Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
"Пушкин, Лермонтов, Тукай - три ярчайшие звезды" 23.04.2016

"Пушкин, Лермонтов, Тукай - три ярчайшие звезды" - әлеге тема белән бүген 6 нчы сыйныфта шигырь кичәсе үткәрелде. Укучылар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен рус һәм татар телләрендә сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар.
-
Яхшы эшләр көне 22.04.2016

22 апрельдә обелиск янында җыештыру эшләре оештырылды. Ә Оет филиалында балалар укытучылар белән берлектә агач утырттылар.
-
“Георгиевская Ленточка” 21.04.2016

"Весення неделя добра" акциясе буенча безнең мәктәбебездә 21 апрель - “Георгиевская Ленточка”. Шул уңайдан, авылыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхаев Габделкак белән очрашу оештырылды. Укучылар аңа шигырьләр сөйләделәр, үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Безнең уңышлар! 20.04.2016

Башлангыч сыйныфлар арасында рус теле һәм математика фәннәреннән уздырылган олимпиадада 3 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтова Илларияне һәм укытучысы Шәйхетдинова Гүзәлия Фәхертдиновнаны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Габдулла Тукай иҗатына багышланган бердәм дәрес 20.04.2016

20 нче апрель көнне югары сыйныф укучылары өчен Тукай иҗатына багышланган бердәм дәрес үткәрелде. Бу чарага укучылар төрле темаларга докладлар әзерләделәр. Алар үз чыгышларында олуг шагыйребезне әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, туган халкының авыр язмышын уртаклашкан һәм аңа чиксез мәхәббәт саклаган, куанычына сөенгән, фаҗигасен тетерәнеп җырлаган олы әдип буларак ачтылар. Дәрес "Без бәхетле, без шагыйрьле халык, без Тукайлы халык мәңгегә!" - юллары белән тамамланды.
-
Син Тукайны беләсеңме? 19.04.2016

Мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган декада башлаып китте. 19 нчы апрель көнне 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Син Тукайны беләсеңме?" дигән дәрес-викторина үтте. "Тукай оныклары" һәм "Туган тел" командалары үзара көч сынашты. Алар үзләренең Тукай иҗаты буенча күп мәгьлүмат белүләрен күрсәттеләр. Сыйныф җитәкчеләре Мухаметова Резеда Р. һәм Мөхетдинова Алия Р.-лар әзерләгән мавыктыргыч сорауларга төгәл җавап бирделәр." Син Тукайны беләсеңме?" дип аталган дәрес-викторина укучылар өчен бик файдалы үтте.
-
Чиста чишмәләр 18.04.2016

"Весення неделя добра" акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрелеп тора. Бүген 5-8 сыйныф укучылары белән Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары чишмәләрендә өмә оештырылды. Чишмә буйлары чистарып китте, сулары тагын да тәмлеләнеп киткәндәй булды.
-
1 урын! 17.04.2016

11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтова Айсылу Арчада үткәрелгән "Без Тукайлы милләт" дип исемләнгән конференциядә 1 урынны яулады. Укытучысы Гарипов Айдар Моталлапович.
-
Весенняя неделя добра! 16.04.2016

Мәктәбебездә "Весенняя неделя добра" акциясе башланып китте. Әлеге акция мәктәп территориясен тәртипкә китерүдән башланып китте. Укучылар укытучылар белән берлектә җыештыру эшләре алып бардылар, кабинетларны чистарттылар, гөлләр утырттылар.
-
Гагарин белән 108 минут! 13.04.2016

12 апрель - Бөтендөнья космонавтика көне. 1961 елның 12 апрелендә Байконур космодромыннан «Восток» кораблендә беренче космонавт космик киңлеккә сәяхәткә чыга. Бу вакыйгага 55 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә бик күп төрле чаралар үткәрелде. 1-6 сыйныфларда "Гагарин белән 108 минут" дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре, ә 7-11 сыйныф укучылары өчен "Гагарин - галәмгә беренче адым" дигән брейн-ринг уздырылды. 5 сыйныф укучылары галәмгә очуга багышлап газета да чыгардылар. "Космос төсләре" дигән рәсем конкурсындаукучылар бик актив катнаштылар бигрәк тә 1 сыйныф укучылары!












