Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 20.12.2017

20 декабрьдә Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышы үтте. Укытучыларыбыз Мөхәммәтова Резеда Рәшитовна “Изгелек-кояш нурына тиң”, Шәрифуллина Вәсимә Мансуровна “Чәчәк бәйләме”дип исемләнгән сыйныф сәгате, Касыймова Әнисә Нурулловна һәм Мөхәммәтгалиева Гөлнара Ибрагимовна “Тәрбия эшендә гаилә һәм мәктәпнең хезмәттәшлеге” темасына мастер-класс күрсәттеләр. Түгәрәкләргә йөрүче укучыларның һәм аларның җитәкчеләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әлеге семинар барыбыз өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Питание в школе 15.12.2017

В соответствии с Указом Президента Российской Федерации № 431 от 5 мая 1992 года "О мерах по социальной поддержке многодетных семей" в школе организовано питание для 30 учащихся из 17 многодетных семей на льготных условиях
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2017

9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәбебездә әлеге уңайдан сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Узебезнең районда туып үскән Ватан Геройларының язмышы укучылар өчен аеруча да кызыклы булды.
-
Инвалидлар көне. 04.12.2017

3 декабрь - Инвалидлар көне уңаеннан, бүген башлангыч сыйныф укучылары белән берлектз "Мы вместе - Без бергә" дигән темага отряд җыены үткәрелде. Укучылар сәламәтлеге чикле балаларның проблемалары белән таныштылар. Алар белән дус булырга, һәрчак ярдәм итәргә кирәклегенә тагынбер кат инандылар.
-
"Җырлы-моңлы туган ягым" 02.12.2017

Бүген районыбыз мәдәният йортында Олы Шыңар авыл җирлегенең иҗат-отчет концерты булып узды. Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары, укучылар бик актив катнашты. Төрле шигъри тәлгәшләр, фольклор күренешләр, җыр-биюләр тамашачының күңеленә хуш килде.
-
"СТОП ВИЧ/СПИД" 01.12.2017

Бүген мәктәбебезнеңюгары сыйныф укучылары белән "СТОП ВИЧ/СПИД" дигән Бөтенроссия акциясе уздырылды. #СтопВичСпидРТ#минобразованиярт#@vospitaniemointrt#
-
"Наза" фольклор коллективы 28.11.2017

"Фольклор" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның мәдәният йортында чыгышы. Җитәкчесе Рабгутдинова Г.А.
-
"Ак күңелле әниләр" 25.11.2017

25 ноябрь - Әниләр көне. Шул уңайдан бүген мәдәният йортында әниләребезгә багышлнаган "Ак күңелле әниләр" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә төрле җыр-биюләр, котлаулар яңгырады. Чарада мәктәбебез укучылары, укытучылары да бик актив катнашты.
-
КЭС баскет 2017 24.11.2017

Мәктәбебезнең баскетбол буенча егетләр командасы "КЭС баскет" ярышында Саба районы мәктәпләре арасында 3 урынны яулады! Котлыйбыз!
-
"Я за ЗОЖ" 17.11.2017

"Дети России" акциясе кысаларында "Я за здоровый образ жизни" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.












