәргә кирәклегенә төшенделәр.
-
Өстәмә белем бирү эшчәнлеге
02.09.2016
Бүгеннән мәктәбебездә өстәмә белем бирү буенча "Оста куллар",
һәм "Көрәш" түгәрәкләре үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде.
Бу уку елында укучыларыбыз 5 түгәрәктә шөгыльләнәчәкләр.
Алар "Оста куллар", "Изобретательство",
"Көрәш", "Бадминтон" һәм "Хореография" түгәрәкләре.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2016

Олы Арташ төп мәктәбендә Белем бәйрәме укучылар, укытучылар, килгән кунаклар, әти-әниләр күңеленә яңадан-яңа энергия, күңел көрлеге өстәде. Белем көнендә сүз алып, укучылар, укытучыларга изге теләкләрен җиткергән мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы, район профсоюз оешмасы рәисе Дания Мулланур кызы, мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Фәрит кызы, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы сүзләренә кушылып, "Хәерле сәгатьтә хөрмәтле укытучыларыбыз, укучыларыбыз. Яңа 2016-2017нче уку елы мөбарәк булсын!" - диясе килә.
-
Без Татарстан командасында! 01.09.2016

Бүген беренче тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре
укучылар белән сәламәт яшәү рәвеше, ГТО, турында
сөйләштеләр. Укучылар сәламәт кешенең портретын төзеделәр,
видеофильмнар карадылар.
-
Ата-аналар җыелышы 01.09.2016

Бүген беренче ата-аналар җыелышы үткәрелде.Мәктәп директоры әти-әниләрне
2015-2016 нчы уку елы нәтиҗәләре, яңа уку елы бурычлары белән таныштырды.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаянова В.Н.сулыклар янында саклану чаралары,
җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен юлда йөрү кагыйдәләре, укучыларның киемнәрендә ут яктырткычлар булу,
грипптан саклану чаралары һәм алдан вакцинация ясату турында чыгыш ясады.











