Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Отряд җыены 06.03.2017

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан бүген 7 сыйныф укучылары белән берлектә отряд җыены үткәрелде. Җыенда әниләребез, апа-сеңелләребезгә котлау открыткалары әзерләдек. Теләкләр, шигырьләр иҗат иттек. Бу көннең ничек барлыкка килүе турында интернет ресурслар белән таныштык. Хәрәкәтле уеннар, башваткычлар җыенга тагын да яхшы кәеф өстәде.
-
Без һәркайда актив! 04.03.2017

Бүген мәктәбебез каршында эшләп килүче мәдәният йорты хореографы Шайдуллина Әлфия Кыяметдин кызының 55 яшьлек юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә мәктәбебез укучылары да нәфис сүз, төрле биюләрдә бик актив катнаштылар. Әлфия Кыяметдин кызын шушы олуг юбилее белән ихластан котлыйбыз. Киләчәк көннәрегез бүгенгедәй якты, куанычлы булсын. Саулык, гаиләгезгә тигезлек, шатлык, куанычлы көннәр, иҗат уңышлары телибез.
-
ГТО нормаларын тапшыру 04.03.2017 Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары да чаңгыда шуу буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Чаңгы шуу сәламәтлек өчен бик файдалы. Укучылар моны аңлыйлар. Шуңа күрә берсе дә читтә калмады. Барысы да бик теләп, актив катнашты.

-
Түгәрәк эшчәнлеге 03.03.2017

Мәктәбебездә бик актив рәвештә "Выжигание" түгәрәге эшләп килә. Җитәкчесе: технология фәне укытучысы Мөхетдинов Ф.Я.. Түгәрәктә укучылар бик күп яңа алымнарга, эш төрләренә өйрәнәләр. Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле җиһазлар, күңел бизәкләре тудыралар.
-
"Кулинария" түгәрәге 03.03.2017

Мөхетдинова А.Р. җитәкчелегендә эшләп килүче "Кулинария" түгәрәгендә укучы кызларыбыз төрле-төрле тәмле, берсеннән-берсе үзенчәлекле ризыклар әзерлиләр. Бу түгәрәктә кызлар кечкенәдән зур һөнәргә өйрәнә.
-
"Экология дәресе" акциясе 02.03.2017

"Экология дәресе" республика акциясе кысаларында мәктәбебезнең барлык сыйныфларында да диярлек экология буенча ачык дәрес уздырылды. Дәресләрнең максаты- укучыларның экологик белемнәрен арттыру, туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш уяту, экологик үзаң тәрбияләү. Дәресләр укытучыларның кереш сүзеннән, сәламәтлек һәм экология, озон катламы турындагы чыгышларыннан, укучыларга бирелгән төрле төр сорулардан һәм йомгак сүзеннән гыйбарәт иде.Чисталыкның сәламәтлек нигезе икәнлеге, табигатькә, тирә-якка сакчыл мөнәсәбәтнең кирәклеге төрле мисаллар аша аңлатылды. Экологиянең яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да, кеше сәламәтлегенең нигезе булуы турында сөйләнде. Укучылар әңгәмәдә бик актив катнашты.
-
"Туган ягым" 27.02.2017

Башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә бүген "Туган ягым" дигән темага отряд җыены булып үтте. Сбор ярыш формасында булды, "Дуслык" һәм "Бердәмлек" командалары катнашты. Ике команда үзара көч сынашты. Сбор-ярыш төрле биремнәрдән: "Тапкырлар һәм зирәкләр", "Әдәби викторина", "Мәкальләр һәм әйтемнәр", "Күренешне таны" һ.б. кызыкылы турлардан торды. Укучылар барлык биремнәрне дә актив рәвештә чиштеләр һәм үз командаларына җиңү китерделәр. Нәтиҗәдә аз гына өстенлек белән "Бердәмлек" командасы җиңүгә иреште.
-
"Әҗәган-2017" 25.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 5-7 сыйныф укучылары арасында “Әҗәган-2017” ярышлары булып узды. Укучылар турникта тартылу, гәүдә күтәрү, күңелле стартлар һәм сторй күнегүләрен башкару өлкәләрендә үзләрен сынап карадылар. Укучылар барлык төрләре буенча да бик тырышып әзерләнгәннәр. Һәр сыйныф ярышларда бик актив катнашты. Барлык төрләр буенча да командаларга урыннар билгеләнде. Шуннан чыгып, I урын 6 сыйныф , II урын – 7 сыйныф, III – 5 сыйныф укучыларына бирелде. Җиңүчеләр рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Күңелең чиста булсын! 25.02.2017

“Безнең төп бурыч – шәхеснең үзендә күңел чисталыгы булдыру” – ди мәктәбебезнең биология фәне укытучысы Алия Рафаэлевна. Бүген 6-7 сыйныф укучылары белән берлектә табигать чисталыгы турында кызыклы әңгәмә-дәрес үтте. Дәрес барышында укучылар видео-фильмнар аша глобаль экологик проблемаларны күзалладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. “Безнең төп бурычыбыз – урам, ишегалды, подъезд төпләрендә чисталык булдыру белән беррәттән, шәхеснең үзендә күңел чисталыгы булдыру, үзенең туган ягында, табигать байлыкларын саклый белеп, мәдәният-тарихына буй сынып, аны өйрәнеп, Табигать-анага ярдәм итә алырлык яшьләр тәрбияләү”.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 23.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләр! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән эчкерсез котлыйбыз! Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч телибез! Ил барда — егет хур булмас, диләр. Cезгә һәрвакыт ихтыяр көче, гаилә бәхете юлдаш булсын! Тормыш сынауларына бирешмичә, һәрвакытта да чын ирләр булып калуыгызны телибез! Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләр булганда илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.












