Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Балалар Думасы утырышында. 03.10.2016

3 октябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар Думасының чираттагы утырышы булып узды. Утырышта көн тәртибе буенча, яңа уку елына активистлар сайладылар. Алдагы планнар белән фикер уртаклашып, алга максатлар куеп,карар кабул итеп рәсми утырыш гадәттәгечә флеш - моб биюе белән тәмамланды.
-
Сәлам юллыйбыз Сезгә,Өлкәннәребез. 30.09.2016

Сәлам юллыйбыз Сезгә , Олкәннәребез,
Сезнең матур бәйрәм көнендә.
Жылы, назлы, жәйге жилләр генә
Кагылып үтсен Сезнең куңелгә.
Бу тормышка барысын бирсәгез дә
Үзгәрмәгән изге күңелегез.
Гади, дөрес әйткән сүзегез
Түзем, сабыр, горур үзегез.
Сәлам юллыйбыз Сезгә
Куңел җырыбыз булсын бүләккә.
Матур, назлы, изге сүзләр генә
Кабул итсен Сезнең йөрәкләр!
Бүген мәктәбебездә өлкәннәр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Килгән өлкәннәр күңел ачып, бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр. "Минем әбием"темасына рәсем конкурсы белән таныштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
Хөрмәтле Өлкәннәребез!!! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилэ бәхете, балалар, оныклар куанычы телибез.
-
Минем әбием.
29.09.2016
Мәктәбебездә Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Укучылар үзләренең яраткан әбиләрен ясадылар.
-
Сез безгә кирәк әле. 27.09.2016

1нче октябрь - өлкәннәр көне.Мәктәптә өлкәннәргә шәфкатьлелек күрсәтү акциясе бара. Шул уңайдан, мәктәп укучылары өлкәннәрне Бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Әйе, өлкәннәргә якты йөз,тәмле сүз бик кирәк. Әйдәгез. аларны күңел җылысыннан мәхрүм итмик, мәрхәмәтле булыйк!
-
"Юлларыбыз һәрчак имин булсын!" 26.09.2016 Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән "Юлларыбыз һәрчак имин булсын!"дигән темага җыен үткәрелде. Укучылар әлеге чарага алдан әзерләнделәр. Юл билгеләре, тест биремнәре, викторина һәм сорауларга да бик төгәл җавап бирделәр. "Зебра" һәм "Светофор" командалары бертигез очко җыйдылар.

-
Бигрәк тәмле бәрәңге. 26.09.2016 Ни дисәң дә, бәрәңгедән башка табынны күз алдына да китереп булмый. Шуңа, кыш көнен тәмле бәрәңге ашыйсың килә икән, аны утыртырга, үстерергә һәм, әлбәттә, алырга кирәк. Мәктәп бакчасы бүген гөрләп торды. Укучылар,укытучылар һәм техник хезмәткәрләр бик тырышып бәрәңге уңышын җыйдылар.

- Җәйге спартакиада. 24.09.2016 22нче сентябрь көнне укытучыларның җәйге спартакиадасы үткәрелде. Укытучылар күп төрле спорт уеннарында көч сынаштылар. Йөгерү буенча Шамсутдинова Илзия 2нче, Газизҗанова Гөлнур Вакыйф кызы 3нче урынны алды. Уңышларыгыз белән сезне!
- Көзге кросс-2016 24.09.2016 Мәктәптә көзге кросс-2016 үткәрелде. Укучылар әлеге ярышта бик теләп катнаштылар.
-
"Зеленая Россия"акциясе 24.09.2016

Мәктәптә "Зеленая Россия" акциясе узды. Укучылар мәктәп территориясен җыештырдылар, агачлар утырттылар.
-
Сайлауда катнаштык. 18.09.2016

18нче сентябрь көнне мәктәп Думасына депутатлар сайладык.
Сайлау оешкан төстә үтте.











