Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә 08.12.2016

Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Инвалид балалар катнашында "Дөнья балалар күзлегеннән", "Минем гаиләм","Гузәл табигать" һәм "Яңа ел могжизасы" темаларына уткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Шулай ук инвалид балалар белән берлектә мәгълүмати газета эшләнде.
-
"Яхшылык эшләргә ашык!" 05.12.2016

22 декабрь - Яхшы хисләр көне. Шуңа әзерлек максатында бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары белән "Яхшылык эшләргә ашык!" дип аталган отряд җыены үткәрелде. Җыенда укучылар белән яхшылыкның кая яшәгәнен, нәрсә белән туклануын төрле уеннар аша ачыкланды. Укучылар хәрефләрдән тылсымлы сүзләр төзеделәр. Башкаларга яхшы хис, кәеф тарату максатыннан, үз куллары белән йөрәкчекләр ясадылар һәм 22 нче декабрь - Яхшы хисләр көне көнне дуслары, якыннарына бүләк итәчәкләр.
-
Билгесез солдатны искә алу көне 03.12.2016

3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдайн Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары , Билгесез солдат истәлегенә багышланган акция кысаларында, обелиск янына чәчәк куюны оештырдылар. Сугышта һәлак булган якташларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
-
Котлыйбыз! 02.12.2016

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы Сәләтле балалар мәктәбендә инвалид балалар арасында шашка ярышлары оештырылды. Бу ярышта мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Галимова Нәзирә дә үзенең көчен сынап карады һәм 2 урынга лаек булды. Молодец, Нәзирә! Алга таба уңышлар сиңа!
-
Минем хокукларым 28.11.2016

Бүген мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Файзуллина А.М. "Ак җилкән" һәм "Дулкын" отрядлары белән берлектә "Минем хокукларым" темасына җыен үткәрде. Җыен ярыш тибында үтте. Иң башта игътибарлылыкка пазллардан РТ һәм РФ гербларын төзү оештырылды, чөнки хокуклар Татарстан һәм Федерация конституцияләрендә дә урын алган. Аннан бергәләшеп "хокук", "бурыч", "закон" сүзләренә ачыклык керттеләр, балалар хокукы турындагы Конвенция, балалар хокукын яклау буенча видеоязмалар белән таныштылар. Иң яхшы галстук бәйләүче һәм иң яхшы лидер билгеләнде. Практик күнекмәләрдә дуслык символын ясадылар. Кыскасы, җыен файдалы һәм күңелле үтте.
-
Бәйрәм белән, газиз Әнкәйләр! 26.11.2016

27 нче ноябрь – Әниләр көне. Шул уңайдан бүген мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә әниләребез, әбиләребезгә багышланган “Дөнья яме – Әнкәй” дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Чарада мәктәбебезнең актив укучылары чыгыш ясап өлкәннәрне сөендерделәр. Җыр-бию, шигъри тәлгәшләр, уен-көлке һәркемнең күңеленә хуш килде. Шулай ук газиз әниләребезгә багышланган “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән мәгълүмати стенд эшләнде. Биредә әниләр турында бөек шагыйрь, язучыларыбызның мәкаль – шигырьләре урын алды.
Шушы уңайдан барлык әниләрне чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга олыгайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Кадерле әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез гел шат булсын.
Елның һәрбер көне сезгә
Әниләр көне булсын.
-
Ачык дәрес 24.11.2016

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлсинә Зарифовна “Кошлар – безнең дуслар”, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Миңнулловна “Авылыбызның күренекле шәхесләре” дигән темаларга грант буенча ачык дәрес үткәрделәр. Һәр дәрес күңелле һәм файдалы үтте, укучыларыбыз да актив катнашты. Бу чарадан алар үзләренә күп тәҗрибә тупладылар.
-
"Әнкәем-күз нурым" 21.11.2016

27 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан, бүген, ягъни, 21 ноябрь көнне мәктәбебезнең 2 нче сыйныф "Йолдызлар" отрядында педагог-организатор тарафыннан "Әнкәем-күз нурым!" дип исемләнгән җыен үткәрелде. Җыенда укучылар белән әниләргә багышланган шагыйрьләребезнең иҗат җимешләре белән таныштылар, әниләренә бәйрәм открыткалары, шигъри теләкләр әзерләделәр. Һәрбер укучы бүлкне үз фантазиясен кушып, теләп һәм яратып башкарды. Отряд җыены очкын җибәрү белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 21.11.2016

Оет башлангыч филиалында башлангыч сыйныфлар укытучысы Гәрәева Зимфира Мәгърүф кызына шушы көннәрдә 50 яшь тулды. Хөрмәтле, Зимфира Мәгърүфовна, Сезне ихлас күңелдән шушы олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, киләчәгегез өметле, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Алга таба да бергә-бергә озак еллар эшләргә язсын.
Кояш гомере телибез,
Уйларыбыз – хикмәтле.
Бүләк итәсебез килә
Саулык дигән бүләкне.
Иң изге теләкләр белән: мәктәп коллективы.
-
Котлыйбыз! 21.11.2016

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Мөбәрәкова Динә "День памяти жертв ДТП" конкурсының "Лучшая поделка" номинациясендә җиңү яулады. Уңышларың белән тәбрик итәбез!












