Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 80 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Отряд җыены 18.02.2015

Бүген 6 сыйныф укучылары белән "Бу без!" темасына отряд җыены узды. Җыенда варислар уеннар ярдәмендә үзләре һәм иптәшләре турында күбрәк белделәр, үз отрядларының "Таң" балалар оешмасындагы эшчәнлегенә бәя бирделәр, яңа уеннар өйрәнделәр. "Кыңгырау" отрядында җыен бик җанлы узды. Бер варис та читтә калмады. Педагог-оештыручы аларны бердәм, актив катнашулары өчен мактады. Җыен, гадәттәгечә, "Очкын җибәрү" белән тәмамланды.
-
Муса Җәлил туган көне 17.02.2015

15 нче февраль - халкыбызның патриот шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Бу истәлекле дата мәктәбебездә һәр елны оешкан төстә билгеләп үтелә. Быел да бу уңайдан
"Бөек шагыйрь Муса Җәлил халкым улы,
Ил күгендә балкып калды гомерең юлы"
дип исемләнгән радиотапшыру әзерләнде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылды, сыйныфларда
"Җәлилләр, Алишлар ялкыны
Мәңгелек ут булып балкыды"
темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды.
-
Баскетбол ярышы 16.02.2015

Бүген мәктәбебездә, хәрби-патриотик тәрбия һәм физкультура-спорт айлыгы кысаларында, 5-8 сыйныф укучылары арасында "Баскетбол ярышлары булып үтте. Әлеге ярышка укучылар ныклап әзерләнгәннәр иде. Гомуми нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын- 8 сыйныф
2 урын 7 сыйныф
3 урын 6 сыйныф
Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз! Молодцы!
-
"Әфганчылар" көне 13.02.2015

Мәктәбебез Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Чулпыч авылы егете Илфат Зиннәтуллинны онытмый. Бүген укучыларыбыз, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Г.Мөбарәков һәм ОБЖ укытучысы Ф.Ә.Галимов җитәкчелегендә, аның каберенә венок куйдылар. Чарада ветеран әфганчылар комитеты рәисе И.З.Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Ф.Ф.Закиров, ветеран әфганчы Р.М.Ягъфәров катнашты.
-
"Иң шәп әйдәман" 11.02.2015

Бүген Тимершык мәктәбенә Мичән, Югары Симет һәм Олы Шыңар урта мәктәпләренең иң актив әйдәманнары җыналды. "Иң шәп әйдәман" конкурсының зона туры бирегә китерде аларны. Дүрт әйдәман үзара көч сынашты. Алар "Иҗат сандык"ларыннан 15 минутлык мероприятие тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш үзенчәлекле булды.
Бу конкурста безнең мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтова Илсинә катнашты. Әйдәманга үзе шефлык итүче "Йолдызчык" отряды эзтабарлары булышты. Алар матур чыгыш ясадылар. Әйдәманга һәм эзтабарларга уңышлар телибез.
-
"Педагог -оештыручы-2015" 10.02.2015

19 февраль көнне Килдебәк урта мәктәбендә "Педагог -оештыручы-2015" район конкурсының йомгаклау этабы узды. Финалистлар арасында мәктәбебезнең педагог оештыручысы Шәрифуллина Вәсимә Мансуровна да бар иде. Һәр катнашучы әлеге бәйгегә зур әзерлек белән килгән иде. Алар анда "минем педагогик кредо" темасына презентация тәкъдим иттеләр, төрле педагогик ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр һәм балалар белән сборлар үткәрделәр. Без үзебезнең коллегабызга алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Оет укучылары 09.02.2015

Оет башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары төрле иҗади конкурсларда,дәрестән тыш шөгыльләрдә бик теләп катнашалар.Кызларның барысы да җырларга,биергә,шигырь сөйләргә ярата.Һәм алар еш кына иптәшләрен дә үзләренең чыгышлары белән сөендерәләр.Менә бүген дә укучыларыбыз "Бармак театры" шөгылендә яңа гына "табадан төшкән" "Теремкәй" әкиятен уйнап күрсәттеләр.Әкият бик кызыклы һәм уңышлы килеп чыккан иде.Аларга алга таба иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Лыжня - 2015 07.02.2015

7 нче февраль көнне мәктәпнең чаңгы юлы бушап тормады. Барлык укучылар һәм укытучылар чаңгыга бастылар, иң җитезләр билгеләнде.
-
Проект эше 06.02.2015

6 нчы сыйныф кызлары "Итәк" тегү буенча проект эшләрен якладылар. Хезмәтләреннән кызлар үзләре дә, укытучылары Алия Рафаэлевна да канәгать калды.
-
Спорт айлыгы 05.02.2015

Спорт айлыгы кысаларында 5-10 нчы сыйныф укучылары арасында мәктәп беренчелегенә "Өстәл теннисы" ярышлары башланып китте.Әлеге ярышта укучылар теләп һәм кызыксынып катнашалар.Аларның һәрбарчасына уңышлар телибез!












