муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Кадерлеләргә бүләкләр 11.03.2013

Әниләргә, дәү әниләргә карата өйрәнгән җыр, шигырьләр, биюләр бу матур бәйрәмнәрдә күп яңгырады. Бүләкләре чыгышларда гына түгел, ә үз куллары белән эшләгән истәлекләрдә дә чагылды.Һәр төркем балалары тәрбиячеләр җитәкчелегендә әниләргә матур, төрледән - төрле бүләкләр әзерләделәр.
-
"Минем кадерле, сөекле ӘНИЕМ!" 11.03.2013

"Минем кадерле, сөекле ӘНИЕМ!" темасы астында уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары эшләре белән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Һәр бала үз әнисен ничек яратуы, әнисенә булган җылы хисен, хөрмәтен рәсемдә үзенчә чагылдырган. Бу күргәзмә әниләребезгә аеруча ошады.
-
Йөзәргә яратабыз! 04.03.2013

Балаларның сәламәтлеген кайгырту кече яшьтән үк башлана. Безнең бакчаның зурлар төркеме балалары бассейнга баруны бик теләп һәм көтеп алалар, бер атнаны да бу чарадан калмаска тырышалар. Бу спорт төре белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә бар, бассейнга йөри башлаганнан бирле балалар чыныгып киттелләр, һәркөн өйреш тулысынча. Биредә балалар белән тренер Насибуллина Гульнара Рифатовна эшли, ул аларны йөзәргә, суда төрле хәрәкәтләр, күнегүләр ясарга өйрәтә, суда уйнау элементлары белән таныштыра.
-
"Оста куллы ӘНИЛӘРЕБЕЗ" 04.03.2013

Әти-әниләребезнең бакча тормышы белән кызыксынып торулары күңелләребезгә тагы да рух өсти. Бу юлы да "Оста куллы әниләр" бәйгесенә алар битараф калмады. Бәйрәм алды мәшәкатьләре дип тормыйча, кайбер гүзәл затлар үзләренең кул җылысы белән эшләнгән матур әйберләрен алып килә башладылар. Мәсәлән, бу фотода әни- Алсу Хасаншина эше. Ул яз, җәй темасына панно бәйләп алып килгән. Әниләребезгә бик зур рәхмәт юллыйбыз, чын күңелдән гаилә бәхете телибез!
-
"Исәнме кояш!" 01.03.2013

"Исәнме кояш" атналыгы балаларны язның беренче билгеләре белән таныштыруны дәвам итүгә багышланды. Кояш яктылык һәм җылылык чыганыгы булуы турында белемнәрен баету, кояшның халык авыз иҗатында, кулланма сәнгатьтә бирелгән образы белән тирәнтен таныштыру максатыннан "Елмай кояшкай" темасына рәсем сәнгате, әвәләүдә "Күрен кояшкай" темасына, кисеп ябыштыруда "Матур кояшкай" темаларына балаларның бердәм эшчәнлекләре үткәрелде.Яз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнелде һәм "Яз килә, яз килә, елмаеп кояш көлә" темасы астында музыкаль-әдәби иртә үткәрелде.
-
"Иң бала җанлы тәрбияче" 22.02.2013

Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең район этабы тәмам. Безнең бакча данын 1 кв. категорияле тәрбияче Фатихова Гузәл Хамзевна яклады. Бәйге таләпләре буенча ул иң элек Сабаның №4 "Кынгырау" бакчасы балалары белән "урманга сәяхәт ясап, тиенгә гөмбәләр җыйдылар",ягъни ана теле һәм рәсем ясауны берләштергән интеграль шөгыль күрсәтте. Финал өлеше исә, Саба мәдәният йортында үтте. Биредә тәрбиячеләр 15 минут эчендә үз эшенең остасы икәнен төрле яклап ачарга тиешләр иде. Бу бәйгегә бакчабыз коллективы бик актив әзерләнде. Без иң элек "Истоки" программасының 10 төп прицибын кулланып эшләвебезне күрсәттек, тәрбияче - җаваплы, кызыклы, бик тырышлыкны сорый торган һөнәр икәнен ачарга тырыштык. Нәтиҗәдә Гүзәл Хамзевна "Иң бала җанлы" номинациясендә җиңү яулады. Безнең җиңүчегә Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Без "Шатлык" балалар колективы Гүзәл Хамзевнаны чын күңелдән котлыйбыз, эшендә тагы да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз!
-
21 февраля - Международный день родного языка 22.02.2013

В предверии Всемирного дня поэзии 21 февраля ежегодно празднуется Международный день родного языка. К этой знаменательной дате не осталась равнодушным и наш детский сад. Мы сегодня с ребятами средней, старшей и подготовительной группы отпраздновали день поэзии, вспоминали татарских и русских писателей, таких как Муса Ждалиль, Александр Сергеевич Пушкин. Не секрет, что русский язык нам также неоходим как и родной татарский язык для познания окружающего мира и общения, учитывая это на празднике дети рассказали стихи на русском языке посвященные Родине, мамам, папам. В завершении утренника все посмотрели мультфильм по сказке А.С. Пушкина "Сказка о рыбаке и рыбке".
Всеми́рный день поэ́зии ежегодный праздник, отмечаемый 21 марта. Этот праздник был учрежден ЮНЕСКО (Организация Объединённых Наций по вопросам образования, науки и культуры) в резолюции 30-й сессии Генеральной конференции ЮНЕСКО, принятой 15 ноября 1999 года. Как отмечалось в решении ЮНЕСКО, цель учреждения праздника — «придать новый импульс и новое признание национальным, региональным и международным поэтическим движениям».
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2013

Төркемнәрдә Ватанны саклаучылар көненә эзерлек бик актив барды. Мәсәлән, уртанчылар төркеме әтиләренә, абыйларына багышлап балалар тәрбиячеләре ярдәме белән махсус газета эшләнде. Анда балалар армия сафларында хезмәт иткән вакытта төшкән якыннарының фотоларын урнаштырдылар. Зурлар төркеме пластилиннан парашютчы ясадылар, ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әтиләренең портретларын ясадылар, элеге рәсемнәрдән күргәзмә дә оештырылды.
-
Ягез әле, әтиләр! 21.02.2013

20 нче февраль көнне бакчабызда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, әтиләр!" спорт күңел ачу кичәсе үткәрелде. Бу чарада һәр төркемнән әтиләр катнашып 2 команда оешты. Төрле спорт һәм күңелле уеннар балаларның котлаулары, җыр-биюләре белән дәвам итте. Бәйге әтиләрдән оешкан жюри ярдәмендә бәяләнде, нәтиҗәдә ике команда да 40 ар очко белән җиңү яулап һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Ватанны саклаучылар көне 19.02.2013

Бу атна Ватанны саклаучылар көненә багышлана. "Шатлык" тулысынча бу зур бәйрәмгә әзерләнеп, балаларның бердәм эшчәнлекләрендә шушы темага багышланып төрле чаралар үтә. Мәсәлән, балалар әтиләренә үз куллары белән бүләкләр ясыйлар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары " Минем әтием" темасына багышланган рәсем конкурсында актив катнаштылар. Иртәгә бакчабызда һәр төркем әтиләре белән "Ягез әле, әтиләр" спорт күңел ачу кичәсе үткәрелә.












