Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Без-беренче! 19.11.2016

Бүген Килдебәк урта мәктәбендә “Кэс-баскет” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этап туры узды. Ярышта мәктәбебез егетләре беренчелекне яулады. Команданың җитәкчесе физик культура укытучысы Мөхәммәтгалиев Илдус Фәхретдинович.
-
Бүген бездә дә ГТО! 14.11.2016

Мәктәбебез укучылары бердәм рәвештә ГТО нормаларын тапшырдылар. Барысы да югары нәтиҗәләр күрсәтте.
-
"Илаһи моң" 14.11.2016

Бүген «Казан» милли-мәдәни үзәгендә “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау өлеше үтте. Чарада мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Файзуллина Алинә Максутовна “Халык авыз иҗаты (мөнәҗәтләр) номинациясендә катнашып, 1 урынга лаек булды.
-
Күңелле стартлар! 11.11.2016

"Сәламәтлек - синең байлыгың" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында"Күңелле стартлар" эстафетасы уздырылды. Җиңүче сыйныфларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
"Бердәмлектә-көч!" 07.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан 5 нче сыйныф укучылары белән “Бердәмлектә-көч!” дип исемләнгән отряд җыены уздырылды. Укучыларга Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләп, халкың үткәне турында хатирә саклау, үз илеңне ярату, ватанпәрвәр булу кирәклеген төшендерелде. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте.
Халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгънәгә ия. Яшь буында ил тарихына, ата-бабаларыбыз каһарманлыгына ихтирам тәрбияләү иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә. -
Хәрәкәттә-бәрәкәт! 04.11.2016

Бүген 6 сыйныф укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре белән Боз сараена бардылар. Көзге каникулларын әнә шулай күңелле итеп үткәрәләр.
-
HALLOWEEN! 04.11.2016

8-11 сыйныфлар белән HALLOWEEN кичәсе үткәрелде. Кичә ярыш тибында үтте, кызыклы уеннар, биюләр, төрле башваткычлар белән үрелеп барды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
«Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» 03.11.2016

Бүген балалар иҗат үзәгендә «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» интеллектуаль-спорт уены уздырылды. Уенда мәктәбебезнең “Стрела” командасы да катнашты һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Без мастер-класста 02.11.2016

“Я-Мастер” конкурсы җиңүчесе Гарипова Гөлинә “Кулинария” түгәрәгендә мастер-класс үткәрде.
-
"Я-Мастер!" 01.11.2016

10 нчы сыйныф укучысы Гарипова Гөлинә “Я- Мастер” районкүләм конкурсында “Нежность” тортын пешереп һәм тәкъдим итеп, “Достойный кондитер” исеменә лаек булды.












