Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Җәйге лагерьнең 13 нче көне! 15.06.2016

"Дуслык" лагеренда "Зирәкләр атналыгы" башланып китте! Бүген балаларның мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу көне иде. Алар барысы бергә болында дару үләннәре җыйдылар, уеннар уйнадылар, табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Җәйге лагерьнең 12 нче көне! 14.06.2016

"Дуслык" лагере балаларны кабат сәламли! Бүген укучылар Саба мәдәният йортында район артистлары катнашында Туфан Миңнуллинның "Әйт әле күбәләк" спектаклен карарга бардылар. Әлеге тамаша барысына да бик ошады. Шулай ук, бүген ГТО атналыгың соңгы көне! Атна буе эшләгән эшкә нәтиҗәләр ясап, ярышларда җиңүчеләрне, иң матур рәсем ясаучыларны һәм иң яхшы газета чыгаручыларны бүләкләдек. Молодцы, балалар!
-
Җәйге лагерьның 11 нче көне! 13.06.2016

"Дуслык" лагереның яртысы үтеп тә китте! ГТО атналыгы да ахырына якынлаша. Отрядларда бүген "Башваткыч" уены оештырылды. Укучылар табышмакларны чишеп, сорауларга җавап биреп, кроссвордтагы сүзләрне белергә тырыштылар. Шулай ук бүген "Дуслык" лагеренда бәйрәм көне. Бик күп төрле уеннар, конкурслар, ярышлар, җырлар, биюләр белән бергә үрелеп барды.
-
Җәйге лагерьның унынчы көне! 12.06.2016

Бүген "Дуслык" лагеренда Россия көне билгеләп үтелде. Укучыларга Россия символикасы, конституциясе турында сөйләштеләр, бик матур рәсемнәр дә ясадылар. Шул ук вакытта, "Тамчылар" һәм "Кояшкай" отрядлары асфальтка рәсем ясап та өлгерделәр әле! Мәктәп алды тагын да ямьләнеп, матурланып китте.
-
Җәйге лагерьның тугызынчы көне! 11.06.2016

"Дуслык" лагере инде 9 нчы тапкыр сезне сәламли! Бүген мәдәният йортында "Солдатлар белән очрашу" кичәсе оештырылды. Әле күптән түгел генә армия хезмәтеннән кайтып җиткән егетләребез Данис һәм Ранил укучылар белән армия тормышы истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларга аларның моряк формалары бик ошады, үсеп җиткәч армиягә бару теләкләре уянды. Шулай ук, буген бездә "Җәй бәйрәме" дә әле. Балалар җәй турында җырлар, шигырьләр өйрәнеп килгәннәр, матур биюләр дә әзерләгәннәр.
-
Җәйге лагерьның сигезенче көне! 10.06.2016

"Дуслык" лагерендә инде сигезенче көн. Бүген укучылар белән тәрбиячеләр дару үләннәре җыюны башлап җибәрделәр. Мишә буйларыннан үги ана, тузганак яфрагы, бетнек үләне җыйдылар алар. Һәрбер үләннең нинди авырудан дәва булуы турында сөйләштеләр, "Дару үләннәре" дигән темага рәсемнәр дә ясадылар.
-
Җәйге лагерьнең җиденче көне! 09.06.2016

"Дуслык" лагеренда ГТО атналыгы башланып китте. Бу атнада ГТО нормалары, спорт уеннарына басым ясалачак. Иң беренче чиратта, балалар белән "ГТО-нәрсә ул?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Аларга ГТО ның килеп чыгышы, структурасы, ГТО нормалары турында мәгълүмат бирелде, алтын, көмеш һәм бакыр медальләр алу өчен кирәкле нормативлар белән дә таныштылар алар. Соңыннан берничә ГТО нормасы да тапшырып карадылар. "Тамчылар" отрядыннан беренче урынга Мөхәммәтова Иллария һәм Нурмухаметов Рәнис лаек булды, ә "Кояшкай" отрядыннан Мөбәрәкова Динә һәм Гыйлметдинов Айзат җиңү яулады. Молодцы, кызлар-егетләр!
-
Җәйге лагерьнең алтынчы көне! 08.06.2016

"Дуслык" лагере үз эшен дәвам итә! Бүген хәрби-патриотик атналыкның соңгы көне. Атна буе эшләгән эшкә йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җитте. Шул уңайдан укучылар белән патриотизм турында әңгәмә үткәрелде. Туган җир, туган авыл, район, республика турында сүз барды. Шушы темаларга рәсемнәр дә ясадылар алар. Алар Саба районы, Татарстан Республикасы турында бик күп яңа мәгълүмат, кызыклы фактлар ишеттеләр.Бу атна эчендә укучыларның үз илләренә карата мөнәсәбәте яхшырды дип әйтсәк тә була!
-
"Тамчылар" отряды 07.06.2016

Тамчылар отрядына мәктәбебезнең иң матур рәсем ясаучылары җыелган ахры! Отряд почмаклары да менә дигән, эмблемалары да бик кызыклы һәм үзенчәлекле, газета-рәсемнәрне дә бик тиз арада ясап та куялар! Молодцы!
-
Җәйге лагерьның бишенче көне! 07.06.2016

"Дуслык" лагереның бишенче көне үтеп тә китте. Урамда көеп яңгыр яуса да, укучылар мәктәп спортзалында иртәнге линейкага җыелдылар. План буенча бүген мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу каралган. Алар укучылар өчен кызыклы сораулар, табышмаклар, сканвордлар, төрле ярышлар әзерләп куйганнар. Барлык сорауларга да дөрес итеп җавап бирделәр укучыларыбыз! Мәдәният хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт! Шулай ук, мәктәбебездә полиция майоры Садрыев Рөстәм Әюпович балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, экскурсия вакытында үз-үзеңне тоту тәртибен аңлатып китте. Ә төшке аштан соң бадминтон һәм теннис ярышлары оештырылды.Кызлар да, егетләр дә әлеге спорт төрен бик оста уйныйлар икән! Молодцы!












