МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 ( 109 ) 110 >>
-
Туган көн! 07.05.2016

Бүген Рәнифнең туган көне. Аңа 5 яшь тулды. Рәниф сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа шомырт чәчәгедәй ак бәхет, озын гомер, шатлык -куаныч, исәнлек-саулык, әти-әниеңнең иң яраткан уллары булуыңны телибез. Иң изге теләкләр белән бакчадагы эшләүче барлык апаларың һәм дусларың.
-
Иң гүзәл балачак. 06.05.2016

Күкләребез аяз, туган җирләребез тыныч, көннәребез матур һәм шушындый матур лалә чәчәкләре арасында балачагыбыз тыныч кына үтсен.
-
Батырлар үлемсез. 06.05.2016

Бу атна эчендә балалар белән туган ил, Ватан һәм илебезнең батырлары турында күп сөйләштек. Менә бүгендә балаларны үзебезнең авылдашыбыз, мәктәбебезнең исемен йөрткән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Иван Сергеевич Башкиров белән таныштыруыбызны дәвам иттек.
-
Тынычлык күгәрченнәре. 05.05.2016

Бүген балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә тынычлык күгәрченнәрен ябыштырдык һәм Җиңү бәйрәме-9 май турында сөйләштек.
-
9 май- Җиңү көнү! 04.05.2016

Бүгенге максатыбыз балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкны үстерү. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында балаларның белемнәрен арттыру.
-
Алар безгә Җинү бүләк итте.. 04.05.2016

-
Бәйрәм салюты. 03.05.2016

Рәсем эшчәнлегендә балаларда патриотик хисләр, туган якка, туган телгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү максатыннан бәйрәм салюты ясадык.
-
Шарлар белән уйнарга яратабыз. 30.04.2016

Саф һавада шарлар белән уйнавы да күңелле.
-
Рус телен өйрәнәбез. 29.04.2016

Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Зурлар белән генә түгел, уртанчы төркем балалары белән дә рус телен бик теләп өйрәнәбез.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә! 27.04.2016

Бүген "Миләшкәй" балалар бакчасында балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру, әдәби әсәрләрне тыңлый белүләренә ирешү, бөек шагыйрь Габдулла Тукай турында белгәннәрне тулыландыру, табигаткә сак караш тәрбияләү, аның матурлыгына соклану, әдәби әсәрләр аша матурлыкны тоя һәм аңлый-белергә өйрәтү максатыннан чыгып "Габдулла Тукай безнең күңелләрдә ", дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды.
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай .
Үксез тормыш читкә типкән чакта,
Иркәләде сине киң Кырлай;
Моңлы Кырлай урманнары ничек,
Шигъриятең синең шулай бай.
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!




