Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
ГТО акциясе 07.04.2016

Бүген мәктәбебездә ГТО акциясе булып узды. Әлеге чара кысаларында ГТО темасына багышланган рәсем конкурсы, сыйныф сәгате, ГТО га әзерлек максатыннан турникта тартылу, гәүдә күтәрү, озынлыкка сикерү, отжимание кебек нормативлар тапшырдылар.
-
Тәрбия сәгатьләре 01.04.2016

Кырым һәм Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе составына кушылуына 2 ел тулу уңаеннан югары сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга бу вагыйга турында сөйләделәр, фикер алыштылар.
-
Кошлар-безнең дуслар! 01.04.2016

1926 елдан башлап Россиядә 1 апрель - Бөтендөнья кошлар көне дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, бүген безнең мәктәптә дә "Исәнмесез, кошкайлар!" дигән темага чара уздырылды. Аны биология укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевна оештырды. Бу чарада укучылар кошлар турында күп кызыклы яңалык ишеттеләр, үзләре белгән мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Шулай ук чарага әзерлек барышында укучылар рәсемнәр ясадылар, агачларга сыерчык оялары элделәр. Озакламый кошлар безне матур җырлары белән куандырыр.
-
Әти-әнием һөнәре 31.03.2016

Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, язгы каникул чорында укучыларга әти - әниләренең эш урыннарында булып, хезмәтләре белән танышып кайтырга тәкъдим ителгән иде. Бу тәкъдим күп укучыларыбызда зур кызыксыну уятты.Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Гарифуллина Гөлчәчәк һәм Маслахова Камилә әти-әниләренең эш урыннары белән танышкан.
-
Әти-әнием һөнәре 31.03.2016

7 нче сыйныф укучылары Шәйхетдинова Илүсә һәм Галимуллин Нәзир әти-әниләренең һөнәрләре турында...
-
"Моңлы тамчы - 2016" 29.03.2016

"Наза" балалар фольклор коллективы(мәктәбебезнең 7-8 сыйныф укучылары, җитәкчесеРабгетдинова Г.Ә.) "Моңлы тамчы - 2016" Республика балалар фольклор фестиваленең финалына үтте һәм 29 март көнне Тукай районында үткәрелгән фестивальдә катнашып Яр Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният сараенда узган Гала концертта чыгыш ясады, фестивальнең дипломы белән бүләкләнде.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз! 27.03.2016

27 март көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында “Нәүрүз”бәйрәме булып үтте. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Карга боткасы”пеште,бәйрәмгә килүче һәркем тәмле ботка,кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды, “Татлы ярминкә”дән тәмле ризыклар сатып алды.Яз кызы Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң “Наза”фольклор коллективы чыгыш ясады,аннары спорт уеннары,ярышлар башланып китте.Уеннарда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2016

24 нче март көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы уздырылды. Көн тәртибе буенча:
1. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Бикбаева М.Н. доклад белән чыгыш ясады.
2. Эчке эшләр бүлегеннән балигь булмаганнар белән эшләү инспекторы Сибгатов А.А. чыгышы.
3. Уку буенча директор урынбасары Галявиева Р.Р. 3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
4. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мубараков Р.Г. "Әтиләр советы" төзү турында тәгьдим ясады.
-
Башлангыч укучыларының музейга экскурсиясе 25.03.2016

24 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары район үзәгенә экскурсиягә бардылар. Алар анда туган якны өйрәнү музеенда булып, халкыбызның гореф-гадәтләре, үткәне, тарихы белән таныштылар. Китапханәдә журналлар белән таныштылар һәм "Йолдыз шоу" конкурсы үткәрелеп, тапкыр укучылар бүләкләнде. Соңыннан укучылар психологик үзәктә ял иттеләр. Экскурсия бик файдалы булды.
-
Нарат боз сараена экскурсия 24.03.2016

Язгы каникулга бик күп чаралар, конкурс-бәйгеләр планлаштырылды. Укучыларны күңелле һәм мавыктыргыч яллар көтә. 7 нче сыйныф укучылары өчен "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Укучылар тимераякта шууны бик ошаттылар, кәефләре күтәренке иде!












