Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Неделя русского языка и литературы" 24.01.2017

На этой неделе в МБОУ “Большешинарская СОШ им.А.А.Ахунзянова” началась «Неделя русского языка и литературы», цель которой привитие интереса к русскому языку, к искусству слова через внеклассную и урочную работу. Сегодня в школе прошел КВН «Занимательная грамматика», в котором приняли участие 2 команды: « Смелые» и «Солнце». Командам были предложены различные задания. Учащиеся 7 класса показали не только свои знания, но и сумели показать высокий уровень организованности и самостоятельности. Победила команда « Солнце». Самым активным участником стал Шаяхмитов Раиль.
-
Неделя русского языка и литературы 23.01.2017

Сегодня в школе началась Неделя русского языка и литературы, цель которой привитие интереса к русскому языку, к искусству слова через внеклассную и урочную работу. Учащиеся ознакомились с планом Недели русского языка, получили задания: 1) выпустить газету; 2) придумать эмблему Недели. Также была радиопередача « Великий русский язык»
-
"Күңелле математика" 18.01.2017

«Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе” ндә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген укучылар “Күңелле математика” ярышында көч сынаштылар. Алар мәсьәләләр һәм ребуслар чиштеләр, капитаннар конкурсында катнаштылар. Җиңүне “Дуслык” командасы яулады. Котлыйбыз!
-
"Интеллектуалы" 16.01.2017

Олы Шыңар урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Әлеге атналык кысаларында, сыйныф җитәкчеләре 1-4 сыйныф укучылары өчен “Интеллектуалы” дип аталган бәйге әзерләгәннәр. Укучылар кызыклы сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, уеннарда катнаштылар. Вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
-
Безнең уңышлар. 13.01.2017

13 гыйнвар көнне Тимершык мәктәбендә үткәрелгән "Күңелле стартлар" ярышында катнашып, Оет филиалы укучылары 1 нче, башлангыч сыйныф укучылары 3 нче урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Мөхетдинов Фәнзир Якубович. Котлыйбыз!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы. 12.01.2017

Мәктәбебездә 11 - 20 гыйнвар көннәре - башлангыч сыйныфлар атналыгы дип игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында 1-4 сыйныфлар арасында КВН ярышы үткәрелде. Укучыларда да, укытучыларда да бу бәйге бары тик яхшы хисләр генә калдырды.
-
"Дуслыкта-көч!" 09.01.2017

3 нче чирекнең беренче отряд җыены 2 сыйныф "Йолдызчык" отрядында "Дуслык" темасына үткәрелде. Чирекне без шундый җылылык белән башлап җибәрдек. Иң башта бер-беребезгә кайнар сәлам бирештек, җыен темасын ачар өчен ребус чиштек. Алда безне күп кенә кызыклы, мавыктыргыч уеннар һәм иҗади күнекмәләр көтә иде, аларны эшләдек.
Кыскасы, яңа елның беренче отряд җыены бик күңелле үтте. -
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. 07.01.2017

Бүген Лесхоз мәдәният йортында активист укучылар өчен районыбыз башлыгы Миннеханов Рәис Нургалиевич оештырган яңа ел бәйрәме булып үтте. Театральләштерелгән бәйрәм тамашасы, күңелле уеннар, җыр-биюләр мәктәбебез укучыларына аеруча да ошады. Һәр укучыга Кыш бабайдан күчтәнәчләр һәм истәлеле бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның җиденче көне. 31.12.2016

Бүген лагерьның соңгы көне. Димәк, бу көн онытылмаслык, күңелгә үтеп керерлек булырга тиеш. Иртәнге аштан соң,"Дуслык" лагере укучылары Мөхәммәтгалиев И.Ф. җитәкчелегендә эшләп килүче "Баскетбол" түгәрәгендә булдылар. Баскетболның чын мәгънәсендә ни икәненә төшенделәр.
Түгәрәктән соң безне ябылу тантанасы көтә иде. Уйнап арыганнан соң, концерт номерларын, сценарийларны кабатладык.
Көндезге аштан соң, көтеп алынган бәйрәм, лагерь сменасының ябылу тантанасы башланып китте. Укучылар үзләренең берсеннән-берсе матур җыр-биюләрен дусларына бүләк иттеләр. Көн сизелми дә үтеп китте. Бәйрәм ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйе, лагерь чыннан да бик күңелле үтте. Укучылар да түгәкләп белән таныштылар, күп һөнәрләргә өйрәнделәр.
-
Лагерьның алтынчы көне. 30.12.2016

Лагерьның бүгенге көне аеруча да күңелле һәм мавыктыргыч үтте, чөнки "Дуслык" лагере балалары экскурсиягә барды. Башта Сәләтле балалар мәктәбенә психологик үзәктә кунакта булдылар, ә аннан соң туйганчы рәхәтләнеп тау шудык, берсеннән-берсе матур сыннар белән якыннан таныштык.
Мәктәбебезгә кайтып көндезге ашны ашаганнан соң, лагерь сменасы ябылу тантанасына әзерләндек. Сценарий белән танышып, концерт номерлары әзерләдек.
Лагерьга балалар бик теләп йөри. Мондый чаралар аларга үзара дус булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, хөрмәт итәргә, вакытны бушка уздырмаска ярдәм итә.












