Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Җәйге лагерьнең дүртенче көне! 06.06.2016

Авылыбызда шаулап-гөрләп Сабан туе үтеп китте, ә безнең "Дуслык" лагеры үз эшен дәвам итә. Җәйге лагерьнең дүртенче көне флаг күтәрүдән башланып китте. "Тамчылар" һәм "Кояшкай" отрядлары үзләренә эмблема, отряд визиткасы, речевкалар уйлап чыгару өстендә эшләделәр. Шулай ук "күңелле стартлар" ярышында үзара көч сынаштылар.
-
"Кояшкай отряды" 05.06.2016

Кояшкай отрядында күбесенчә 1-2 сыйныф укучылары булса да, алар бик тырышып отряд почмаклары, газеталар чыгаруда катнашалар. Молодцы!
-
Җәйге лагерьнең өченче көне! 03.06.2016

Җәйге лагерьнең өченче көнендә укучыларга "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Аларга тимераякта шуу бик ошады, өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
-
Җәйге лагерьнең икенче көне! 02.06.2016

Мәктәп яны лагереның беренче атнасы хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган. Укучылар өчен "Хәтердә ул көннәр" дип исемләнгән ачык чара уздырылды. Авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары турында әңгәмә оештырылды. Укучылар шул ук темаларга багышланган рәсемнәр дә ясадылар.
-
Җәйге лагерьнең беренче көне! 01.06.2016

Исәнме, җәй! Саумы, лагерь!
Әйе, укулар тәмамланды "Дуслык" лагере бүген дусларын үзенә җыйды.Беренче көн.Кызыклы да, мавыктыргыч та булырга тиеш ул, лагерь хезмәткәрләре моны яхшы аңлый. Укулардан арырга өлгергән балалар рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Алар өчен мәктәбебездә Сабантуй уеннары оештырылды. Барлык уеннарда актив катнашып, бүләкләр алып, яхшы кәеф белән таралыштылар. Аларның шат тавышларына кушылып колга башында лагерь флагы җелфердәде.
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2016

Саубуллашыр вакыт җитте мәктәп белән
Соңгы кыңгырау да чыңлый зарыгып көткән
Балачакта зур үсәсе бик килсә дә
Дуслар белән хушлашуы кыен икән.
Бүген мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды. 11 нче сыйныфның 3 егете һәм 2 кызы мәктәпне тәмамлау алдында тора. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, кунакларның изге теләкләре белән үрелеп барды. Укучыларыбызга хәерле юллар, имтиханнарда уңышлар телибез!
-
Җиңүчеләрне бүләкләү! 18.05.2016

Бүген район мәдәният йортында район һәм республика фән олимпиадаларында катнашып, призлы урын алган укучыларны һәм "Ел укытучысы-2016" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Әлеге чарада безнең мәктәптән татар теле буенча Республика олимпиадасы призеры - 4 сыйныф укучысы Сөләймәнова Динә һәм укытучысы Мөхәммәтгалиева Гөлсинә Зарифовна катнашты. Шулай ук район олимпиадаларында призлы урыннан яулаган укучыларга да мактау грамоталары тапшырылды. Аларны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
9 Май - Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! 09.05.2016

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг. 08.05.2016

8 май көнне Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг оештырылды. Бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Укучыларыбыз алар өчен бәйрәм концерты оештырдылар. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлгә веноклар куелды.
-
"Бессмертный полк" 08.05.2016

Һәр елдагыча 9 май - Җиңү көне уңаеннан "Бессмертный полк" акциясе уздырылды. Укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабайларының истәлегенә оштырылган әлеге акциядә бик актив катнаштылар.












