муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | 88436241210 |
| E-Mail: | DsadYa.Sab@tatar.ru, shinards@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Мингазова Алина Фидаилевна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 22детей , в филиале 3 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов, в филиале 1 педагог |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100
-
Бию түгәрәгендә 30.10.2013

Каз өмәсе якынлаша,
"Каз канатын" биибез.
Су буена каурый сибеп,
Казлар күп булсын , дибез.
-
Прогулкада 30.10.2013

Саф һава сәламәтлеккә файдалы, дип көн саен прогулкага чыгабыз. Төрле уеннар уйныйбыз, көзге табигать белән танышабыз.
-
Корбан ашы 18.10.2013

Алланы бар һәм бер дип белгән
Бабалардан гыйбрәт аласы.
Кем булсаң да, халкың үткәненнән
Йөз чөермә, заман баласы.
-
17.10.2013

Кем утырткан бу гөлләрне,
Кем су сипкән?
Динә утырткан, Диләрә су сипкән.
Алар зу-у-у-у-р үскән.
-
Чыныктыру чаралары 17.10.2013

Күрәсезме сез безне,
Чистарынабыз, юынабыз.
Һәр иртәдә көн саен
Тешләрне чистартабыз.
-
Өй төзибез 17.10.2013

Кызыл, сары, яшел, зәңгәр
Бик күп шакмаклар алып,
Данияр белән Рәнис икәү
Куйдылар зур йорт салып.
-
Ата- аналар җыелышы 09.10.2013

Балалар бакчасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе каралары белән таныштыру максатыннан ата- аналар җыелышы уздырылды. Район социаль яклау блбүлегеннән килгән белгечләр яңача түләүләр, компенсацияләр турында аңлаттылар. Ата- аналар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Котлыйбыз! 05.10.2013

Тәрбиячебез Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен Татарстан мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да Сезгә исәнлек, бәхетле гаилә тормышы, эшегездә уңышлар телибез.
Коллектив.
-
"Тәмле шөгыль" 01.10.2013

Бүген бездә "тәмле" шөгыль,
Киендек матур итеп.
Өстәлләргә куеп чыктык
Җимешләрне мул итеп.
матур итеп кисик башта
Менә бу зур алманы.
Тәлинкәнең уртасына
Аннан куйыйк без аны.
-
"Тәмле" шөгыль 01.10.2013

Матур итеп кисеп, тезеп
Авыздан сулар килде.
Салатыбызны тәмам итеп
Без авыз итик инде.
Җиләк- җимеш тәлинкәдә
Бигрәк матур тезелгән.
Безнең тырышлыкны күрегез
Бай көз күчтәнәчләреннән.








