муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 122 |
| У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Муса Җәлил безнең күңелләрдә 15.02.2013

Бакчабызда Татарстанның яраткан шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә багышланган зур чара булып үтте. Бу әдәби-музыкаль иртә балалар тарафыннан башкарылган җырлар, шагыйрнең шигырьләре белән үрелеп барды.Соңрак балаларга проектор ярдәме белән шагыйрнең гомер һәм иҗат юлы фотоларда күрсәтелеп, сөйләнде, кабат якташыбызның язмышы искә алынды.
-
"Ел тәрбиячесе - 2013" бәйгесенең икенче этабы 14.02.2013

Бу көннәрдә районыбыз күләмендә "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең "Ачык шөгыль" күрсәтү этабы булып үтте.Бакчабызның данын быел 1 кв.категорияле тәрбияче Фатихова Гүзәл Хәмзә кызы яклый. Бәйге таләпләре буенча Гүзәл Хамзевна Байлар Сабасының №4 "Кынгырау" балалар бакчасында уртанчылар төркеме белән ачык шөгыль күрсәтте. Ана теле һәм рәсемләүне берләштергән интеграль бердәм эшчәнлек "Табигать - безнең дустыбыз" темасы астында үтте. Шөгыльне күрсәтүдә ярдәм иткән "Кынгырау" балалар бакчасы коллективына һәм актив катнашкан балаларга зур рәхмәтләр җиткерәбез.
-
Муса Җәлил 14.02.2013

Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган кешеләр өчен үрнәк булып тора. Бу атнада балаларның бердәм эшчәнлеге Муса Җәлилгә, аның иҗатына багышланды. Шагырьнең авыр тормыш юлы балалар өчен бик кызыклы, иҗаты аңлаешлы. Илебез саклаучылар бәйрәме алдыннан Муса Җәлил белән танышу бик урынлы булды. Иртәгә, 15 февраль көнне музыка җитәкчесе Дилбәр Мустафина әзерләгән " Муса Җәлил безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль иртә үткәрелә. Анда бакчабызның барлык балалары да катнаша дип көтелә.
-
Лыжня России - 2013 11.02.2013

Барлык Россия күләмендә үтүче массакүләм чаңгы ярышында безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективы, бакчада тәрбияләнүче балалар бик теләп, актив катнаштылар. Тәрбиячеләр дә, аларның ярдәмчеләре дә, балалар да бу чарага әзерлек белән килеп, старттан алып финишка кадәр килделәр. Соңрак балалар, коллектив тәмле кайнар чәй белән сыйланды. Күңелле чара истәлеккә фотосүрәткә төшү белән төгәлләнде.
-
Кошлар өчен җимлекләр элдек 09.02.2013

Кошларга җимлекләр элү балалар өчен бик кызыклы чара булды. Чөнки бу күңелле эш өчен һәр бала диярлек алдан ук әти-әнисе белән әзерләнеп җимлек ясап алып килгән иде. Кошлар өчен җимлекләр үзебезнең бакча биләмәсендәге агачларга эленде. Балалар хәзер, саф һавага чыгу белән, шул җимлекләрнең азыгын карыйлар."Кунаклар" - кошлар килеп киткән булса, бик сөенеп яңадан җим салалар.
-
Яшь буынга тәҗрибә 09.02.2013

Тәрбияче Абдуллина Наилә Гараевна 2нче кечкенәләр төркемендә балаларның бердәм эшчәнлеген "Минем дусларым-бүлмә гөлләре" темасы астында үткәрде. Максаты: Балаларга бүлмәдә үскән гөлләр турында төшенчә бирү, исемнәрен атый белергә өйрәтү, яфраклары, сабагы, тамыры, чәчәге барлыгын, гөлгә үсәр өчен су, яктылык, җылылык, туфракны ашлау кирәклеген аңлату. Тышкы кыяфәтләренә карап гөлләрне аера белергә, рәсемнәргә карап танырга, бүлмә гөлләре өчен шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү
-
Яшь буынга тәҗрибә 09.02.2013

Яшь буынга тәҗрибә үткәрү максатыннан бакча тәрбиячеләре ачык балаларның бердәм эшчәнлекләрен күрсәттеләр.
1 нче кв. категорияле тәрбияче Шакирзянова Кадрия Рафаеловна беренче кечкенәләр төркемендә "Җиләк-җимешләр" темасы астында эшләде. Балалар җиләк-җимешләрне төсләренә карап аердылар, җимешләрнең исемнәре, аларны белдерә торган сүзләр хисабына сүз байлыкларын ныгыттылар, парлы картиналарны табарга өйрәнделәр, тотып карап һәм тәмнәренә карап нинди җиләк-җимеш икәнлеген әйттеләр.
-
Җылы як хайваннары 08.02.2013

"Җылы як хайваннары" на багышланган атналык кызыклы фотослайдлар, "Доктор Айболит", кебек мультфильмнар карау, хайваннарны сүрәтләү һәм башка төрле эшчәнлек белән үтте. Мәсәлән, уртанчылар төркеме "Сызыклы зебралар"ны аппликация ысулы белән бер зур панно ясадылар. Контур эчендәге предметны тигез итеп буяуны ныгыту максатыннан, бармаклар белән нокталар ясап жираф сүрәтләделәр.
-
юл иминлеге нигезләре 04.02.2013

Бердәм эшчәнлек барышында балалар юл билгеләрен өйрәнделәр, аппликация ысулы белән светофорлар, юл билгеләре, җәяүлеләр һәм машиналар сурәтләп рәсемнәр ясадылар. Мәсәлән, уртанчылар төркеме балалары ике юл кисешкән урын макетын җыйдылар.
-
юл иминлеге нигезләре 02.02.2013

Бакчабызда юл иминлеге нигезләрен өйрәтү эше дәвам итә. Әлеге атнада исә, һәр төркемдә балаларның бердәм эшчәнлеге нәкъ шушы тема астында үтте.
Максаты: Балаларның урамда юл йөрү хәрәкәте кагыйдәсенең тәртибе турында белемнәрен ныгыту. Юлны кисеп чыгарга өйрәтү. Шоферлар һәм җәяүлеләр өчен юл билгеләрен танып, сөйләмдә куллана һәм мәгънәсен аңлатып бирә белүләренә ирешү. Алган белемнәрен көндәлек тормышта куллана белергә күнектерү. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлек тәрбияләү.












