МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45 3 44 |
| E-Mail: | Bnerti.Sad@yandex.ru; DsadMil.Sab@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Каюмова Гульсина Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 19 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 61 62 ( 63 ) 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Музыка эшчәнлеге. 04.06.2018

Бакчабыздан мәктәпкә әзерлек төркемен озатуга бакчабыз бушап калган сымак тоелды. Әмма безнең ккиләчәгебез кечкенәләр калды. Менә бүген без алар белән музыка эшчәнлегендә "Куш кулым" җырын кабатладык һәм музыкаль ритмик хәрәкәтләр вакытында уенчыклар белән бию өйрәндек.
-
Чыгарылыш кичәсе-2018. 02.06.2018

Бүген бакчабызда чыгарылыш кичәсе булды. Бәйрәмебез шушы сүзләр белән ачылып җибәрелде. Йөрәк түрендә җуелмас эз калдырган иң якты хәтирәләр кеше тормышының кайсы чорында күбрәк очрый икән? Мөган, чыклы үләннәрдә яланаяк йөргән, әти-әни белән җитәкләшеп бакчага килгән гамьсез, кайгы борчуларсыз балачактадыр. Менә безнең балалар өчен дә дулкынландыргыч та, шатлыклы да һәм моңсу да бәйрәм көнебез килеп җитте. Моңсу, чөнки күптәннән көткән, әмма безнең өчен бик тиз килеп җиткән көн бу. Бәхетле, үзенең гаилә бәйрәмнәре, әти-әнинең уртасында, аның бармакларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән чиста балачак белән саубуллашу көне.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик,
Чыгарылыш кичәсендә.
-
Сау бул, минем яраткан бакчам! 02.06.2018

Дусларым, бүген безнең
Олы бәйрәм көнебез,
Бүген инде бу бакчага
Соңгы кабат килдек без.
-
Бик зур рәхмәт сезгә апалар! 02.06.2018

Дус яшәдек барыбыз да
Туганнар күк бу йортта.
Сау бул сөекле бакчабыз,
Мәктәп, безне каршыла.
-
Динамик пауза. 18.05.2018

Эшчәнлек вакытында ял итергә дә онытмыйбыз.
- Комплектование на 2018-2019 учебный год 17.05.2018
-
Җырлыйбыз бергәләп. 17.05.2018

Музыка эшчәнлегендә "Менә сиңа уң кулым" җырына уен уйнадык.
-
Авазларны уйнатып. 16.05.2018

Р.Шәехованың "Авазларны уйнатып" дәфтәрендә эшләребезне төгәлләп киләбез.
-
Язучыларыбызның иҗаты. 14.05.2018

Режим моментларында Абдулла Алишның әкиятләрен искә төшерүне дәвам итәбез. Бүген балалар белән "Сертотмас үрдәк" әкиятен искә төшердек.
-
Гимнастик стенкадан менәбез. 12.05.2018

Кыш бетүгә үзебезнең яңа спорт мәйданчыгында шөгыльләнә башладык. Бүген гимнастик стенкадан өскә таба үрмәләүне ныгыттык.




