Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында" 24.04.2015

Атналыкның дүртенче көне
24 нче апрель көнне мәктәбебездә “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” темасына кичә уткәрелде. Чараны тарих һәм җәмгыять белеме укытучыбыз Гарипов Айдар Моталлап улы алып барды. Ул үз чыгышында дәһшәтле сугыш еллары һәм аның төрле фронтларында дошманга каршы аяусыз сугышкан якташларыбыз турында сөйләде.
Безнең Олы Шыңар авыл Советына Кече Шыңар, Чулпыч, Оет, Түлешкә, Олы Шыңар авыллары керә.Бөек Ватан сугышына шушы безнең бәләкәй генә авыллардан 600 кеше китә.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөрде капканы.
“Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 413 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада!
-
"Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" 23.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгының 3 нче көнендә, ягъни 22 нче апрельдә, мәктәбебездә 7,8 нче сыйныф укучылары арасында "Карта буйлап дөнья гиздем, ару-талу белмәдем" дип аталган географик КВН булып үтте. Максаты: укучыларның географиядән алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә ирешү, белем дәрәҗәсен арттыру; балаларның география фәне белән кызыксынуын, фикерләү сәләтен үстерү, аларда бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү хисе тәрбияләү.
Укучылар бәйгедә төрле сорауларга җавап бирделәр, карта белү осталыкларын күрсәттеләр, хәрефләрдән төрле шәһәр исемнәре таптылар, географик табышмакларны чиштеләр.
Бәйге кызыклы һәм файдалы узды.
-
Җырлы-биюле татар халык уеннары 21.04.2015

Татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы планы нигезендә чаралар дәвам итә. Бүген, 21 апрель көнне, 5-8 сыйныф укучылары өчен җырлы-биюле татар халык уеннары оештырылды. Бу чара халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда әһәмиятле урын алып тора.
-
Мәктәбебездә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы бара 20.04.2015

20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәбебездә татар теле, әдәбияты, тарих һәм география атналыгы үткәрелә. Максаты: укучыларда сөйләм телен үстерү, фикерләү сәләтен, сүзлек байлыгын арттыру, телгә, тарих һәм география фәннәренә кызыксыну уяту, яхшылык белән начарлыкны аера белергә өйрәтү.
Атналык үткәрү өчен план төзелде, төрле чаралар каралды. Беренче көнне "Мәкальдә ялган юк, яхшыда яман юк" темасына күргәзмә куелды. Укучылар төрле темаларга багышланган мәкальләр тупладылар, папкалар булдырдылар. Бу чара тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.
-
Проект эше 17.04.2015

Бүген мәктәптә 4 сыйныф укучылары, яңа белем стандартларын гамәлгә ашырып, проект эше эшләделәр. Укучылар ике төркемгә бүленеп тәкъдим ителгән теманы сайлап алдылар. "Җир нинди формада?" һәм "Күбәләк" балалар мәйданчыгы темасына уңышлы гына проект эшләре килеп чыкты. Һәрукучы проект барышында үз көчен кызганмады, алар эшләрне иҗади якын килеп башкардылар. Соңыннан проект эшләрен якладылар, үз эшләренә һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирделәр.
-
Cерле галәм 14.04.2015

12 апрель - Космонавтика көне уңаеннан Кече Шыңар авыл мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. Кызыклы сорауларга җавап тапкан балалар өч турда узган уеннарда катнаштылар, зирәклектә көч сынаштылар. “Могҗизалар кыры” уенчыларга да, тамашачыларга да галәм серләре турында күп мәгълүмат бирде. Уенда катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 13.04.2015

Хөрмәтле хезмәттәшебез Кәниф Гарипович!
Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез укучылар һәм хезмәттәшләрегез күңелендә остаз буларак зур урын алып торасыз.Төпле киңәшләрегез,акыллы фикерләрегез яшәү һәм тормыш итәр өчен терәк булып тора. Сез һәрчак балалар арасында кайнадыгыз, алар күңеленә үтеп керә белдегез. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә көчегезне, вакытыгызны, тумыштан бирелгән сәләтегезне кызганмадыгыз. Һәрчак ярдәмчел, изге күңелле булганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә тигезлектә, күңел тынычлыгы белән балаларыгызның , оныкларыгызның игелеген күреп , хөрмәтле дәү әти булып яшәргә язсын. Сәламәтлек, куанычлы көннәр, шатлык-сөенечләр телибез .
Гомерне бит еллар билгеләми,Яшәү дәрте булсын күңелдә.Куанычлар,бәхет,шатлык кына ,Насыйп булсын Сезгә гомергә. -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 10.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, мәктәптә төрле чаралар үткәрелә. 5-11 сыйныф укучылары әлеге уңайдан газеталар чыгардылар.
-
Бөре җыю 06.04.2015

Мәктәптә 5-11 сыйныф укучылары арасында барган бөре җыю акциясе тәмамланды. Нарат һәм каен бөреләре җыю буенча куелган йөкләмәләр үтәлде. Балалар думасы членнары һәр сыйныфтан акциядә актив катнашучы укучыларны барладылар. Мәктәп күләмендә иң күп бөре җыючыларга грамоталар бирелде.
-
Юбилеегыз белән! 04.04.2015

Хөрмәтле Гөлшат Нәҗиповна!
Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,Саулык теләп, зурлап дәшәбез.Игелекле хезмәтегез өченХөрмәт тоеп озак яшәгез!












