Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Тукай-сүнмәс йолдыз. 25.04.2017

Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган рәсем конкурсы оештырылды.
Укучылар шагырьнең әсәрләре буенча иллюстрацияләр, тормыш юлын чагылдырган рәсемнәр ясадылар. Әйе, Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, геройлары безнең күңелләрдә, безнең җаныбызда. -
"Язгы игелеклелек атналыгы" 24.04.2017

"Язгы игелеклелек атналыгы" дәвам итә. Бүген мәктәбебезнең 6-7 сыйныф укучылары белән берлектә сәламәтлеге чикле балалар катнашында түгәрәк өстәл оештырылды. Укучылар "Берәмлек" символын ясадылар, бу көн турындагы законнар белән таныштылар, төрле уеннар уйнадылар.
-
"Язгы игелеклелек атналыгы" 21.04.2017

"Язгы игелек атнасы" кысаларында бүген мәктәбебезнең 5-7 сыйныф укучылары арасында күңелле стартлар оештырылды. Укучылар спортның төрле төрләре буенча көч сынаштылар. I урын - 6 сыйныф, II урын - 7 сыйныф, III урын - 5 сыйныфларга булды. Җиңүчеләргә рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 21.04.2017

Бүген исә 6 сыйныф укучылары катнашында "Теле барның-иле бар" темасына зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе булып узды. "Туган тел" һәм "Тукай оныклары" командалары үзара көч сынашты. Әлеге чара укучыларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.
-
"Дети России - 2017" 21.04.2017

С сотрудником УУП Гатиным М.М. среди учащихся 8-9 классов была проведена профилактическая беседа по акции "Дети России - 2017" на тему "Предупреждение преступления по обороту, употребления среди несовершеннолетних детей наркотических средств и психотропных вещест".
-
Җирле үзидарә көне 20.04.2017

20 апрель - Җирле үзидарә көне. Шул уңайдан бүген авыл советы председателе Алмаз Габделхакович, оешма җитәкчеләре һәм 8-11 сыйныф укучылары белән берлектә мәгълүмати дәрес үткәрелде. Чара башында Алмаз Габделхакович укучыларны авылдагы үсеш, төзелешләр белән таныштырды, слайдлар күрсәтелде, чараның икенче өлешендә укучылар өчен уен-викторина үткәрелде. Укучылар ике төркемгә бүленеп, сорауларга җаваплар җаптылар. Чара ахырында "Нәрсә ул җирле үзидарә?" дигән сорауга җавап табылды.
-
"Язгы игелеклелек атналыгы" 20.04.2017

20 апрель - Донорлар көне. Шул уңайдан бүген авылыбызның шәфкать туташы Рүзилә Мөхәммәтова мәгълүмати дәрес үткәрде. Дәрестә ул укучыларга донорлыкның кеше гомерен саклап калудагы әһәмияте, кан группалары, кан бирүнең кирәкле һәм файдалы булуы турында әңгәмә алып барды.
-
"Язгы игелеклелек атналыгы" 19.04.2017

"Язгы игелеклелек атналыгы" дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары белән берлектә әти-әниләргә, абый-апаларга uslugi.tatarstan.ru куллану тәртибе буенча буклетлар өләшенде. Барлыгы 7 укучы, 13 өлкән кеше катнашты. Бу чара катнашучылар өчен бик файдалы булды, алар күп кенә яңалыклар белән таныштылар.
-
"Язгы игелеклелек атналыгы" 18.04.2017

"Язгы игелеклелек атналыгы" акциясе кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү музее"на сәяхәт кылдык. Укучылар төрле борынгы җиһазлар, бизәнү, киенү әйреләре, акчалар, төрле дини язулар белән таныштылар. Аларны куллану тәртибен өйрәнделәр.
-
Гомәрова Мәсхүдә апага 90 яшь. 18.04.2017

Кече Шыңар авылында яшәүче тыл ветераны Гомәрова Мәсхүдә апага 90 яшь тулды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәктәбебез укучылары да ветераныбызны юбилее белән котлап кайттылар.Аңа кызыклы шигырьләр, матур җырлар бүләк иттеләр. Мәсхүдә апаны юбилее белән тагын бер кат котлыйбыз. Аңа алдагы көннәрендә саулык-сәламәтлек, тынычлык, сөенечле көннәр телибез.












