муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Кышкы каникуллар 12.01.2013

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп."Шатлык" балалар бакчасында искечә Яңа ел каршылау уңаеннан балалар янә тагын бер кат чыршы тирәсенә җыелдылар. Кыш бабайга багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр балаларда яңа ел рухын кабат яңартты.
-
Кышкы каникуллар 11.01.2013

Праздник спортивный гордо
вступает в свои права
Солнцем улыбки доброй
Встречает его детвора -
Кышкы каникуллар 10.01.2013
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г. Тукай “Театр”
-
"Шатлыкка" Кыш бабай килде 30.12.2012

Бүген бакчабызда "Яңа ел" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Барлык 6 төркем балалары да әти-әниләре, әбиләре, дәү әниләре белән Кыш бабай килүен каршы алдылар. Балалар кышның символы Кыш бабайга үз бүләкләрен - җырлар, шигырьләр сөйләргә ашыктылар. Бәйрәмне бозарга теләгән усал бүре, иркә Бикә дә, шаян куяннар да яңа ел рухын киресенчә тагын да ныграк яктыртты. Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннар, сюрприз мизгелләр Кыш байның бүләк таратуы белән төгәлләнде.
-
Кыш бабайлар парады 29.12.2012

Бүген Байлар Сабасының үзәк мәйданын төрле әкият геройлары, дистәләгән Кыш бабай һәм Кар кызы биләп алды. Елда үтүче Кыш бабайлар парады бу юлы Саба мәдәният йортына якташыбыз, татар халкының иң яраткан артисты Шәүкәт Биктимиров исемен биргән зур вакыйга белән туры килде...
-
Яңа ел бүләкләре килеп тора 29.12.2012

Ел саен Яңа ел чыршысы ачылышын көтеп алабыз.Чөнки биредә Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов еллык эшкә нәтиҗәләр ясый, шул ук вакытта кар сыннары бәйгесенә йомгак ясап җиңүчеләрне тәбрикли. Быел исә, кар сыннары ясау буенча эшчәнлек кечкенә һәм зур мәгариф учрежденияләренә аерып бәяләнде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективына кызыксындыру бүләге тапшырылды. Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов гомүмиләштереп: "Барлык балалар бакчалары коллетивлары да бик матур итеп, актив рәвештә ел саен кар сыннары ясыйлар. Бу үз чиратында балаларга бик матур тәрбия чарасы, тәрбиячеләргә эшләрендә дә зур уңышлар телик"- дип җылы теләкләрен белдерде.
-
"Шатлык" чыршыга күмелде 27.12.2012

Яңа ел рухы бакчабызда балалар рәсемнәре, кар бөртекләре белән уянды дип язган идек. "Шатлыкта" үткәрелгән чыршылар күргәзмәсе бакчага тагы да ямь кертте...
-
Янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган бәйгегә нәтиҗәләр ясалды 27.12.2012

2012 елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба бүлекчәсе Саба районы мәгариф бүлеге белән берлектә район күләмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында янгын куркынычсызлыгы темасы астында...
-
Рәхмәт Кыш бабай! Рәхмәт профсоюз! 27.12.2012

Бүген без балачакка әйләнеп кайттык! Мондый мөмкинлекне безгә Саба районы мәгариф бүлеге профсоюз комитеты бүләк итте...
-
Юбилей мизгелләре 26.12.2012

Декабрь ае юбилейларга бай булды. Аҗдаха елын озатканда өченче юбилярыбыз - мөдиребез 1 нче квалификацион категорияле педагог, Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Саба муниципаль районы башлыгының рәхмәт хаты иясе Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район мәгариф бүлегенең профсоюз комитеты рәисе Гузялова Гөлнәзирә Мөдәрисовна, мәктәпкәчә тәрбия бирү буенча әйдәп баручы белгеч Димухаммәтова Айгөл Шагинуровна һәм Саба балалар бакчалары мөдирләре килделәр. Тәбрикләү мизгелләре матур, ихлас теләкләр, коллектив һәм бакчабыз балалары әзерләгән җырлар, биюләр белән үрелеп барды.Чәчәк бәйләмнәренә күмелгән Миләүшә Корбангалиевна бу көнне: "Барыбыз да исән-имин булып, матур итеп эшлик, яшик, бэхетле булыйк", - дип кунакларга, коллективка олы рәхмәтләрен җиткерде.












