Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Котлыйбыз! 03.10.2017

Күп еллар мәктәбебездә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Касыймова Әнисә Нурулловнаның бүген 50 яшьлек юбилее. Аны районыбыз мәгариф идарәсе хезмәткәре Шәмсевәлиева Айгөл Маратовна да котлады. Укытучыбызны мәктәбебезнең укытучылар коллективы да ихластан әлеге күркәм бәйрәме белән тәбрик итә. Алдагы тормышыгызда саулык, гаилә тигезлеге, балалар шатлыгы, укучыларыгызның инсафлысын телибез. Һәр туган көнгә сөенеп, сөелеп яшәргә язсын!
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 7 көн 02.10.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» Көзге игелеклелек атналыгы кысаларында бүген Кече Шыңар мәдәният йорты, ООО "Туган Як" җәмгыяте белән берлектә һәр оешмада эшләп, лаеклы ялга чыккан авылыбыз өлкәннәре өчен бәйрәм тантанасы оештырылды. Өлкәннәребез өчен түгәрәк өстәләр, җыр-биюләр, котлаулар яңгырады. Барлык өлкәннәренеөлкәннәр көне белән тагын бер кат тәбрик итәбез, алдагы тормышларында сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.#Ветераныживутрядом#
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 6 көн 30.09.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН Көзге игелеклелек кысаларында бүген мәктәбебездә экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар төрле мәгълүмати видеороликлар белән таныштылар, викторинада көч сынаштылар.
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 5 көн 29.09.2017

#ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Түлүшкә авылында яшәп, инде ничә еллар урын өстендә гомер кичерүче Хәйруллин Флорид Мансур улында кунакта булып кайттык. Аны төрле шигырьләр белән сөендердек, күңелле вакыйгаларны искә төшердек.«День добрых дел»#Доброедело,#Доброеслово#Изгесүз#Изгеэш
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 4 көн 28.09.2017

Мәктәбебездә бүген күңелле старт ярышлары оештырылды. Чарада 5-7 сыйныфлар катнашты. Укучылар 3 өлештән торган ярышта үзара көч сынашып җиңү яуладылар. Нәтиҗәдә: 6 сыйныфлар - I урын, 7 сыйныфлар - II урын, 5сыйныфлар - III урын яулады.«СпортивныйТатарстан»#ЗдорОвоЖивем,#Здороваянация,#Моездоровье#Минспортныяратам
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 3 көн 27.09.2017

Көзге игелек атналыгы дәвам итә. Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә 27 сентябрь көнне “Мәүлет” мәчетенә сәяхәт кылдык. Безне анда имам – хатиб, хаҗи Илдус абый каршы алды, балаларны мәчет белән таныштырды. Укучылар вәгазь тыңлаганнан соң үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, әңгәмәгә кушылдылар.#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 2 көн 26.09.2017

Көзге игелек атналыгы дәвам итә. Бүген мәктәбебез укучылары белән Кече Шыңар авылында гомер итүче, тыл ветераны Гомәрова Мәсхүдә апада кунакта булдык. Йорт җирләрендә булышлык күрсәттек, 90 яшь тулу уңаеннан котлап җырлар бүләк иттек.
-
Көзге игелеклелек атналыгы. 1 көн 25.09.2017

25 сентябрь-2 октябрь көннәрендә мәктәбебездә көзге игелеклелек атналыгы башланып китте. Бүген укучылар белән атналык план төзелде, яхшы эшләргә старт бирелде.
-
Ярминкә 23.09.2017

Бүген Балалар иҗаты үзәге каршында мәктәп коллективлары тарафыннан ярминкә уздырылды. Чарада мәктәбебез бик актив рәвештә катнашты. Сатуга кул эшләре, бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кайнатмалар һәм башка продукцияләр куелды.
-
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне! 21.09.2017

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен илләргә сугыштан һәм ут ачудан туктарга тәкъдим ителә. Бүген мәктәбебездә шушы көнне искә алып, "Тынычлык күгәрчене" акциясе оештырылды.
Дөньяларыбыз һәрчак тыныч, күгебез аяз булсын!












