Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Үз мәктәбеңә булыш! 01.09.2016

-
"Экстремизмга - ЮК" айлыгы башланды 01.09.2016

-
Җәйге лагерьнең 21 нче көне! 24.06.2016

"Дуслык" лагерендә бүген соңгы көн. Иртәнге аштан соң балалар мәдәният хезмәткәрләре белән очраштылар. Алар халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан мәдәни чара оештырдылар. Авыл фельдшеры Сәрия Гарипова лекция укыганнан соң, балалар шушы темага анкета сорауларына җавап яздылар. Эшлекле уен барышында алар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын, авыр сорауларга җавап таптылар һәм үзләренең фикерләрен белдерделәр. Җәйге лагерь сменасын ябу тантанасы да килеп җитте. Отрядлар бәйрәмгә җырлар, биюләр өйрәнеп килгәннәр.Күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да. "Дуслык" лагере, саубул!
-
Җәйге лагерьнең 20 нче көне! 23.06.2016

"Дуслык" лагере 20 нче көн инде үзенә балаларны җыя. Җәйнең иң кызган чагы, һава торышы яхшы, ә без балалар белән янәдән дару үләннәре җыеп киптерергә куйдык. Җыйган үләннәрнең нинди авырудан файда китерүе турында да сөйләштек. Шулай ук бүген спортзалда скакалкада сикерү һәм флорбол тубын капкага кертү ярышлары үткәрелде. Скакалкада сикерү буенча җиңүчеләр - Валеева Алия һәм Кадыров Ранил, ә туп кертүдә Маслахова Камилә һәм Нәзмиев Инсаф! Молодцы, булдырасыз!
-
Җәйге лагерьнең 19 нчы көне! 22.06.2016

"Дуслык" лагеренең соңгы 3 көне калып бара. Бүген инде 19 нчы көн! 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бөтен Россия буенча "Свеча памяти" дип аталган акция бара. Шуның кысаларында балалар белән обелиск янында шәмнәр яндырылды, чәчәкләр куелды, һәлак булган солдатлар хәтеренә бер минутлык тынлык игълан ителде. Балалар "Кирәкми безгә сугыш" дигән темага рәсемнәр ясадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар өйрәнделәр. Мондый кайгылы көннәрне беркайчан да күрергә язмасын иде!
-
Җәйге лагерьнең 18 нче көне! 21.06.2016

Ә вакыт туктап тормый, һаман алга бара. "Дуслык" лагеренда балалар инде 18 нче көн ял итәләр. Бүгенге көнне балалар бик көтеп алдылар - бүген боз сараена барабыз бит! Иртәнге аштан соң хәрәкәтле уеннар уйнап, ребус-кроссвордлар ясарга да өлгерделәр әле. "Нарат" боз сараенда рәхәтләнеп конькида шудылар, күңелле ял иттеләр. Өйгә кайтканда барысының да кәефе яхшы иде.
-
Җәйге лагерьнең 17 нче көне! 20.06.2016

"Дуслык" лагере балаларны 17 нче тапкыр сәламли! Бүген мәдәният йортында укучылар өчен "Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсенме?" дигән викторина-уен үткәрелде. Балалар юл йөрү кагыйдәләре, ЮХИДИ турындагы соруларга җавап бирделәр,кроссвордлар чиштеләр. Иң күп белүче балаларга истәлек бүләкләре дә тапшырылды. Шулай ук, бүген отрядлар үзара "Брейн-ринг" уенында көч сынаштылар. Аз гына өстенлек белән "Дуслык" отряды җиңү яулады!
-
Җәйге лагерьнең 16 нчы көне! 18.06.2016

"Дуслык" лагере үз эшен дәвам итә. Бүген бездә спорт уеннары буенча ярыш. Кызлар һәм егетләр 3 төрдә көч сынаштылар. Ераклыкка сикерү буенча I урын - Галимуллин Нәзир, Ахунҗанова Ания, туп кертү буенча I урын - Мөхәммәтгалиев Азат, Ногманова Диләрә, пресс ясау буенча I урын - Ахунҗанов Рифат һәм Тимергалиева Айсинә. Молодцы, укучылар! Җиңүчеләр төрле призлар белән бүләкләнде. Төшке аштан соң, җыелышып чишмә буена бардык. Уеннар уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайтты укучылар!
-
Җәйге лагерьның 15 нче көне! 17.06.2016

"Дуслык" лагеренең байрагы бүген 15 нче тапкыр югарыга күтәрелә! Бүген мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу көне. Балалар белән белән бергәләп Олы Шыңар авылы мәчетенә кунакка бардылар. Рамазан ае, ураза тоту турында вәгазь тыңлап, мәчетебезнең матурлыгына сокланып, вакытны файдалы һәм күңелле үткәреп кайттылар алар.
-
Җәйге лагерьның 14 нче көне! 16.06.2016

Көннән көн "Дуслык" лагере ахырына якынлаша бара. Бүген бездә инде 14 нче көн! Бүген кызлар арасында волейбол, ә егетләр арасында футбол ярышлары булып узды. Кызлар волейболны бик оста уйныйлар, ә җиңүне "Дуслык" отряды командасы яулады. Ә футболда "Тынычлык" отряды егетләре 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Молодцы! Шулай ук, бүген ике отряд арасында "Башваткыч" уены үткәрелде. Сораулар шактый авыр булса да, балалар булдырдылар!












