Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Кросс Татарстана - 2017 16.09.2017

Бүген мәктәбебездә "Кросс Татарстана - 2017" үткәрелде. Барлык укучылар да әлеге бәйгедә бик теләп катнашты.
1-4 сыйныф укучылары арасында I урынны Мингазов Данияр, Юсупова Әдилә, II урынны Мударисов Илсаф һәм Хусаинова Диләрә, IIIурынны Зиннатов Фаил һәм Шагиева Сабина яулады.
5-8 сыныфлар арасында I урында Хусаинов Динар һәм Сөләйманова Динә, II урында-Гарипов Аяз һәм Сөләйманова Азалия, IIIурында-Рахматуллин Рәмзил һәм Гарипова Дилә.
9-11 сыныфлар арасында I урында Шарифуллин Рәдис һәм Ахунҗанова Ания, II урында-Кадыров Ранил һәм Шайхутдинова Илүсә, IIIурында-Галимуллин Нәзир һәм Валиева Алия.
-
Без-Варис! 15.09.2017

15 сентябрь – Балалар оешмасының туган көне. Шул уңайдан мәктәбебездә күргәзмә оештырылды, 8 варис СНТ составына кабул ителде. Алар өчен бүген бәйрәм оештырылды. Укучылар варис вәгъдәсен сөйләп СНТ дөньясына кабул ителделәр. Аларга Россия галстугы бәйләнде. Кабул ителгәннән соң бергә сәяхәт кылдык. “Тапкырлар”, “Мәкальләр”, “Япон машинасы”, “Кайсы сүз артык” дигән тукталышларда укучылар узләрен курсәттеләр. Бәйрәм варис кагыйдәсен искә тошереп оешма җыры белән төгәлләнде.
-
Көзге спартакиада-2017 14.09.2017

Бүген районыбызның ОЛИМП стадионында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында "Көзге спартакида 2017" булып үтте. Төрле спорт төрләре буенча ярышлар уздырылды. Мәктәбебез укытучылары да чарада актив катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Бикбаева Миләүшә Нуртединовна гел күтәрү буенча III урынны яулады. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 13.09.2017

Мәктәбебездә түгәрәкләр эшчәнлеге бик актив рәвештә алып барыла. "Вокал" түгәрәгенә кызлар аеруча да теләк белдереп йөриләр. Яңа җырлар, сәхнәдә үзенне ничек тотарга, тавышны җылыту күнекмәләрен өйрәнәләр.
-
Ата-аналар җыелышы 12.09.2017

ОГЭ һәм ЕГЭга әзерлек тәртибе белән таныштыру максатыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үтте.
-
Отряд җыены 11.09.2017

2 сыйныф укучылар белән берлектә отряд җыены булып үтте. Җыен укучыларга 15 сентябрь-Балалар оешмасының туган көне турында мәгълүмат тапшыру максатыннан оештырылды. Укучылар эзтабарларның кайдәләре, вазыйфалары белән таныштылар.
-
Эвакуация 11.09.2017

Укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләрнең янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү һәм үз-үзләрен тоту күнекмәләрен өйрәнү максатыннан эвакуация үткәрелде.
-
Всероссийский день трезвости 11.09.2017

11 сентября 2017 года, в целях борьбы с алкогольной зависимостью и популяризации систематических занятий физической культурой и спортом в Российской Федерации проводится Всероссийский день трезвости. В рамках данного мероприятия в нашей школе были проведены классные часы на тему здорового образа жизни и занятий спортом.
-
Үз мәктәбеңә булыш! 09.09.2017

-
"Мәктәпкә куркынычсыз юл" 08.09.2017

Бүген мәктәбебездә 1 сыйныф укучылары өчен "Мәктәпкә куркынычсыз юл" дигән акция үткәрелде. Педагог-оештыручы Файзуллина А.М. балаларны юл-йөрү кагыйдәләре белән таныштырды, юлны ничек чыгарга? үзенне ничек тотарга? дигән сорауларга җавап табылды.












