Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Көзге каникуллар башланды. 31.10.2016

-
Туган көнең белән, РДШ! 29.10.2016

29 октябрь – РДШ ның туган көне. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары бердәм флешмоб оештырдылар.
-
"Эх, шома басабыз..." 29.10.2016

Бүген Шәүкәт Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында бию һәм фольклор коллективлар арасында III Республика күләм смотр-конкурс(“Шома бас”) ының зона этабы үтте. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашып, дипломантлар булдылар.
-
Единый урок безопасности в сети Интернет 29.10.2016

С целью повышения уровня кибербезопасности, обеспечение внимания родительской и педагогической общественности к проблеме детской безопасности в сети Интернет и развитие цифровой грамотности у школьников, были проведены мероприятия, посвященные данной теме.
-
Акция "День безопасности" 26.10.2016

"День безопасности" акциясе кысаларында мәктәбебез активистлары мәгълүмати стенд һәм плакатлар эшләделәр.
-
"Кулинария" түгәрәгендә эш гөрли 26.10.2016

“Кулинария” түгәрәге сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади сәләтен үстерү буенча класстан тыш эшләрнең нәтиҗәле формаларыннан берсе.
-
"Кто умнее?" 25.10.2016

"Кто умнее" акциясе кысаларында мәктәбебезнең алдынгы,бары гел "5"билгеләренә генә өлгерүче балалар барланды. Алар:
2 сыйныфтан-Мөбәрәкова Динә,
3 сыйныфтан-Мөхәммәтова Иллария,
5 сыйныфтан - Сөләйманова Динә,Юсупова Динәләр. -
"Их, ямьле көз айлары..." 21.10.2016

Мәктәбебездә 8-11 нче сыйныфлар арасында алтын көз бәйрәме үткәрелде. Укучылар барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, кызыклы уеннар, берсеннән-берсе матур чыгышлар, мул табыннар әзерләгәннәр иде. Бәйрәм ярыш тибында үтте. Барлык сыйныфлар да актив һәм җитез булды, тик хөрмәтле жюри әгъзәләре аларга үз бәясен бирде. Шулай итеп I – урынга “Репка” 9 нчы сыйныф укучылары, II – урынга “Крутые перцы” 8 нче сыйныф укучылары, III – урынга “Торнадо” 10-11 нче сыйныф укучылары танылды.
-
"Беренчеләргә булыш!" 20.10.2016

“Помоги первоклассникам безопасно прийти в школу” акциясе кысаларында бүген 1 нче сыйныф укучылары белән тәрбия дәресе үткәрелде. Балалар сфетофорның төсләре, юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр белән таныштылар, һәм әлеге кагыйдәләрне үтәргә, башкаларга да өйрәтергә, үрнәк булырга сүз бирделәр. Дәрес ахырында “Добрая Дорога Детства” дигән мәгълүмати буклетлар өләшенде.
-
"Көзге тылсым" 19.10.2016

Бүген мәктәбебезнең 5-7 нче сыйныф укучылары арасында Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Көзге тылсым" дигән исем астында сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларның экологик кузаллаулларын үстерү, табигатьне саклау һәм анда үзеңне дөрес итеп тоту турында тәрбия бирү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт тәрбияләү булды. Әлеге чарада җыр-бию, табышмаклар, төрле катлаулы сорау-җаплар, уеннар оештырылды. Шулай ук бәйрәмебез "Сөмбелә" се дә билгеләнде, ул - 7 нче сыйныф укучысы Гыйлметдинова Әдилә. Укучыларыбыз берсеннән-берсе матур концерт номерлары, котлау открыткалары, кул эшләре, уеннар әзерләп килгәннәр иде. Хөрмәтле җюри: авылыбызның мәдәният йорты мөдире Фәридә Хәйдәровна һәм мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Дилбәр Илфатовналар ярдәме белән аларга бәя биреп, урыннар билгеләдек. I урын - 5 сыйныфлар, II урын - 6 сыйныфлар, III урын - 7 сыйныфларныкы булды. Һәр сыйныфка мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.












