Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Лагерьның бишенче көне. 29.12.2016

Бүген балалар лагерьга бигрәк тә кызыксынып, ашкынып килделәр, чөнки аларны бүген кызыклы очрашулар, төрле ярышлар көтә.
Иртәнге аштан соң, "Дуслык" лагере укучылары Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очраштылар. Бу очрашу бик кызыклы булып чыкты. Чыршы тирәли җырлап әйләнүләр, күңелле биюләр, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде. Аннан кайткач, үзләренең көчләрен шахмат, шашка ярышларында сынап карадылар.
Көндезге аштан соң, саф һавада уеннар уйнадык, чаңгыда шудык. Көне дә җиләс, аяз, нәкъ менә ял итә торган гына көн булды.
"Бер, ике, өч!
Дуслык белән көчле без!" -
Лагерьның дүртенче көне. 28.12.2016

Бүгенге "Дуслык" лагере иртәнге линейка һәм зарядка белән башалнып китте. Иртәнге аштан соң, мәктәбебез укучылары мәдәният йортында эшләп килүче "Фольклор" һәм "Хореография" түгәрәкләрендә кунак булдылар. "Фольклор" түгәрәге җитәкчесе Гөлсем Рәбгетдинова укучыларга кызыклы әкитяләр, уеннар өйрәтте. Ә соңыннан туйганчы төрле халык көйләренә биедек.
Көндезге аштан соң, педагог-оештыручы Файзуллина А.М. белән бергәләшеп "Дусларга сюрприз" исеме астында иҗади эш эшләдек. Шулай ук физик культура укытучысы Мөхәммәтгалиев И.Ф. кызыклы уеннар оештырды... Кыскасы, көн шәп үтте, рәхәтләнеп ял иттек һәм истәлеккә фотога да төштек.
-
Лагерьның өченче көне. 27.12.2016

Лагерьның бүгенге көне бик җанлы үтте.
Иртәнге аштан соң "Дуслык" лагере балаларын Кече Шыңар мәдәният йорты мөдире Садыйкова Ф.Х. үз янына җыйды. Ике төркем арасында зирәклеккә бәйге оештырды. "Кар бөртекләре" төркеме иң оста ребус, кроссворд чишүче дип табылды. Соңыннан Фәридә Хәйдәровна балаларга оригами эшләтте, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре өләште.
Көндезге аштан соң, физрук Мөхәммәтгалиев И.Ф. "Күңелле стартлар" ярышы уздырды. Мәктәбебез укучылары бу эстафеталарда бик теләп катнаша.
Һәр бала үз командасы өчен тырышты, җанатарлар аларга көч биреп торды.
"Мы всегда на первом месте,
И во всем всегда мы вместе!"
-
Лагерьның икенче көне. 26.12.2016

Лагерь көндәлек иртәнге линейка белән башланып китте. Аннан соң физик культура укытучысы Мөхетдинов Ф.Я. белән иртәнге физарядка ясалды. Итәнге ашны ашаганнан соң, укучыларыбыз саф һавада чаңгыда шудылар. Аннан кергәч,ирекле тамага рәсемнәр ясадылар.
Көндезге аштан соң, мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Файзуллина А.М. укучыларга белән төрле кызыклы уеннар уйнатты, шулай ук “Дуслык букеты” ясадылар. Лагерь очкын җибәрү белән тәмамланды.
-
Лагерьның беренче көне. 25.12.2016

Исәнме, кыш! Саумы, лагерь!
Әйе, укулар тәмамланды, “Дуслык” лагеребүген дусларын үзенә җыйды. Беренче көн кызыклы да мавыктыргыч та булырга тиеш ул, лагерь хезмәткәрләре моны бик яхшы аңлый.
Укудар арырга өлгергән балалар рәхәтләнеп күңел ачты бүген, чөнки мәктәбебездә бүген Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Берсеннән-берсе матур, күңелле җыр-биюләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Укучыларыбыз Кыш бабайдан күчтәнәчләр алды.
Бәйрәм тәмамланганнан соң иң башта отрядлар исем, девиз, речевкалар әзерләделәр. Шулай ук “Минем яраткан спорт төре” дигән темага рәсем конкурсы да үткәрелде.
Икенче аштан соң балалар спорт залда төрле уеннар уйнадылар. Кыскасы, күңелле лагерь тормышы башланды.
-
Яңа ел килә җиһанга, Яңа ел килә... 25.12.2016

Бүген мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәре белән гөрләп торды. “Яңа ел могҗизасы” дигән исем астында 8-11 сыйныфлар яңа ел шулай ук үзенчәлекле булды. Чыршы тирәли әйләнүләр, төрле әкияти маскалар, үзенчәлекле җыр-бию, кызыклы күренешләр, яхшы укучыларга Кыш бабай күчтәнәчләре яңа елның күңелле бер мизгеле булды.
-
XVII Открытый республиканский фестиваль «Созвездие – Йолдызлык – 2017» 12.12.2016

В соответствии с распоряжением Кабинета Министров Республики Татарстан от 06.09.2016 №1942-р с 9 января по 22 апреля 2017 г. в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие-Иолдызлык-2017». Цель конкурса развитие гуманитарно-культурного образования детей дошкольного возраста, школьников, студентов и молодежи, представляющего собой единый процесс целенаправленного формирования гармонично развитой личности, повышение социального статуса творческой личности через выступления и средства массовой информации, повышение исполнительского мастерства участников, создание системы поддержки молодых талантов через выход на профессиональную сцену, телевидение и радио, укрепление толерантных, межконфессиональных и этнических отношений молодежи, военно-патриотическое воспитание. Конкурс проводится по следующим номинациям: вокал-соло, вокальные ансамбли, хореография, конферанс, видеоклип, лучший текст песни, лучшая музыка песни.
Положение Фестиваля «Созвездие – Йолдызлык – 2017» https://yadi.sk/d/-XqepFX333Db4m
-
"Яңа ел могҗизасы" 12.12.2016

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан мәктәбебезнең 5 сыйныйф "Ак җилкән" отрядында "Яңа ел могҗизасы" исеме астында отряд җыены үткәрелде. Җыенда укучылар белән Яңа елның килеп чыгышы, билгеләп үтелеше турында күп кенә мәгълүматлар белән таныштык. "Кышыкы гүзәллек" темасына кыска гына кызыклы шигырьләр иҗат иттек, рәсемнәр һәм бүлмә бизәр өчен кар бөртекләре ясадык. Җыен бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
-
"Сәламәт булыйк" 09.12.2016

Мәктәбебезнең инвалид балалары белән берлектә спорт уеннары оештырылды.
-
"Отряд ЮИД"
08.12.2016
8 декабрьдә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Гыйлметдинов Әдел һәм Гарипова Дилә Килдебәктә үткәрелгән “ЮИД отряды” конкурсында катнаштылар. Укучылар үзләренең шигырь сөйләү осталыкларын, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.












