Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Созвездие-Йолдызлык" 22.03.2017

Кызыл Мишә мәдәният йортында бүген районкүләм узучы "Созведие - Йолдызлык" конкурс-фестиваленең 1 нче туры булып узды. Әлеге конкурста 21 яшькәчә теләгән һәркем катнаша ала. Мәктәбебез укучылары, шулай ук педагог-оештыручы Файзуллина А.М. бу конкурста үзләренең көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә Файзуллина А.М. 2 нче турга чакыру алды. Котлыйбыз!
-
"Сыйныфның дуслык серләре" 20.03.2017

Тимершык мәдәният йортында ата-аналар комитетының "Сыйныфның дуслык серләре" дигән республикакүләм конкурсының район этабы булып үтте. Бик актив рәвештә бу конкурста мәктәбебезнең "Бердәмлек" командасы да чыгыш ясады. Конкурс 4 өлештән торды: команда белән танышытыру, мәктәпнең эшчәнлеген күрсәтү һәм жюри биргән сорауларга төгәл җавап бирү. Мәктәбебезнең "Бердәмлек" командасы сынатмады, бик оешкан төстә барлык сынауларны да югары нотада үтте. Молодцы!
-
"Яшә, Саба-йорт". 18.03.2017

Бүген районыбызда "Яшә, Саба-йорт" дип исемләнгән Саба районы авылларына багышланган җырлар конкурсының гала-концерты булып үтте. Бу конкурста Галимов Фәннур Әхсәнович җитәкчелегендәге "Туган як" ансамбле "Шыңарым чишмәләре" дигән җыр белән уңышлы чыгыш ясадылар һәм I урынга лаек булдылар. Аларны уңышлары белән тәбриклибез, эшләрендә, укуларында зурдан зур уңышлар телибез.
-
"Дулкыннар - 2017" 17.03.2017

15 март көнне Казанда "Дулкыннар-2017" конкурсының "Нәфис сүз" номинациясе булып узды. Бу конкурста мәктәбебезнең "Илһам" иҗат төркеме дә катнашты һәм гала концертка чакыру алды. Бүген исә алар гала-концертта чыгыш ясап, махсус бүләккә ия булдылар. Молодцы укучылар. Алга таба аларга уңышлар телибез.
-
Башваткыч 15.03.2017

Мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Алинә Мәгъсудовна бүген 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Башваткыч" уены оештырды. Бәйгедә укучылар үзара көч сынаштылар. Кызыклы, үзенчәлекле сорауларга җавап таптылар. Иң җитез, иң тапкыр исеме белән җиңүче дип 6 нчы сыйныф укучылары танылды.
-
"Живая классика" 15.03.2017

6 нчы сыйныф укучысы Мөдәрисова Сөмбелә һәм 8 нче сыйныф укучысы Маслахова Камилә бүген Бөтенроссия күләмендә VI нчы тапкыр уздырыла торган "Живая классика" конкурсының район этабында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, тамашачының күңелен яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да укуларында уңышлар телибез.
-
"Дус булык мәңгегә" 13.03.2017

"Ак җилкән" отряды белән әнә шул темага бүген отряд җыены үткәрелде. Бүгенге җыен аеруча да үзенчәлекле, кызыклы булды. Бергәләшеп "Кем өлгер?", "Дустым, кулыңны күтәр" кебек уеннар уйнадык. Уеннарның килеп чыгышы турында интернет ресурслар белән таныштык. Тырышлык хезмәттә күренә. Шулай ук төсле кәгазъләрдән дусларыбызга дуслык символын ясап бүләк иттек, һәр укучы үз фантазиясен кушып, үзенчәлекле символлар ясады. Дусның күңелен күрү ничек рәхәт.
-
Чит тел атналыгы 13.03.2017

Мәктәбебездә бүгеннән башлап 17 нче мартка хәтле "инглиз теле атналыгы" дип игълан ителде. Бу вакыт эчендә укучылар инглиз теле укытучысы Гөлнара Ибраһимовна белән берлектә төрле викториналар, түгәрәк өстәлләр уздырачаклар. 17 март көнне җиңүчеләргә, актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапышыралачак.
-
Түгәрәк эшчәнлеге 09.03.2017

Мәктәбебездә Мөбәрәков Р.Г. җитәкчелегендә "Флорбол" түгәрәге бик актив рәвештә эшләп килә. Укучылар атнага ике тапкыр спортның бу төре белән бик яратып шөгельләнәләр, түгәрәккә даими йөриләр, чөнки алар спорт - сәламәтлекнең нигезе икәнлеген яхшы аңлыйлар.
-
Котлыйбыз!!! 08.03.2017

Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның күркәм бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язгы кояш нурлары, гөрләвекләр Сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
Котлы булсын яз бәйрәме,
Юлыгызга гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре Сезгә
Бәхет, шатлык кына китерсен!












