муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
"Тәрәз төбем - яшел бакча" 22.04.2013

Март аенда бакчабызда "Тәрәз төбем - яшел бакча" бәйгесе игълан ителде. Ул төркемнәр арасында оештырыла, ягъни һәр төркем нәрсә булса да утыртып үстерергә тиеш иде. Бүген инде эшнең барышы да күренә, кемнәрдер суган, помидор утыртакан, кемнәрдер чәчәкләр... Конкурсның нәтиҗәләре алдагы көннәрдә инде билгеле дә булыр.
-
Өмәдә 20.04.2013

Шимбә көнне барлык хезмәткәрләр белән өмәгә чыктык. Эшебез бакчабызның тышкы стенасын юудан башланды, соңыннан уен мәйданчыкларын чистарту белән дәвам итте.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 19.04.2013

Гомуми ата-аналар җыелышы " Балаларның иминлеген саклыйк" дигән тема астында үтте. Җыелышта Саба ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илнур Насибуллин катнашып, ата- аналар белән җитди әнгәмә үткәрде. Бакча мөдире Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна да үз чыгышында балаларның имнлеген оештыруда хезмәткәрләрнең нинди эшләр башкарганын сөйләде, "Киләчәктә дә бу өлкәдә уяулыкны югалтмыйча эшләячәкбез",- дип теләкләрен әйтте. Бу чарага театр түгәрәгенә йөрүче балалар "Урман юлы" дигән спектакль әзерләделәр. Балалар чыгышын, алар тарафыннан әзерләгән кул эшлэре ата-аналарга бик ошады.
-
Наш победитель! 19.04.2013

Совсем недавно среди воспитанников ДОУ и учащихся начальных классов был объявлен конкурс "Детству-безопасные дороги!". В этом конкурсе наши воспитанники очень охотно приняли участие и предложили много творческих работ,в том числе много рисунков и разных поделок. В итоге в номинации "Лучшая поделка" 3 место заняла работа Хузина Рифата, воспитанника старшей группы. Всем остальным участникам конкурса, заведующая детским садом Миляуша Курбангалиевна вручила грамоту за активное участие в жизни детского сада
-
"Бар һөнәр дә яхшы" 19.04.2013

"Бар һөнәр дә яхшы" атналыгы да үтеп китте. Балаларның бердәм эшчәнлегендә әлеге тема күп төрле күрсәтмә ярдәмлекләр кулланып, аудио язмалар тыңлап, мультфильмнар карап, кызыклы уеннар, әнгәмәләр үткәреп узды. Балаларга бу тема якын һәм аңлаешлы, чөнки һәрберсенең дә өендә кемдер - әнисеме, әтисеме яки туганы кайда да булса эшли, бер сүз белән әйткәндә- һөнәрле. Атна ахырында иртәнге бәйрәм дә һөнәрләргә багышланды. Җырлар, биюләр һәм әлбәттә, төрле һөнәр ияләре турында шигырьләр, табышмаклар янгырады бу чарада.
-
Математика иленә сәяхәт 13.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеменең әти-әниләре катнашындагы җыелышта Галимова Гөлсәрия Хадимулловна балалар белән математика иленә сәяхәт ясады. Алар әти-әниләренә саный белгәннәрен, геометрик фигураларны таный белүләрен төрле уеннар аша күрсәттеләр.
-
Ана теле, грамотага өйрәтү бик үзенчәлекле үтте 13.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары Фатихова Гүзәл Хамзевна белән әти-әниләргә бу көнне хәрефләрне танып кына түгел, ә авазлар белән эшли белүләрен дә күрсәттеләр. Табышмаклар чишеп, сүзне иҗекләргә аерып, уен ярдәмендә сүзләр уйлап әйтүләр карап утыручыларга гына түгел, ә балаларның үзләренә дә кызыклы булды.
-
Космоска сәяхәт 13.04.2013

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары рус теленнән алган белемнәрен "космоска сәяхәт" ясаганда күрсәттеләр. Балаларга рус телен өйрәтүче Вафина Лилия Ильфировна белән балалар кояш системасындагы планеталарны искә төшерделәр, төрле мисаллар, табышмаклар чишеп, космик корабль җыеп, аңа утырып кызыклы гына сәяхәт оештырдылар.
-
Инглиз теле түгәрәге 13.04.2013

Инглиз теле түгәрәге эшчәнлеге дә кызыклы үтте. Түгәрәк җитәкчесе Аубакирова Гөлназ Альфредовна балалар белән могҗизалар иленә сәяхәт ясадылар. Балалар урмандагы хайваннарны да дәваладылар, самолетта да очтылар, саннарын да тезделәр. Чара кызыклы җырлар белән үрелеп барды
-
Космонавтика көне 12.04.2013

Балаларны Кояш системасы, космонавтика көненең тарихы белән таныштыруны дәвам итү. Галәмне яулау хакында мәгълүматларын тулыландыру, очучы космонавтлар белән таныштыру, батыр очучылар үрнәгендә горурлык хисе, патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан 8-12 апрель көннәрендә “Космоска – юл” атналыгы үткәрелде. Балаларның бердәм эшчәнлегендә "Күк җисемнәре", "Һава транспорты", "Очучылар", "Беренче очкыч", "Белка һәм Стрелка", "Космонавт Ю.А. Гагарин", "Галәмдә ниләр бар?" темалары аша тулысынча ачылды. "Космонавт булырга минем хыялым" темасы астында әдәби-музыкаль иртә үткәрелде, "Космоска юл" темасына күргәзмә оештырылды












