муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | 88436241210 |
| E-Mail: | DsadYa.Sab@tatar.ru, shinards@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Мингазова Алина Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 22детей , в филиале 3 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов, в филиале 1 педагог |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Бу нинди бизәк?" 14.01.2023

Үстерешле уен. «Бу нинди бизәк?» (кисмә рәсемнәрне җыю: лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәге һәм җыелган бизәк турында сөйләү).
-
Күңелле домино 14.01.2023

Татар орнаментлары белән танышу.
-
Әбиемнең серле сандыгы 13.01.2023

Татар орнаментлары белән алъяпкыч бизәү.
-
Җырлы уен "Түбәтәй" 12.01.2023

Җырлы-биюле уен «Түбәтәй». Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлыйҗырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр: Түбәтәеңне кигәнсең, Бик ераклардан килгәнсең, Төскә матурлыгың белән Шаккаттырыйм, дигәнсең. Кушымта. Түп-түп, түбәтәй, Түбәтәең укалы. Чиккән матур түбәтәең Менә кемдә тукталды. Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б. Уен шулай дәвам итә
-
Яңа 2023 куян елы белән! 31.12.2022

Яңа елда исән - мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән
Явызлыкны беркем яратмый.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын!
-
Бакчабызда чыршы бәйрәме. "Могъҗизалы Яңа ел" 28.12.2022

-
Хуш киләсең, Яңа 2023 нче ел! 28.12.2022

-
Лианабыз бик матур Куян эшләп алып килгән. 27.12.2022

Кил, бәхетле Яңа елым,
Төкле аягың белән.
Якты, матур, шат көннәрең
Тыныч айларың белән.Куян елы белән.
-
Матур,зәвыклы фотозонабызда бик матур фотога төштек 26.12.2022

-
Сүзле хәрәкәтле уен:"Кар бөртекләре" 22.12.2022

Кар, кар, кар ява, Бураннарны туздыра. Кулларга төшеп эри, Үзе бик тиз туңдыра. Йомшак карны алабыз, Аннан туплар ясыйбыз. Кар атышып уйныйбыз, Бик күңелле яшибез. Суыктан без курыкмыйбыз, Рәхәтләнеп уйныйбыз. Кар бөртекләрен куып, Уйнаудан һич туймыйбыз.








