Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Зарница-2016 21.03.2016

Язгы каникулның беренче көнендә Шәмәрдән мәктәбендә үткәрелгән Зарница-2016 бәйгесендә мәктәбебез укучылары 3 нче урынны яуладылар. Бәйгедә командалар "Строевой шаг", мылтык сүтеп-җыю, мишеньга ату кебек ярышларда көч сынаштылар.
-
"Фестиваль иностранных языков"
18.03.2016
18 март көнне Район балалар иҗат йортында "Фестиваль иностранных языков" үткәрелде. Әлеге фестивальдә Садыков Фаяз, Мөхәмәтова Айсылу, Хакимова Алия инглиз телендә җыр башкардылар. Һәр укучы сертификат белән бүләкләнде.
-
Дулкыннар-2016
10.03.2016
10 мартта Клара Булатова иҗатына багышланган Дулкыннар конкурсы да тәмамланды. Муниципаль этапта нәфис сүз номинациясендә 1 нче урынны яулаган "Илһам" иҗат төркеме әлеге конкурсның республика этабында да чыгыш ясады.(Җитәкчеләре Шайдуллина Әлфия Кыямовна)
-
Әлифба бәйрәме 05.03.2016

5 март көнне мәктәбебездә "Рәхмәт сиңа, Әлифбам" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. 1 нче сыйныф укучылары әниләре, укытучылары каршында чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә шулай ук Кызыл Калфак, "5"ле билгесе, Шүрәле, Убырлы карчык һәм Әлифба да килделәр. Бергәләп җырлап, биеп, уйнап Әлифба бәйрәме бик күңелле узды.
-
Котлыйбыз! 03.03.2016

Физика һәм математика укытучысы Нурисламов Әхтәм Садирисламовичның 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
-
Ягез әле, егетләр! 23.02.2016

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр!" дип исемләнгән бәйге үткәрелде. "Авыл егетләре" исемендәге мәктәп командасы һәм "Очкын" исемендәге студентлар командасы үзара көч сынашты. Спорт эстафетасы, сорауларга җавап бирү, токмач кисү, концерт номерлары әзерләү, җанатарлар ярышы - әлеге бәйгедә егетләрне һәр яктан сынап караганнан соң "Авыл егетләре" командасы җиңү яулады!
-
"Аҗаган" 22.02.2016

22 февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә карата "Аҗаган" оештырылды. Әлеге чара маршировка, автомат сүтеп җыю, мишеньга ату һәм спорт ярышларын үз эченә алды. Урта сыйныфлар арасында I урын - 7 сыйныф, II - 5 сыйныф, III - 6 сыйныф. Югары сыйныфларда I урынны - 10-11 сыйныф, II - 8 сыйныф, III - 9 сыйныф яулады.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2016

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә "Әткәм-әнкәмнең теле" дип исемләнгән радиотапшыру үткәрелде. Тапшыруда 7 нче сыйныф укучылары телебез турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Әлеге чара укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнады.
-
Котлыйбыз! 20.02.2016

Мәктәбебезнең 4 сыйныф укучысы Сөләймәнова Динә татар теле буенча республикакүләм олимпиадада 2 нче урынны яулады һәм призер дипломы белән бүләкләнде.Әлеге олимпиадага әзерләгән өчен укытучысы Мөхәммәтгалиева Гөлсинә Зариф кызы мактаулы грамотага лаек булды. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
Район Думасы утырышы
19.02.2016
18 февраль көнне Балалар иҗат йортында Район балалар Думасы утырышы булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәбебездән район думасының культура комитеты председателе Вафина Илзирә катнашты. Утырышта дума членнары чыгыш ясады, брейн - ринг уены һәм "Туган тел" акциясе белән тәмамланды.












