Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Көрәш буенча турнир 22.01.2018

20 гыйнвар көнне Казанның "Тасма" спорт-комплексында авылдашыбыз татар-башкорт көрәше буенча спорт остасы Гайнанов Салават Хабирович истәлегенә көрәш турниры үткәрелде. Әлеге турнирда Саба районы җыелма командасы да катнашты.
-
Неделя русского языка и литературы 22.01.2018

С 22 января в нашей школе началась " Неделя русского языка и литературы", цель которой привитие интереса к русскому языку, к искусству слова через внеклассную и внеурочную работу. Сегодня - День интеллектуалов. Среди учащихся 10- 11 классов прошел лингвистический конкурс " Нестрашный ЕГЭ по русскому языку". Учащиеся показали свои знания в области русского языка
-
Шиһабеддин Мәрҗанинең тууына 200 ел! 16.01.2018

Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Ә. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә 13-16 нчы гыйнвар көннәрендә "Син Ш.Мәрҗанине беләсеңме?" ,"Ш.Мәрҗани- күпкырлы шәхес"темаларына ачык чаралар үткәрелде "Ш.Мәрҗани- сүнмәс йолдыз!" дигән күргәзмә оештырылды. Бүген укучылар “Ш.Мәрҗани – безнең таңыбызның Чулпаныдыр” дип исемләнгән радиотапшыру белән чыгыш ясадылар.
-
Арендага торак 15.01.2018

Мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Маликова Г.И. гаиләсенә авылда яшәүче яшь белгечләргә бирелүче йорт ачкычлары тапшырылды.
-
Оренбург кунаклары 05.01.2018

Бүген Олы Шыңар авыл җирлегендә Оренбург өлкәсенең Каргалы авылында яшәүче милләттәшләребездән торган делегация булып китте. Кунакларны Кече Шыңар мәдәният йорты каршында иҗат коллективлары белән берлектә ипи – тоз, якты йөз белән каршы алдык.Алар бездә яшәүче татарларның тормышлары, гореф – гадәтләре белән кызыксындылар. Кунаклар “Әлфия” халык бию коллективының “Самара татарлары биюе”н һәм “Мирас” фольклор коллективының чыгышын җылы каршы алдылар. Шулай ук чәй өстәле артында милли ризыкларыбыз белән сыйландылар.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәме 26.12.2017

Бүген Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен Районыбыз башлыгының чыршы бәйрәме үткәрелде. Мәктәбебезнең 1-11 сыйныфлардан 1 актив укучы бу чарада катнашты. Алар өчен Балалар иҗат йорты тарафыннан кызыклы уеннар, җырлы биюләр оешытырылган иде. Укучылар әлеге чарада бик актив катнаштылар һәм бүләкләргә ия булдылар.
-
Кышкы каникул 26.12.2017

Укучыларыбызның кышкы каникуллары бик мавыктыргыч башланып китте.Бүген алар Лесхоз "Нарат" боз сараенда кунакта булдылар.
-
ГТО 23.12.2017

Бүгенге Яңа ел бәйрәмендә ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларыбызга күкрәк билгеләре тапшырылды. Молодцы, укучылар!
-
"Яңа ел" 23.12.2017

Мәктәбебездә бүген "Могъҗизалы Яңа ел" бәйрәме үткәрелде.Чарада мәктәбебез укучылар бик актив катнашты,алар тарафыннан берсеннән-берсе матур,күңелле,мавыктыргыч җырлар,биюләр,уеннар оештырылды. Жюри тарафыннан һәр сыйныфка урыннан билгеләнде,бүләкләр тапшырылды.
-
Кар сыннары 21.12.2017

Мәктзбебезнең яңа ел сыннары конкурсына тәкъдим ителгән композициясе “Яшә, татар!” дип атала.
Татар теле бик аһәңле, бай, матур тел. Аның шулай икәнлеген бөтен дөньяга таралган “Туган тел” китабы раслый. Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт” шигырен кечкенә нәниләребез бүгенге көндә дә бик яратып укыйлар.
Татар халкы гомер-гомергә бик кунакчыл халык булган. Берәр өйгә кунак килеп керсә, өстәл түрендә самавыр кайный башлаган, ә чәк-чәк исә һәр бәйрәмнең күрке. Ак яулыклы әбиләр, матур кәләпүшле бабайлар чисталык, күркәмлек, тәрбия үрнәге булып торалар.
Татарлар элек-электән үз телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен, тарихын саклаганнар, яклаганнар, аңа тугры калганнар, Сөембикә ханбикә шуның мисалы. Татар халкының телен, күңел байлыгын, “күркәм хәзинәләрен” саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү – безнең төп бурычыбыз!












