МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Бала белән күбәләк". 27.04.2016

Бәйрәм иртәсендә балалар Г.Тукайн иҗат иткән "Бала белән күбәләк" җырын җырладылар.
-
Былтыр белән Шүрәле безнең белән. 27.04.2016

Бәйрәм иртәсенә килгән Шүрәле бәйрәмне күңелсезләмәкче иде, әмма кинәт кенә килеп төшкән Былтыр барсында үз кулына алып, тиз генә Шүрәлене кызык итте. Һәм бергә дуслашып балалар белән бәйрәм иртәсен дәвам иттеләр
-
Шүрәленең бүләкләре. 27.04.2016

Балалар Г.Тукай әкиятләрен бик күп белгәнлектән Шүрәле аларга бүләккә китапчыклар калдырды.
-
Шүрәле бүген бездә кунакта. 26.04.2016

Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар белән урманнар хакында өйрәнүебезне дәвам иттек һәм безгә кунакка Г.Тукай әкияттеннән шүрәле дә кунакка килде.
-
Агачларны танырга өйрәнәбез. 26.04.2016

-
Туган көн!!! 26.04.2016

Бүген Искәндәрнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Искәндәр сине туган көнең белән котлыйбыз.Сиңа корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхет, озын гомер, шатлык-куанычлар, әти-әниеңнең ярдәмчесе булып үсүеңне теләп бакчадагы дусларың һәм апаларың.
-
Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы. 25.04.2016

Без бүген атна башын үзебезнең туган як урманнарының байлыгын, матурлыгын өйрәнә башладык. Балалар урман катнаш, ылыслы, яфраклы булуын, урманны якларга, сакларга, кирәклеген белделәр. Урманнарыбыз булмаса табигатебезнең чисталыгы бетәчәген, матурлыкның яме булмавын аңладылар.
-
Шәфкатьле булсын һәркем. 22.04.2016

Бу атна эчендә шәфкатьлелек атнасы узып бара. Без бүген балалар белән китапханәче Люция апа янында бу сүзнең мәгънәсенә яңадан бер кат төшендек. Балалар бик күп ягымлы сүзләр ярдәмендә дусларыңа, әти-әниеңә, якыннарыңа карата шәфкатьчел, бер вакытта да бер-береңне рәнҗетмәскә, дус- тату булырга кирәклеген аңладылар.
-
Безнең бүләкләр. 22.04.2016

Балаларны Люция апалары бер дә буш калдырмады, бик күп укысыннар, матур язсыннар, дип аларга матур китапчыклар һәм альбомнар өләште.
-
"Кәҗә белән сарык" әкиятен уныйбыз. 22.04.2016

Без Тукай абыйның шәкертләре һәм без аны һәр елны искә алабыз, зурлап шигырьләр, җырлар өйрәнеп кичәләр уздырабыз. Менә бүген дә Г.Тукайның әсәрләрен искә төшереп "Кәҗә белән сарык" әкиятен уйнап алырга булдык. Менә безнең бүреләребез дә учак янына җыелганнар.




