Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
"Киләчәккә бер адым" 22.02.2017

Бүген мәктәбебездә “Киләчәккә бер адым” дип аталган Бөтенроссия фәнни-социаль программа нигезендә 3-6 нчы сыйныф укучыларының проект эшләре каралды. Укучылар үзләренең фән җитәкчеләре белән берлектә бүгенге көндә киң таралыш тапкан, үзен кызыксындырган темага проект эшләре эшләделәр. Бүген исә башкаларны да якыннан таныштырдылар. Барлык эшләр дә кызыклы, бүгенге көндә дә киң таралыш тапкан иде. Мәсәлән: туфракның заралануы, сөт ризыкларының чистамы, юкмы икәнлеген ачыклау, сугыш чоры балалары турында мәгълүмат җыю... болар барысы да бик кирәкле. Укучылар бөтенесе дә бик актив чыгыш ясадылар, һәм әлеге эшләрен алга ба тагын да тирәнәйтәчәкләр. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
"Әҗәган-2017" 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 8-11 сыйныф укучылары арасында “Әҗәган-2017” ярышлары булып узды. Укучылар спорт, мылтыктан ату, мылтык сүтеп җыю һәм башка өлкәләрдә үзләрен сынап карадылар. Мондый ярышлар егетләрне кече яшьтән армияга әзерләү чарасы булып тора. Ярышның барлык төрләре буенча да командаларга урыннар билгеләнде. Шуннан чыгып, I урын 10-11 сыйныф , II урын – 8 сыйныф, III – 9 сыйныф укучыларына бирелде. Җиңүчеләр рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Татар телчеләре семинары 21.02.2017

Мәктәбебездә бүген татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булып узды. Чарада районыбызның барлык мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Беренче өлешендә алар мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мөһәммәтова Сиринә Миңнулловна һәм Мөһәммәтова Резеда Рәшитовналар үткәргән ачык дәрес карадылар, дәрескә карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Икенче өлешендә "Туган тел көне" нә багышланган кичәдә катнаштылар, шулай ук мәктәбебезнең үзешчәннәре белән якыннанырак таныштылар. Кичәнең төп кунаклары 33 ел буе укучыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән ветеран укытучыбыз Нәсимә Бари кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Моталлап улы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Нурулла кызы һәм җыр укытучысы, композитор Фәннур Әхсән улы булды. Алар үзләренең иҗат җимешләре, җырлары белән кунакларны таң калдырдылар. Кичә-очрашу Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Баскетбол ярышлары 18.02.2017

Мәктәбебездә спорт айлыгы бара. Шул уңайдан бүген 5-11 сыйныф укучылары катнашында мәктәп беренчелегенә баскетбол ярышлары уздырылды. Уеннар бик көчле узды, укучылар ярышларга бик тырышып әзерләнгәннәр. 5-7 сыйныфлар арасында
I урында - 6 сыйныфлар,
II урында - 7 сыйныфлар,
III урында - 5 сыйныфлар;
8-11 сыйныфлар арасында
I урында - 10-11 сыйныфлар,
II урында - 9 сыйныфлар,
III урында - 8 сыйныфлар. Молодцы, укучылар! Алга таба да сезгә уңышлар телибез. -
Котлыйбыз! 18.02.2017

Гыйнвар-февраль айларында Республикакүләм “Туган телем – серле тел” бәйгесенең 1-2 турлары үткәрелде. Конкурста 2 сыйныф укучылары актив катнашып, 1 урынга лаек дип табылдылар. Укуытучылары Бикбаева Миләүшә Нуретдиновна. Әлеге җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
"Кошлар - безнең дуслар" 17.02.2017

"Кошлар-безнең дуслар" акциясе кысаларында мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучылары белән берлектә кошларга җим салынды. Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.
-
Сәламәт булыйк 17.02.2017

Спорт комитеты җитәкчесе Мөхетдинов Рәмзил 2-3 нче сыйныф укучылары белән берлектә физкультминутка үткәрде.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур. 15.02.2017

15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
-
Әфганчыларны искә алып... 14.02.2017

Бүген Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Зиннәтуллин Илфат Якуп улын искә алып аның каберенә венок куелды. Зиннәтуллин Илфат Якуп улы 1963 нче елның 12 нче декабрендә Татарстанның Саба районы Чулпыч авылында туа.Саба районының “Авангард” колхозында эшли. Кораллы көчләргә 1982 нче елның 1 нче апрелендә Саба РХК тарафыннан алына, Әфганстан Республикасына 1984 нең гыйнварыннан. Сержант, мотоукчы отделениясе командиры.Берничә тапкыр сугышчан операцияләрдә катнаша, алар барышында отделение белән ышанычлы командалык итә.1984 нче елның 26 нчы июлендә сугышчан задание үтәгәндә һәлак була, соңыннан гына кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.
-
Парламент дәресе 13.02.2017

Бүген мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары белән берлектә “Законнар кайда туган?” дигән темага парламент дәресе үткәрелде. Бу чарада Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов Алмаз Габделхакович, тарих укытучысы Гарипов Айдар Моталлапович катнашты. Ә төп кунак Олы Шыңар авылы җирлеге депутаты Мөхетдинов Исмәгыйл Ибраевич булды. Ул укучыларны законнар, сайлаулар турында якыннанырак таныштырды. Аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.












