муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
-
Безнең юбилярлар! 04.12.2012

Шушы матур кышкы көннәрдә хезмәттәшләребез тәрбияче Галимова Гульсария Хадимулла кызы һәм 30 елга якын кече тәрбияче булып эшләгән Валиева Сания Нотфулла кызы үзләренең олы юбилейларын билгеләп үтәләр.Без аларны ихлас күңелебездән бу матур гомер бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын, гаилә бәхете ташып торсын, балалар куанычын күреп, тормыш иптәшләрегез белән тигезлектә, муллыкта, күңел тынычлыгы белән, хэсрәт күрмичә яшәргә язсын. Матур хезмәтегез өчен олы рәхмәт Сезгә!
Туар һәркөн ишеттерсен Сезгә
Яхшы хәбәрләр генә.
Яныгызда булсын һәрвакытя
Үзегез кебекләр генә.
Эшкә мәхәббәтегез сокландыра,
Тырыш, максатчан үзегез.
Ял итергә дә онытмагыз,
Бер дә сулмасын йөзегез.
Гаилә бәхетенә куанып,
Тату яшәргә язсын.
Теләгегез мөмкинлек белән
Бергә үрелеп барсын!Байлар Сабасының №1 "Шатлык" балалар бакчасы коллективы
-
"Урман - безнең зур байлык!"атналыгы тәмам 03.12.2012

-
Сагынып көтеп алдык сине, Кышкай! 30.11.2012

Кышкы саф иртәләрдә
Яуганда энҗе карлар,
Актан шәл ябыналар
Урмандагы агачлар.
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала.Моңсулыкны ап-ак карлары белән, салкын бураннары белән күңелле кыш алыштыра .Яшәеш яңа сулыш ала.
-
"Урман - безнең зур байлык!" 29.11.2012

атналыгы дәвам итә...
-
"Янымда әнием булганда..."атналыгы үтеп китте... 28.11.2012

-
Яшь архитекторлар 17.12.2009 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кисеп ябыштыру эшчәнлеге барышында Сабаны зурайтып яңа микрорайон төзү турында фикерләшеп кагәзьдән күләмле өйләр ясадылар.

-
1 октябрь - Өлкәннәр көне 29.12.2008 Бүген бакчабызда озак еллар эшләп лаеклы ялда булган хезмәткәрләребезне 27 сентябрь - Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүчеләр, тәрбиячеләр көнне, 1 октябрь - Өлкәннәр көнне уңаеннан кунакка чакырдык. Мөдир Рушания Гилемхановна барлык килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Миләүшә Корбангалиевна, Зилә Әхмәтовна бергә эшләгән иптәшләрен бәйрәм белән котлап үттеләр. Өлкәннәр бергә эшләгән күңелле мизгелләрне, матур вакытларны искә алдылар, музыка житәкчеләре, балалар белән берлектә әзерләнгән бәйрәм концертын карап, очрашуны чәй табыны янында дәвам иттеләр. Яшь чактагы җырларны искә төшереп, күңелле ял иттеләр.

-
Комплектование детского сада на 2021/2022 учебный год 01.12.2008

Уважаемые родители!
С 1 июня 2021 года начинается комплектование в МБДОУ "Сабинский детский сад общеразвиающего вида №1 «Шатлык» п.г.т Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан".
-
Экскурсия по набережной 19.12.2005 В солнечный день воспитанники подготовительной к школе группы с воспитателем Аухадиевой Н. А., помощником воспитателя Хаертдиновой Ф. Ф. совершили познавательную экскурсию на набережную "Ямьле Саба". Экскурсия стала не только познавательной, но и увлекательным приключением для всех воспитанников. Благодаря таким прогулкам, дошкольники получают удовольствие от общения с природой и оздоравливают свой организм, а также закрепляют на практике полученные знания, становятся более ответственными по отношению к окружающей природе, учатся ценить и беречь то, что мы имеем.

-
Юл кагыйдәсен нык бел! 01.01.1970

Юлларда исән-имин йөрер өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез.












