Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Котлыйбыз! 16.05.2017

Бүген Сәләтле балалар интернат мәктәбендә "Мәдәният һәм фән: яңа караш" дигән исем астында яшьләр өчен Бөтенхалык фәнни-практик конференция булып үтте. Бу чарада мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Мөдәрисова Сөмбеләдә катнашып, III урынны яулады. Җитәкчесе: Касыймова Әнисә Нурулловна. Сөмбеләне һәм фәнни җитәкчесен җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Яшь гражданнар форумы 15.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 8-11 сыйныф укучылары (37 кеше) яшь гражданнар форумында катнашу максатыннан sdo-rt.ru сайтына кереп регистрация үттеләр. Үзләрен кызыксындырган идея, сорауларны җиткерделәр.
-
Гаилә көне белән! 15.05.2017

Гаилә көне уңаеннан бүген мәктәбебездә рәсем конкурсы булып үзды. Чарада 1-4 сыйныф укучылары бик актив катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 12.05.2017

10 сыйныф укучысы Гарипова Гөлинә бүген Казан шәһәрендә КНИТУ да үткәрелгән "Нобелевские надежды КНИТУ-2017" конкурсында катнашып, III урынны яулап кайтты. Гөлинәне һәм аның укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевнаны әлеге уңышлары белән котлыйбыз. Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз! 11.05.2017

Бүген районыбызда Рәис Нургали улы Миннеханов катнашында төрле фән олимпиадаларында катнашып җиңү яулаган укучыларны, "Ел укытучысы" конкурсында катнашып җиңү яулаган укытучыларыбызны тәбрикләү тантанасы булып үтте. Чарада 4 сыйныф укучысы Мөһәммәтова Иллария, 5 сыйныф укучысы Сөләйманова Динә (әти-әнисе, укытучысы белән), 9 сыйныф укучысы Вафина Илзирә катнашты. Шулай ук мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Мөһәммәтгалиев Илдус Фәхретдинович, математика укытучысы Нәбиуллина Дилбәр Илфатовна "Ел укытучысы" конкурсында җиңү яулап район башлыгы тарафыннан бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне уңышлары белән тәбрик итәбез, уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
Җиңү көне 08.05.2017

Бүген мәктәбебез укучылары тарафыннан Кече Шыңар мәдәният йортында сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. Чарада районыбызның СабаГаз идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Исмәгыйль Ибраевич, "Туган Як" җәмгыяте җитәкчесе Мөһәммәтов Илфат Шәкүрович, авыл җитрлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхакович, мәктәбебез директоры Мөбарәков Рамил Гыйлемханович катнашты. Укучылар өлкәннәребезгә берсеннән-берсе матур җырлар, шигырь, биюләр бүләк иттеләр.
-
#ЭКОяз-2017 акциясе дәвам итә 06.05.2017

ЭКОВЕСНА-2017 акциясе кысаларында бүген мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары белән берлектә Олы Шыңар авылы чишмәсе буена алмагач утыртырга бардылар.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2017

Бүген көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын. -
#ЭКОяз-2017 29.04.2017

Әлеге акция кысаларында чүп-чардан арыну максатыннан, бүген мәктәбебездә өмә оештырылды. Чарада мәктәп укучылары һәм укытучылар актив катнашты. Мәктәп яны тирәсе, бакчалар тәртипкә китерелде.
-
"Без Тукайлы халык мәңгегә!" 26.04.2017

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, мәктәбебездә "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре" темасына радиотапшыру оештырылды. 8 нче сыйныф укучылары шагырьнең тормыш юлы, иҗаты турында бай мәгълүмат җиткерделәр, шигырьләрен укыдылар.












